«ШАЯН ТВ» нәни тамашачыларына Яңа елга күчтәнәч әзерли

news_353582021 елның 16 декабрендә 11:00 сәгатьтә «ТАТМЕДИА» АҖ офисында «ШАЯН Әлифба» телевизион танып белү проектының эфирга чыгуына багышланган пресс-конференция узачак. Әлеге проектны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» каналы гамәлгә ашыра.

«ШАЯН Әлифба» кече яшьтәге балаларны җыр форматында татар теле хәрефләре, әлифба белән таныштыра һәм анимация рәвешендә бирелгән мисаллар ярдәмендә балага алфавитны җиңел үзләштерергә ярдәм итә. Һәрбер (39) хәрефкә багышланган (39) роликта балалар өчен аңлаешлы һәм тиз истә калырлык сүзләр кулланыла, аларның һәркайсы җырга салынган.

Проектның төп максаты җиңел һәм шул вакытта киң кулланылучы мисал-сүзләр ярдәмендә балаларга татар теле хәрефләрен өйрәтүдән гыйбарәт. Бер яктан, әлеге сүзләр баланың сөйләме өчен аңлаешлы һәм җиңел булса, икенче яктан, әлеге сүзләргә бирелгән анимацион cүрәтләр милли колоритны чагылдыра.

Төп спикерлар:

1. Илшат Юныс улы Әминов — «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты.

2. Рамилә Әхметзакир кызы Сәхабетдинова — «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры – баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;

3. Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов – педагогика фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе;

4. Роза Рәшит кызы Әдиятуллина – журналист, алып баручы, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе.

5. Альбина Мөнир кызы Насыйрова — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, «Бала сити» гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры.

Сөйләшенәчәк темалар:

• Проектны булдыру серләре.
• «ШАЯН Әлифба»да кулланылган методикалар.
• Туган телдә чыгучы танып белү программаларның балаларга тәэсире. 

matbugat.ru

Просмотров: 745

Комментирование запрещено