“Иң беренче чиратта, үзең үрнәк күрсәтергә тиеш”

DSC_0008Инде озак еллар журналист булып эшләүче кеше буларак, миңа күп шәхесләр белән аралашырга туры килә. Шәһәребездә, өлкәбезнең төрле авылларында яшәүче милләттәшләребез белән төрле темаларга сөйләшәбез. Һәм мин күпләрдән Надеждино авылында гомер итүче имам-хатыйб Мәсхут Сәхаб улы Кыямов турында җылы сүзләр ишеткәнем бар. Аны мактап, лаеклы кеше, дип телгә алалар.

Миңа үземә дә Мәсхут абый белән танышырга насыйп булды. Ул Самарның “Нур” мәдрәсәсендә даими рәвештә оештырылган дини курсларга килеп йөрде. Мәсхут әфәнде үз авылларында татар теле буенча факультатив дәресләр оештыргач та, мин Надеждинога бу турыда репортаж ясарга барган идем.

Мәсхут Кыямовны үзем күреп, аның белән аралашканнан соң, аны шулай тасвирлый алам: җитди, төпле, һәр сүзен үлчәп сөйләүче.

Август аенда 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мәсхут Сәхаб улы Кыямов белән күрешеп, аның тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләшеп утырдык. 

Мәсхут абый  Кошки районының Студеный Ключ авылында күпбалалы  колхозчылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсә ул.  Яхшы белем алып, киләчәктә лаеклы кеше булырга хыялланган Мәсхут үз авылларыннан 12 чакрым ераклыкта урнашкан Надеждино авылының башлангыч мәктәбендә, аннары Орловкасигезьеллык мәктәбендә бик тырышып укый. Ә сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, Безенчук авыл хуҗалыгы техникумында белем алып чыккан Мәсхутне Кемерово өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Шулай итеп, аның хезмәт юлы биредәге күмәк хуҗалыкларның берсендә икътисадчы һөнәреннән башланып китә.

Яше җиткәч,егетне Байкал буе хәрби округына армия сафларына алалар. Хезмәтен тутыргач, Мәсхут туган авылына әйләнеп кайта, тора-бара гаилә дә кора. Кошки районының Киров исемендәге колхозында баш икътисадчы һәм партия оешмасы сәркатибе булып хезмәт итә ул.

Әйткәнебезчә, балачагыннан яхшы гыйлем алырга омтылып үскән Мәсхут әфәнде читтән торып Куйбышев авыл хуҗалыгы институтын да тәмамлый.

i киямов IMG-20210316-WA0038

i (1)

Ә 1980 елда Мәсхут Кыямовны“Теплый Стан” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Моңа кадәр колхоз рәисе булып эшләгән  Борһан Ибраһим улы Әбүзәров,авыруы сәбәпле, үз вазифасыннан китәргә мәҗбүр була.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Борһан Әбүзәров — үз вакытында колхозны күтәргән, аны алдынгылар сафына бастырган, Тупли авылы халкы тормышын яхшыртыр өчен бик зур эшләр башкарган легендар шәхес.

Шулай итеп, 33 яшьлек Мәсхут Кыямов 10 мең гектардан артык җире булган хуҗалыкны җитәкли!

“Борһан Әбүзәров миңа зур ярдәм күрсәтте. Тупли авылында ул бик хөрмәтле кеше иде. Колхоз рәисе эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итте ул миңа. Мин Борһан әфәндегә бик рәхмәтлемен.

“Теплый Стан” колхозындагы хезмәтемне яратып башкардым. Өйдән иртәнге сәгать биштә чыгып китеп, төнге уникедә генә кайтып керсәм дә, күп кыенлыклар очраса да, авырсынмадым, ямь-тәм табып хезмәт иттем. Авыл үсеше өчен күп зур эшләр  башкарып чыга алдык, Аллаһыга шөкер. Хезмәтемнең нәтиҗәләреннән канәгатьмен. Авыл кешеләренең ярдәмен тоеп эшләдем, барысына да рәхмәт. Механизаторлар, сыер савучылар, игенчеләр, укытучылар һәм башкалар зур көч куеп эшләделәр, хезмәтләрен лаеклы башкардылар һәм алдынгылар сафында бардылар”, — дип сөйли милләттәшебез.

Мәсхут Кыямов “Теплый Стан” колхозын гөрләтеп эшләткән Борһан әфәндегә лаеклы алмаш була. Авыл яшәешенә иң алдынгы технологияләр кертеп эшли ул.

Колхозны җитәкләгәч, иң беренче итеп,авылны икегә бүлгән инеш аша таш күпер салдыра. Ташландык хәлгә килгән агач күпер аша, язгы һәм көзге пычракларда халыкка авылның бер очыннан икенче очына чыгып йөрүе бик кыен була. Шуңа күрә колхоз рәисе бу мәсьәләне тиз арада хәл итәр өчен бар көчен куя.  

Ике ел эчендә 1200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы сафка баса, Мәскәү һәм Калининград өлкәләреннән нәселле сыерлар кайтарыла. 1985 елга биредә инде мөгезле эре терлек саны — өч мең ярым­га, сыерлар  1400 башка җитә.

Туплидә, иң беренчеләрдән булып, Маржан методы белән — кукуруз, бозауларны салкын ысул белән үстерү  кебек алдынгы технологияләр кулланыла башлый. Яңа техника кайтарылып тора.

Механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар өчен барлык уңайлыклары тудырылган 70тән артык фатир, 70 урынлык балалар бакчасыда булдырыла. Ә инде авылга газ кертүнең, урамнарга асфальт җәйдерүнең халык өчен нинди зур бәхет булуын күз алдына китерә аласыздыр!  

“Волжанка” дип аталган махсус җайланмалардан печәнне су сиптереп үстерә башлау да яхшы уңышлар китерә.

Шунысы куанычлы – үз вакытында колхоз рәисе Мәсхут Кыямов кул астында эшләгән Тупли егетләре бүген дә туган авылларын яшәтү, аны үстерү  өчен бар көчләрен куеп хезмәт итәләр.

Мәсәлән, Әнвәр Йосыпов — фермер хуҗалыгын, ә “Теплый Стан” колхозында баш агроном булып эшләгән Юныс Кәнәфиев “Игенче” оешмасын булдырганнар.

Бу инде авыл кешеләре өчен дә эш бар, дигән сүз. Шулай, Юныс әфәнде җитәкчелегендә бер төркем туплилеләр хезмәт куя: агалы-энеле Фатыйх һәм Хатыйбулла Алиевлар, Ринат Хөснетдинов, Рөстәм Галимов, Минәхмәт Садров, Ислам Сабиров, Рамил Кәримов, Равил Зәйнуллин, Исмәгыйль Бәширов, Мәхмүт Шамкаев. Бу авыл уңганнарының барысы да — Мәсхут ага Кыямовның кул астында эшләп чыныккан ир-атлар.

Тупли авылында туып-үскән, күп еллар Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәриятен җитәкләгән Рифкат әфәнде Хуҗин да, Самар шәһәренә килеп урнашканчы, 10 ел буена “Теплый Стан” колхозында эшләгән кеше.

Рифкат абыйдан Мәсхут Кыямов турында фикере белән уртаклашуын сорадым.

“Мәсхут абый безнең авылга килгән вакытта мин әле мәктәп баласы — җиденче сыйныфны тәмамлаган идем. Алар хатыны Розалия апа белән безнең күршедә тордылар. Гомер буе шушы авылда яшәгән кешеләр, диярсең. Гаиләләребез тиз арада дуслашты. Үзе дә, хатыны да – бик яхшы кешеләр. Татар халкы: “Күрше хакы – тәңре хакы”, — дигән бит. Кыямовлар күрше хакын хаклап, ярдәм кулын сузып яшәделәр.

Мәктәпне тәмамлагач, Мәсхут абый миңа авыл хуҗалыгы институтына керергә тәкъдим итте һәм колхоздан юллама бирде. Укып чыккач, авылга кайтып, колхозга эшкә урнаштым. Мине, яшь белгечне, күп нәрсәгә өйрәтте Мәсхут абый. Үзен оста оештыручы һәм җитәкче итеп танытты ул.  

Иртәнге сәгать алтыда кырда техника инде җан-фәрманга эшли. Мәсхут абый иң беренче килеп, чәчү вакытында да, урак өстендә дә төнгә кадәр эшчеләр белән бергә булды.

Мәсхут әфәнде, иң беренче чиратта, үзенә һәм кул астында эшләүче кешеләргә дә таләпчән иде. Ул эш кушып кына калмады. Безне барысына да үз үрнәгендә өйрәтте. Нәрсә эшләргә, ничек эшләргә, нинди булырга кирәклеген үзе күрсәтеп бирер иде.

Авыл кешеләре бер кыенлыксыз фураж, силос яздырып алды, үзләренә печән бүлеп бирелде. Халыкка акча эшләү мөмкинлеген булдырды Мәсхут абый. Терлекләре булмаган яшь гаиләләргә таналар, үстерергә бозаулар бирә иде.  

Мәсхут Сәхабович мәктәпкә һәм укытучыларга да һәрьяклап ярдәм итеп торды. Мәктәптә, урта белем бирү белән беррәттән, механизаторлар һәм сыер саву операторлары да әзерләделәр.

Таш мәчетне торгызып, анда китапханә ясатты. Аннары инде мәчетләр кайтарыла башлагач, гыйбадәтханә үз ишекләрен ачты.

Элеккеге “Мача” мәчете бинасын койма белән тотып алырга һәм түбәсен ясатырга да колхоздан акча бирелде.

Хәзер дә мин Мәсхут абый белән аралашып яшим. Надеждинога кунакка баргалыйм. Биредә яшәүче халыктан милләттәшебез турында мактау һәм хөрмәт сүзләре генә ишетәм. Имам-хатыйб буларак та, ул зур хезмәт куя. Кешеләрне үз үрнәгендә тәрбияли, Исламга җәлеп итә. Төрле милләт вәкилләре гомер иткән авылда татар телен һәм динебезне саклауга зур өлеш кертеп яши ул”, — дип сөйләде Рифкат әфәнде Хуҗин.

Унбер ел “Теплый Стан” колхозы рәисе булып эшләгәннән соң, Мәсхут Кыямов Кошки районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып хезмәт итә, соңрак «АвтоВаз стройиндустрия Кошки» уртак предприятиесе директоры итеп билгеләнә, ә 1999 елда «Кыямов» фермерлык хуҗалыгын җитәкли.

Икенче югары белем дә ала ул – Халыкара сәүдә институтын тәмамлый.

Федераль дәрәҗәдәге хез­мәт ветераны Мәсхут Кыямов күп тапкырлар «Социа­лис­тик ярышта җиңүче» билге­ләре, өлкә структураларының Мактаунамәләре белән бүләкләнгән.

Менә инде унбер ел милләттәшебез Надеждино авылы мәчете советының рәисе булып хезмәт итә.

“Әтием дә мулла иде. Әби-бабаларым да – дини, укымышлы кешеләр. Намазларын калдырмадылар. Динебез Исламга мәхәббәт, хөрмәт балачактан канга сеңгәндер инде.

Дин юлына басканыма шатланып туя алмыйм. Аллаһыга шөкер, хатыным да  намаз укый. Атлаган саен Раббымның ярдәмен тоям. Намаз кешене начарлыктан тыя, тәртиптә тота.   Начар гадәтләрем болай да юк иде инде. Гыйбадәт кыла башлагач, тормыштагы күп принципларым тагын да ныгый төште. Раббыбызга шөкерана кылам. Иман байлыгы, исәнлек, дөрес юллардан гына йөрт, дип сорыйм”, — ди Мәсхут абый.

Хатыны Розалия белән алар менә инде 51 ел бергә гомер итәләр. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Ринат белән Лилия әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр.

Юлия магистратураны тәмамлаган. Самарда банкта эшли. Алсу, план институтында укып чыккан, шулай ук банкта хезмәт итә. Адилә быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Санкт-Петербург шәһәрендәге инженер-төзү университетында белем алачак.

Оныклары Шамилгә — 7 яшь. Ул инде, бабасы янына басып, намаз укый икән.

“Мәсхут абый, хатыныгыз белән шундый озын бәхетле гомер итүнең сере нидә?” – дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

“Гаиләдә бер-береңне ярату, хөрмәт итү кирәк. Үпкә тотмаска, һәр мәсьәләне уртага куеп, бергәләп хәл итәргә. Без Розалия белән гомер буе бер-беребезнең күңелен күреп, киңәшләшеп яшәдек. Хатыным ирне ир итә белде. Мин дә аңа карата йошмак мөнәсәбәт күрсәттем. Бергәләп дөнья көттек. Ул миңа һәрвакыт,  һәрнәрсәдә булышты.  Бик уңган, эшчән, миһербанлы хатын ул. Балаларыбызга — яхшы ана, оныкларыбызга  яхшы әби.

Бергә бәхетле озын гомер кичерер өчен ир белән хатынга бер-берсен ихтирам итәргә, юл куя, гафу итә, тыңлый белергә кирәк. Аллаһыга шөкер, безнең гаиләдә гел шулай булды.  

Балаларыбыз да, оныкларыбыз да, Аллаһыга шөкер, акыллы, тәүфыйклы булып үстеләр. Татар телен дә беләләр, динебез таләпләрен дә үтәргә тырышалар”, — дип шатланып сөйли Мәсхут абый.

“Сезне татар теле язмышын кайгыртып яшәүче кеше буларак беләм. 2018 елда сез, бер төркем фикердәшләрегез белән, Надеждино авылы мәктәбендә татар теле буенча факультатив дәресләр оештырган идегез. Бу эшегез дәвамлы булдымы?”

“Аллаһыга шөкер, дәвамлы булды. Безнең милләт нарасыйлары гына түгел, хәтта әрмән балалары да үз теләкләре белән татар телен үзләштерделәр әле.

Менә быел да укучылар тупларга ниятлибез. Шушы еллар эчендә балаларны укыткан Лилия ханым Имаметдинова быел да бу эшне башкарырга риза булыр, дип өметләнәбез. Ул Яңа Җүрәйдә яши. Безгә һәр шимбә көнне үз машинасында килеп йөрде. Ара ерак бит, аңа да уңай түгел инде.

Бу игелекле хезмәттә мәктәп директоры Александр Романовның бихисап зур өлешен дә билгеләп үтәсем килә. Ул безнең тәкъдимне шунда ук хуплап алды, һәрьяклап ярдәмен күрсәтеп тора, рәхмәт инде үзенә.

Шулай ук безгә булышучы эшкуар егетләребезгә – Рифкат Хуҗинга, Рубен Сабирзяновка, Ильяс Шәкүровка да зур рәхмәтләремне белдерәм. Алар акчалата да ярдәм күрсәттеләр, китаплар белән  дә тәэмин иттеләр.

Раббыбыз игелекле гамәлләрен кабул итеп, үзләренә савапларын арттырып кайтарсын, сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле маллар бирсен”.

“Мәсхут абый, бала татарча сөйләшсен өчен нинди чаралар күрергә кирәк, дип саныйсыз?”

“Гаиләдә нинди телдә аралашалар, бала шуны өйрәнеп үсә. Аны сабый  вакытыннан әти-әнисе ана телендә сөйләргә өйрәтергә тиеш. Гаиләдән башларга! Өйдә гел татарча аралашырга”.

“Авыл халкын дингә ничек җәлеп итәсез?”

“Вәгазь сөйләгәндә, мәҗлесләрдә, дини дәресләрдә, милли чараларда халыкны Исламга өндибез.

Кеше үзе намазга баскач, гыйбадәтханәгә йөри башлагач, аннары әкрен генә баласын, оныгын, хәләл җефетен, туганнарын, дусларын, күршеләрен дә шуңа чакыра бит ул.

Никах укырга, балага исем кушарга, җеназа намазын укырга баргач та, кешеләргә динебез Исламның әһәмиятен җиткерергә тырышабыз.

Самар өлкә мөфтиятеннән дә безгә Гаетләрдә сөйләр өчен тирән эчтәлекле вәгазьләр җибәрәләр. Шуларны да түкми-чәчми мәчеткә намазга килгән кешеләргә җиткерәбез.

Әлбәттә, һәр эштә дә, иң беренче чиратта, үзең үрнәк күрсәтергә тиеш”.

“Тормышта кемнәргә таянып яшисез?”

“Балаларыма, туганнарыма, күршеләремә, авылдашларыма таянам. Раббыма шөкер, күршеләр белән дә, авылдашларым белән дә дус яшибез. Мине хуплыйлар, аңлыйлар, тыңлыйлар, аларга рәхмәтлемен. Һаман да, иң беренче, үзеңә яхшы булырга кирәк. Син яхшы булсаң, сиңа да шуның белән кайтарачаклар бит”.

“Яшьләребезгә нинди киңәш бирер идегез?”

“Белем алырга, тырышып эшләргә кирәк. Әти-әни сүзен тыңларга. Алар сиңа бары тик изгелек тели бит. Үз милләтенең кешеләре белән гаилә корсыннар иде. Үз халкы белән горурланып, ана телен саклап, аны үстереп яшәсеннәр иде. Яшьтән дин юлына басарга киңәш итәр идем. Дини кеше тәүфыйклы була ул. Аның тормышы да бәхетле”.

“Киләчәк турында уйланганда Аллаһы Тәгаләдән ниләр сорыйсыз?

“Раббымнан гөнаһларыбызны кичер, дип сорыйм. Үзебезгә, балаларыбызга, якыннарыбызга исәнлек, озын гомер, бәрәкәтле маллар, хәерле көннәр бирүен үтенәм. Татар халкының абруе тагын да үссен, газиз милләтебез, динебез Ислам мәңге яшәсен, дип телим”.

0fe5c0e56a2e7b2643cbcd0d1b74abcf IMG_3095

мечетьSONY DSC

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 3 (32), 2021 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 1126

3 комментариев

  1. авылга газ керттерде..главная заслуга..аныкы…

  2. Яхшы,тырыш Кеше.

  3. Тырышкан табар диеп юкка гына эйтмилэр бит Исэнлек унышлар телибез. Бездэ булдырабыз