“Яхшы табиб булырга, кешеләргә ярдәм итеп, файда китереп яшәргә хыялланам”

VEj43RbdtUgСамарның “Яктылык” мәктәбе шәһәребездә яшәүче татарлар өчен рухи-мәдәни учак булып тора. Биредә балалар ана телебезне үзләштерә, тарихыбызны, мәдәниятебезне өйрәнә, татар халык педагогикасына һәм динебез Исламга нигезләнгән әхлаки тәрбия ала. Укытучыларның үз укучылары өчен әти-әниләрчә борчылуы, үзара туган телдә аралашу мәктәптә балалар өчен өйдәгечә мохит тудыра.

“Яктылык”та укып чыккан егетләр-кызлар тыйнаклык, әдәплелек, олыларга хөрмәт, тәртиплелек, милли җанлылык кебек сыйфатлары белән аерылып торалар.

Мәктәпнең уңышлары да елдан-ел куандыра тора. Быел “Яктылык”ны тугыз укучы алтын медальгә тәмамлаган.

Алар — Алсу Әбдерәхимова, Исламия Гарипова, Айтурган Осмонова, Ксения Петрова, Алия Шәкүрова, Аделина Исмәгыйлева, Алинә Хәсәншина, Дилә Шәриева, Аня Бодрягина.

Ике чыгарылыш сыйныфында да бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары баллар җыйган егетләр-кызлар бар. Мәсәлән, 11 “А” сыйныф укучысы Кәрим Рәдҗәбов урыс әдәбиятыннан 100 балл туплаган.

Укучыларның барысы да диярлек югары уку йортларына, бюджет урыннарына кергәннәр.   

Без шушы тугыз медалистның берсе, 11 “Б” сыйныфын тәмамлаган Алсу Айса кызы Әбдерәхимова белән очрашып әңгәмә корырга булдык.

“Әти-әнием татар теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү ниятеннән мине бу мәктәпкә бирделәр.

qSifZ_LZlb8tExiYanCGC4 sQJIbPmuqM4 IMG_7836 EZDig1E7CJk 2IVPFExv1hk (1) ??????????????????????????????? ??????????????????????????????? 4LH-rm149j8 (1) 1111 VEj43RbdtUg

“Яктылык”та олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Монда бөтен балалар тәртипле. Үзләрен яхшы тоталар. Эчүче, тартучы юк. Мәктәптә үзебезне өйдәгечә хис иттек. Биредә милли мохит хөкем сөрә. Сеңелем Әминәнең дә “Яктылык”та укыганына сөенәм.

Биредә татар телен өйрәнүебезгә дә шатланып туя алмыйм. Гаиләдә бабай-әбиләрем, әти-әнием безне татарча сөйләшергә өйрәтеп үстерделәр. Ә инде мәктәптә ана телен тагын да камилләштердек. Безгә татар телен укыткан Нурзидә апа Фәйзуллинага зур рәхмәт. Ул дәресләрне бик эчтәлекле итеп әзерли, татар шагыйрьләре, язучылары, композиторлары турында шундый кызыклы итеп сөйли ки, татар теленә һәм әдәбиятына сокланмыйча мөмкин түгел. Безнең ана телебез – шундый матур бит! Мин татар кызы булуым белән чын күңелдән горурланам.

“Яктылык”, тирән белемнән тыш, яхшы тәрбия бирүе, укытучыларның балаларга карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтүе белән дә билгеле. Укучылар үз мөгаллимнәрен дә, бер-берсен дә ихтирам итәләр. Монда лаеклы шәхесләрне тәрбиялиләр.

“Яктылык” мәктәбе минем сәләтләремне ачарга ярдәм итте. Төрле фәннәр буенча олимпиадаларда, конференцияләрдә катнаштым. Татар теле буенча сәнгатьле итеп шигырь уку конкурсларында призлы урыннар яуладым.”Илһам” дип аталган Бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесендә үзем иҗат иткән шигырь белән өченче урынга лаек булдым. 

Мәктәптә безне татарча биергә өйрәттеләр, милли бәйрәмнәр, гадәтләр турында сөйләделәр. Шулай ук музеебызда халкыбызның борынгы көнкүреше, тарихы белән таныштык.

Мәктәпнең “Йолдыз” бию театрында биедем. Мәктәптән тыш чараларда, Сабан туйларында чыгыш ясадык без.

Укытучыларыбызга бик рәхмәтлемен. Киләчәктә дә аларның битенә кызыллык китермәскә тырышачакмын”, — дип сөйли кыз.

- Алсу, Самар дәүләт медицина университетына укырга кергәнсең икән. Ә балачагыңда кем булырга хыялланган идең?

- Кем генә булырга хыялланмадым икән?! Тәрҗемәче, табиб, стюардесса… Ә менә еллар үтү белән табиб һөнәрен сайларга булдым.

- Ә ни өчен нәкъ шуңа тукталдың соң?

- Әниемнең бертуган апасы Гөлсем шәфкать туташы булып эшләде. Аңа кызыктым. Аның кебек, ап-ак халат киеп йөрисем килде. Ә иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итәсем килә. Шуңа күрә, яхшы белгеч булып чыгар өчен, университетта бар көчемне куеп, бик нык тырышып укыячакмын, Аллаһы теләсә. Безнең һөнәрдә һич кенә дә хата җибәрергә ярамый!

- Табиб һөнәрен сайлап алгач, мәктәптә биология, химия фәннәрен яратып укыдың алайса?

- Әйе, биология миңа бик тә ошый иде. Монда уктучыбыз Изидә Дамир кызы Хуҗинаның күрсәткән хезмәте зур. Ул дәресләрен кызыклы, аңлаешлы итеп үткәрә иде. Шулай ук математиканы да бик яраттым. Лилия Ришат кызы Әбсәләмова бездә үз фәненә карата кызыксыну уята, мәхәббәт тәрбияли алды.

- Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, нинди хисләр кичердең?

- Моның өчен беренче сыйныфтан ук тырыштым мин. Гел “бишле” билгеләренә генә укыдым. Әлбәттә, теләгемнең чынга ашуына мин бик шатландым.

- Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруы авыр булдымы, күпме балл җыйдың?

- Җиңел, дип әйтмәс идем. Бер ел бу имтиханнарга әзерләндем. Шулкадәр күп мәгълүматны истә калдырырга кирәк. Бигрәк тә химия фәнендәге бихисап формулалар башны әйләндерерлек бит.

Рус теленнән — 88, химиядән — 86, биологиядән 77 балл җыйдым.

- Мәктәп белән саубуллашу авыр булдымы?

- Әйе, авыр. Унбер ел буена бергә укыган сыйныфташларың үз туганың кебек бит ул. Безнең сыйныф бик дус булды. Бер-беребезгә ярдәм итеп укыдык без, барысын да бергә эшләдек. Чыгарылыш кичәсендә елаштык. Укытучыларымны да, сыйныфташларымны да сагыначакмын. Киләчәктә элемтәбезне өзмәсәк иде, дип телим.

- Алсу, кемнән булса да үрнәк аласыңмы?

- Минем өчен әти-әнием, әби-бабамнар – иң яхшы үрнәк. Әтием Айса, әнием Гөлнур кебек, тормышта югары уңышларга ирешәсем килә.

Алар сеңелем белән мине әдәпле, мәрхәмәтле булырга, олыларны хөрмәт итәргә, куйган максатыңа ирешергә, бер урында басып тормыйча, гел үсештә булырга кирәк, дип үстерделәр.

Әти-әнием – бик актив кешеләр, төрледән-төрле чараларда катнашып киләләр. Ә быел апрель аенда зур шатлык хисләре кичердек. Әти-әниемне Самар шәһәр Думасы тарафыннан “Балалар тәрбияләүдәге казанышлары өчен” мактау билгесе белән бүләкләделәр.

Мин ата-анама бик рәхмәтле. Алар һәрвакыт ярдәм итәләр, хуплыйлар. Медицина университетын сайлап алуымны да шатланып кабул иттеләр. Икесе дә юрист булсалар да, безнең һөнәрне сайла, дип мәҗбүриләмәделәр.

Сыйныф җитәкчебез Фәридә апа Хәмидуллова да – үрнәк алырлык шәхес. Мәктәптә ул минем иң якын кешем иде. Фәридә апабыз йомшак күңелле, шул ук вакытта таләпчән дә, мәрхәмәтле, киң күңелле. Ул безгә уку буенча да һәрвакыт ярдәм кулын сузды. Аңа шәхси проблемнарың белән дә мөрәҗәгать итәргә булды. Беркайчан да кире борып җибәрмәс, һәрчак булышыр иде. Фәридәне апаны бик сагыначакмын, аңа бик зур рәхмәтләремне белдерәм.

- Авыр мәсьәләләрне хәл иткәндә кемнәр белән киңәшәсең?

- Әнием һәм Гөлсем апам белән киңәшәм. Алар шундый акыллы сүзләр әйтәләр ки, исләрең китәр. Проблемнарымны чишәргә дә ярдәм итәләр, күңелсезләнгән чакларда күңелемне дә күтәреп җибәрәләр , җылы сүзләре җанны иркәли, җиңел булып китә.

- Буш вакытларыңны ничек уздырасың?

- Китап укыйм. Сеңелем, иптәш кызларым белән саф һавада йөрергә, табигать белән хозурланырга яратам.

- Берәр нинди мавыгуың бармы?

- Рәсем ясыйм. Җырлыйм. Мәктәп чараларында да җырлый идем.

- Хәзер яшьләр интернеттан чыкмый диярлек. Ә син аннан үзең өчен нинди мәгълүмат туплыйсың?

- Татар, инглиз телләре буенча яңа сүзләр үзләштерәм. Медицинага кагылышлы мәгълүмат белән кызыксынам.

- Алсу, дусларың күпме? Чын дус нинди булырга тиеш, дип саныйсың?

- Чын дуслар күп булмый ул. Әминә – минем сеңелем дә, дустым да. Тагын ике яхшы иптәшем бар.

Чын дус сиңа дөресен генә сөйләргә, шатлыкта гына түгел, авыр чакларда да яныңда, тугрыклы булырга тиеш.

- Олылардан ишеткән иң яхшы киңәш нинди булды?

- Әби-бабаларым да, әти-әнием дә миңа һәрвакыт: “Кызым, таш белән атучыга аш белән ат!” – дип киләләр. Бу сүзләрне мин гомерлеккә исемдә калдырдым.

- Синең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә — гаиләме яисә карьера ясаумы?

- Икесе дә – мөһим нәрсә. Әмма минем өчен гаилә беренче урында тора.

 - Заманча яшьләр турында ни әйтер идең?

- Бүгенге яшьләр бик актив алар. Үзләрен төрле тармакларда сынап карыйлар. Хәзер бит блогерлар да бик күп. Кызлар тырнак ясарга, каш буярга, чәч кисәргә өйрәнәләр. Мин үзем дә әле 15 яшемдә тырнак ясау остасы курсларын тәмамладым.

Фотографлар да күбәеп китте. Яшүсмер вакытларыннан, үзләренә мавыгу табып, шуңардан әле акча да эшләүче яшьләрне мактарга гына була.    

- Үз холкыңны ничек тасвирлар идең?

- Мин – максатка ирешүчән кеше. Моның өчен бөтен көчемне куям. 

- Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?

- Гадел, ярдәмчел, миһербанлы шәхесләр ошый миңа.

- Тормыш девизың бармы?

- “Нәрсә генә булмасын – барысы да хәерлегә”, дип яшим мин. Һәм бу, дөрестән дә, һәрвакыт шулай булып чыга. Барысын да Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга кирәк. Дөресендә сиңа ни кирәген, ничек яхшырак булачагын Ул гына белә бит.

- Тормышта уңышларга ирешер өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дип саныйсың?

- Максатка омтылышлы булырга тиеш. Ният куеп, шуңа бар көченнән омтылырга. Әмма кеше башын таптап түгел, намусыңны саклап калырга кирәк.

- Алсу, “бәхет” төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Ә синең өчен бәхет нәрсәдә?

- Минем өчен бәхет – ул әти-әниең, туганнарың, якыннарыңның исән-сау, яныңда булуы.

- Хыялларың да бардыр?

- Университетны уңышлы тәмамлап, яхшы табиб булып чыгарга, кешеләргә ярдәм итеп, файда китереп яшәргә телим.

- Ниятләрең тормышка ашсын, Алсу. Максатларыңа ирешеп, зур уңышлар, яңа үрләр яуларга язсын үзеңә!

u6OG0gbUjvY yyc4Da4hVyQ UHpZMKskt-4

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 3 (32), 2021 ел.

 

 

 

 

 

Просмотров: 796

Комментирование запрещено