Гомәр Саттаров: “Телсез, хәтерсез, тарихсыз калмыйк, газиз татарым!”

VVS_1271Күренекле тел галиме Гомәр Саттаровның әлеге фикере “Казан утлары” журналының 1995 елгы июль саныннан алынды.

Татар теленең абруен күтәрү өчен конкрет тәкъдимем бар. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе әдәбият, сәнгать һәм архитектурабыз үсешенә зур өлеш керткән хезмәтләргә һәр ел саен бирелә. Милли әдәбият, сәнгать һәм мәдәният үсешенең асылында туган тел ята.

Билгеле булганча, тел –халыкның социаль-мәдәни байлыкларының иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе. Тел – аралашу, дөньяны танып-белү чарасы, ул гомумкешелек һәм милли кыйммәтләрне, мирасны саклау “бина”сы гына түгел, бәлки милләтнең милләт булып яшәве өчен иң кирәкле мөһим шартларның берсе. Ул – милли рухи кыйммәтләрне тудыру һәм гәүдәләндерү коралы да. Шуңа күрә туган телебезне өйрәнү-тикшерүгә җитди өлеш керткән, бу өлкәдә казаныш булып торган лингвистик хезмәтләргә дә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү бик дөрес һәм максатка ярашлы булыр, үзгәртеп кору рухына туры килер иде. Мәсәлән, Казахстанда Чукан Вәлиханов, Төрекмәнстанда Мәхтүмкули исемендәге Дәүләт премияләре тел өлкәсендәге әһәмиятле фәнни хезмәтләргә дә бирелә.

Туган тел язмышы – милләт язмышы. Менә шуңа телебез мәсьәләсе хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди социолингвистик, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора.

Тора-бара Татарстанда татар теле бердәнбер дәүләт теле булырга тиеш. Ттаар милләтенең алга таба яшәеше, киләчәге, язмышы бары шуны таләп итә.

Тел булмаса – хәтер юк, хәтер булмаса – тарих юк, тарих булмаса – халык юк. Телсез, хәтерсез, тарихсыз калмыйк, газиз татарым! 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 589

Комментирование запрещено