Рәшит һәм Рәшидә бизәкләре

Сулеймановы на 18 декабряПохвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Рәшит һәм Рәшидә Сөләй­ма­новларның тормышы башкаларныкыннан бернәрсәсе бе­лән дә аерылмый. Рәшит абзый гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән, Рәшидә апа яшь чагында фермада сыер савучы булган, колхоз чөгендерен утаган, үз йорт-бакчасын караган. “Рәшидә җиңгәкәй бик тә уңган, өе гел чиста-пөхтә, кул эшенә дә оста, кайнанасы белән дә яхшы мөнәсәбәттә, - дип сөйли Рәшит абыйның сеңелкәше Миңнур Булатова.

Җиңгәкәебез Рәшит абзыйга бик тә пар килде. Аларның йорты янына килеп җиткәч, хәйран калып карап торасың. Башыңа килгән беренче фикер — монда балта остасы яшидер, дип уйлыйсың, һәм ялгышмыйсың да. Рәшит абый белән Рәшидә җиңгәкәебезнең капкасы, тә­рәзә капкачлары, өй диварлары – барысы да агачтан уеп ясалган челтәрле бизәкләр белән бизәлгән. Һәрберсендә останың күңел җылысы сизелә. Тирә-юньгә даны таралган бал­та остасы бу матурлыкны үз куллары белән тудырган. “Бу бизәкләрне кайдан отып аласың да ничек ясыйсың?” — дип гаҗәпләнүчеләргә ул серле елмая гына. Матурлыкны бөтен йөрәгең, күңелең белән күреп, аларны кешеләргә дә күрсәтә белергә кирәк шул. Шуңа күрә капкаларына да бит “Дом образцового порядка” дип язылган. Әлбәттә, монда Рәшидә апаның да өлеше бар, бәхетле тормышта яшәүләре ярдәм итәдер.

GE9sEP1VXkcLiOcJWMwaJQ YAm8l5X5Des Бизәкләр

60 ел бергә гомер итү — үзе бер бәхет! Әле бүген дә Рәшит абый белән Рәшидә җиңгәкәй тормыш дәртен югалтмыйча яшиләр. Туганнарыбыз үз­лә­ре кебек үк тырыш, эшчән, уңган дүрт бала үстерделәр, хәзер инде оныкларына куанып бетә алмыйлар. Бүгенге көндә, Аллаһыга шөкер, кунакка килгән бала-оныкларын, туганнарын ачык йөз белән каршы алалар, хәер-фатихаларын биреп, озатып калалар.

Кадерле туганнарыбыз Рә­шит абзый һәм Рәшидә җиң­гәкәй! Бриллиант туена җит­кәнсез! Озын гомер иткән­сез! Сезгә киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тату тормыш, җан тынычлыгы телибез, балаларыгызны, күршеләрегезне, туганнаргызны тагын күп еллар гел шулай шатландырып яшәгез! Котлы булсын туегыз!

Сулеймановы на 18 декабря

Сезне хөрмәт итеп ка­лу­чы туганнарыгыз: Харис аб­­­­зыегызның балалары Мине­гали һәм Мәрьям, Исхак һәм Га­лия, Таһир хатыны Әкъ­лимә, Хә­бибулла һәм Жә­милә Сө­ләй­­мановлар, Миң­нур һәм Таһир Бу­ла­тов­лар исе­меннән Зөлфия Таш­та­ба­но­ва.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1113

Комментирование запрещено