Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ: «Мәдрәсәдә укучы балаларны сәфәргә алып бардык»

vY0lrnfT-4M11Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчетенең  имам-хатыйбы  Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ мәдрәсәдә белем алучы 13 бала белән Самарга сәфәр оештырган. Алар белән бергә мөгаллимә Зөһрә абыстай Кәримова, укучыларның әниләре һәм әбиләре дә барган. 

- Иң беренче итеп Җәмигъ мәчетендә булдык. Безне Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин каршы алып, мәчет тарихы белән таныштырды, Ислам дине турында сөйләде, яхшы укырга, ата-аналарны һәм башкаларны хөрмәт итәргә өндәде. Аннан соң без бу мәчетнең музеенда да булдык. Нәҗип абый Сәйфетдинов бик матур итеп динебез турында сөйләде. Төшке ашны мәдрәсәдә ашадык.

Экскурсиябезне Самар космос музеенда дәвам иттек. Тарихи мәчеткә дә бардык. Аның имамы Наил хәзрәт Биктаев һәм китапханәче Рөстәм абый Фәйзуллов мәчет, Самар татарлары тарихын сөйләделәр, әдәп-әхлак тәрбиясе турында чыгышлар ясадылар. Соңрак музейны карадык,  Фәридә апа безне кичке аш белән сыйлады.

Волга буйларын, футбол аренасын һәм башка матур урыннарны, төнге шәһәрне карап, кайту юлына чыктык.

Апрель башында Казан шәһәрендә узачак дини бәйгегә дә әзерләнеп, анда да катнашырга насыйп булсын иде, — дип сөйли Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ.

vY0lrnfT-4M11I4tSvs-jJAg

EirGNldCGv0

kYL2Xi-UVHY DGLa8gROYak Dg4ncE5gLVU cxYHd6QJv70 a8V_T0_ePdo oxS6BNvXxdA

Просмотров: 723

Один комментарий

  1. Молодцы Ин шаалла динэбез шулай алга барсен