Лидерлар үссен өчен ни җитми?

cG3rTgD5ehAСамара өлкәсендә мәктәпләрнең 2021 елгы эшчәнлеге тикшерелгән. Лидерлар арасында татар авыллары — Похвистнево районының Гали һәм Яңа Мансур мәктәпләре дә бар. Алар, “2021 елда Самара өлкәсенең иң яхшы белем бирү учреждениесе» исе­ме­нә лаек булып, дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

Россия мәгарифенең мак­саты – һәр балага сыйфатлы белем бирү. Кайсы мәктәп шушы максатка ире­шүгә якын булуын тикшерү өчен, махсус билгеләр системасы эшләп чыгарылган. Шуларның берсе “Рейтинг РО” дип атала. Җиңүчеләр балага сыйфатлы белем бирү, тәрбия эшен оештыра белү, укучыларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп яшәүгә га­дәт­ләндерү, талантларын үстерү, һөнәр сайлауда үз сәләтләренә таянып эш итү пункт­лары буенча бәя­ләнә.

Бүләкләү Төньяк-Көнчыгыш мәгариф идарәсендә үткә­рел­гән. Округның 30 мәктәбе арасыннан унысы лидерга чыккан. Без шуларның икесе – Пох­вистнево районының Гали һәм Яңа Мансур авыллары белән элемтәгә кереп, котлауларыбызны җиткердек. 

Мәгариф өлкәсен кон­троль­дә тоту һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Светлана Юрьевна Бакулина Гали авылы мәктәбе турында мондый фикер белдергән:

- Искиткеч мәк­тәп! Биредә милли мә­дәниятне ка­дер­ләп сак­лый­лар: татар телен һәм мә­дәниятне өй­рәнәләр, милли бәйрәмнәрдә актив катнашалар, гаилә гореф-гадәтләренә хыянәт итмиләр. Шуның белән бер­рәттән рус теле буенча имтиханны да округта иң яхшы билгеләргә тапшыралар.

Әле тагын бер гаҗәп хәл бар монда: шушы мәк­тәпне тәмамлап чыккан эшкуар Дания Тулова акчасына 2014 елда төзекләндерелгән уку учреждениесе бүген дә чиста һәм пөхтә, ремонт кичә генә тә­мамланган булып күренә. Менә шулай укытучылар һәм балалар үз мәктәпләрен яраталар.

Актлар залында эленгән баннерлар миңа бигрәк тә ошады. Анда һәр чыгарылышның фотосурәтләре зурайтып ясалган, мәктәп тормышының иң мөһим моментлары, укытучылары һәм директорлары, гомумән, бөтен тарихы сурәтләнгән. Минемчә, мәктәп тарихы авылның һәр кешесе өчен дә мөһим һәм кадерле, чөнки буыннар бәйләнеше буларак кабул ителә.

Шулай ук Яңа Мансур авы­лы директоры Тәнзилә Әхмәтбари кызы Вәлиеваны да җиңү белән котладык. Директор бу рейтингта өченче ел рәттән җиңү яулап килүләре турында искәртеп үтте.

- Уку-укыту күрсәткечлә­ре безнең мәктәптә стабиль. Барлыгы 47 бала укый. Бер яктан бу әйбәт, чөнки дәрестә һәрберсенең белем дәрәҗәсен тикшереп карарга мөмкин. Икенче яктан караганда, күп­санлы сыйныфларда гына лидерлар үсеп чыга һәм башкалар да алар артыннан тартыла, укуда һәм спортта ярыш барлыкка килә. Менә шул җитешеп бетми хәзерге мәктәпләргә, - дип үз комментариен бирде.

 1oZ1TWcSBZUcG3rTgD5ehA

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 892

Комментирование запрещено