Кем ул Шаһгали хан: сатлыкҗанмы, әллә язмыш корбанымы?

16-16-1Израильдә  «Дөнья чибәре» бәйгесендә Россия данын яклаган Казан кызы Ралина Арабова  Сөембикә образын гәүдәләндерде. Бу – татар халкы өчен зур горурлык, ханбикәнең һушны ала торган матурлыгын («балконга чыкса, аның йөзе тирә-юньне кояш кебек яктырткан»), гәүдәсенең сылулыгын тагын бер кат дәлилләү. Дөрес, мондый мизгелләрдә ханбикәбезнең аянычлы язмышы йөгерек юллар кебек күз алдыннан үтми калмый. Шуның белән бергә татар язмышы да… Ә ул язмышлар өлешчә Шаһгали хан белән бәйле. Берәүләр аны турыдан-туры сатлыкҗан дип кабул итсә, икенчеләр язмыш корбаны дип саный. Шул хакта без галим, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Булат Рәхимҗанов белән сөйләшәбез.

– Булат Рәимович, Шаһгали турында төрле, бик тә каршылыклы сүзләр йөри. Өч тапкыр – Казан ханлыгында, дүрт тапкыр Касыйм ханлыгында идарә итәргә өлгергән хан халык арасында күбрәк тискәре шәхес буларак кабул ителә. Кем ул Шаһгали хан?

– Аның әтисе Аллаһияр Шәех 1512–1516 елларда Касыйм ханлыгында солтан булып тора. Шаһгали 1506 еллар тирәсендә туа һәм руслар даирәсендә тәрбияләнә. 1516 елда әтисе үлгәннән соң, 10 яшьлек улын Касыйм тәхетенә күтәрәләр. Казан ханы Мөхәммәд Әмин вафат булганнан соң, Мәскәү кенәзе Василий III аны 1518 елның декабрендә Казанга җибәрә. Әлбәттә, балигълык яшенә дә җитмәгән Шаһгали руслар өчен бик кулай кандидатура була. 1519 елның 1 мартында Мәскәүдә Казан делегациясе катнашында яңа ханны тәхеткә утырту тантанасын бәйрәм итәләр. Шаһгали дә, делегация дә, бер атнага сузылган күңел ачулардан соң, Мәскәү мәнфәгатьләрен сакларга ант биреп, Казанга кайтып китәләр. Анда яңа ханны шатланып каршы алмыйлар. Рус елъязмачысы сүзләренә караганда, Шаһгали, яшь кенә булуына карамастан, ярыйсы ук тулы гәүдәле, кыска муенга утыртылган зур башлы, иңсәләренә кадәр асылынып торган озын колаклы, маймылныкына тартым куллы һәм хатын-кызларныкына охшаш, әмма ямьсез йөзле, күңел чиркандыргыч бер кеше була. «Татарларны мыскыллау өчен патша аны махсус сайлагандыр, күрәсең», – дип яза, кинаяле көлеп, рус елъязмачысы. Аңлашыла ки, халык арасында Шаһгалинең бернинди дә абруе булмый. Хәер, аңа хан роленә керергә дә мөмкинлек бирмиләр: Шаһгали исеменнән Мәскәү илчесе идарә итә. Элегрәк югары урыннарны биләп торган Казан түрәләре ризасызлык белдерәләр. Русларга каршы оппозиция оеша. Аның вәкилләре Кырым ханы белән элемтәгә керәләр. Шаһгали үзенә каршы торучыларга: «Күреп торасыз ич, Мәскәү Казанга караганда көчлерәк, без аны берничек тә үзебезгә буйсындыра алмаячакбыз. Кырым ханына да ышаныч юк, ул да безне үзенә буйсындырырга  тели», – дип җавап бирә. Шулай да казанлылар Бакчасарайга яшерен делегация юллыйлар һәм Казан тәхетенә Кырым ханы Миңлегәрәйнең улы Сәхибгәрәйне җибәрүләрен сорыйлар. Сәхибгәрәй 1521 елның язында 300 кешелек гаскәре белән Казанга юнәлә, ә Кырым һәм Нугай гаскәрләре Мәскәү чикләренә үтеп керәләр. Сәхибгәрәй отряды Казанга керү белән шәһәрдә мәхшәр башлана – казанлылар Шаһгалигә каршы күтәрелә. Ул 300 кешелек гаскәре һәм рус илчеләре белән Казаннан чыгып кача.

– Касыйм шәһәре бүгенге Рязань өлкәсендә, Мәскәүдән 300 чакрым ераклыкта гына. Татарлар анда ничек килеп чыккан? Шаһгали туып үскән Касыйм ханлыгының тарихы кая барып тоташа?

– Касыйм ханлыгы – Кырым, Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары кебек үк Алтын Урданың бер варисы. Күп кенә тарихчылар тарафыннан Казан ханлыгына нигез салучы дип исәпләнә торган Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд, 1437 елда Кече Мөхәммәд тарафыннан тәхетеннән  куылганнан соң, рус җиренә, Белев  шәһәре тирәсенә кача. Аның бер улы хәзерге Рязань җирлегендә, тарихка үзенең исеме белән кереп калган Касыйм ханлыгына нигез сала. Касыйм ханнары, Мәскәү кенәзләре белән төзелгән килешү шартларында каралганча, атлы гаскәрләре белән Рус дәүләтенең көньяк чикләрен сакларга  тиеш булалар. Әмма бу алар тулысынча Мәскәүгә бәйле булган  дигән сүз түгел.

 – Касыйм ханлыгы белән Казан ханлыгы арасындагы үзара мөнәсәбәтләр нинди  булган?

– Бу ике ханлык үзара сугыш алып бармаган. Әмма тарихта Касыйм татарларының Мәскәү гаскәрләре составында Казанга яу чабулары билгеле. Ахыр чиктә алар Казан ханлыгын басып алуда да катнашалар. Шулай ук башка татар дәүләтләрендә дә (мәсәлән, Ногай Урдасында) талау оештырганлыклары турында язылган истәлекләр бар. Ә менә Казан татарларының Касыйм татарларына яу белән барулары турында бернинди мәгълүмат та очратканым юк. Мәскәү белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, алар Касыйм ханлыгын Мәскәү дәүләтенең бер өлеше итеп санаганнар, ә Казан ханлыгы исә Алтын Урданың бер кыйпылчыгы – дошман булып кабул ителгән.

– Шаһгали җиде тапкыр хан дәрәҗәсенә күтәрелгән. Нинди генә булса да, аңа мөрәҗәгать иткәннәр бит. Димәк, моның төбендә нидер ята. Ханның патшаларга якынлыгы, үзенчәлеге нәрсә белән аңлатыла?

– Чыннан да, бик каршылыклы шәхес ул Шаһгали хан. Татар тарихында аннан да тискәрерәк персонажны хәтерләмим. Шул ук вакытта аны белмәгән кеше дә юк. Кайбер тарихчылар, журналистлар Шаһгалинең сыйфатларын тасвирлау өчен нинди генә ямьсез сүзләр кулланмыйлар. Минемчә, Шаһгалинең фаҗигасе шунда: ул читләр арасында – үз кеше, үзенекеләр арасында чит кеше булган. Тарих битләреннән күренгәнчә, моны аңлаучылар да байтак. Ә үзенчәлегенә килгәндә, бернинди күзгә күренеп торган, гаҗәпләнерлек әйберләр юк. Ул Мәскәү өчен бик уңайлы «курчак» ролен уйный. Аны тәхеткә утыртканнар да, Мәскәүлеләр үзләре ничек теләгәннәр, шулай идарә иткәннәр. Ни өчен шулай килеп чыкканмы? Шаһгали, беренчедән, Рязаньда туып үскән, руслар арасында тәрбияләнә. Мәскәү аны туендыра, ашата, эчертә. Мәскәү сәясәте аның өчен иң дөресе була. Мәскәү – аның туган җире, ул башканы белми. «Үзенчәлек» дигән нәрсә менә шуңа корыла да инде.

– Идарәче буларак ул нинди кеше булган? Үз халкына файдалы эшләр эшли алганмы?

– Телгә алып сөйләрлек эшләре дә юк кебек. Әмма кайбер «кайнар башлар» әйтүенчә, ул бөтенләй үк руслар яклы да булмый. Мәсәлән, Иван IV Казанны   яулап алыр алдыннан Мәскәү гаскәрләрен Казанга кертүдән баш тарта. Гомумән, ул теләсә кайсы сәясәтче кебек үк, вазгыятькә карап, үзен төрлечә тотарга мәҗбүр була. Бервакыт шулай Мәскәүгә каршы булган Казан түрәләрен җыеп мәҗлес ясаган, киңәш-табыш итмәкче була, ә анда канкоеш оештыралар, аңлашу килеп чыкмый. Тау ягының Мәскәүгә күчүе белән дә килешә алмый. Казанны яулап алыр алдыннан Казан ханлыгы икегә бүленә. Тау ягы  инде Мәскәү күзәтүе астында була. Шаһгали өченче тапкыр тәхеткә утыргач, бер-ике атна да үтми, Мәскәүдән, шул мәсьәләне карау өчен, Казанга илчелек җибәрүләрен сорый. Рус патшасының Тау ягын үзенә кайтаруларын, һич булмаса, шул җирләрдә җыела торган салымны Казанга җибәрүләрен таләп итә. Илчелек, чыннан да, Казанда булып китә. Әмма Шаһгалинең бер генә үтенече дә канәгатьләндерелми. Рус хөкүмәте Казан ханын инде ул вакытта тизрәк Мәскәү наместнигына алыштырырга омтыла. Шулай итеп, 1552 елның февралендә Шаһгалине тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Минемчә, ул  нинди нәселдән булганын бик яхшы аңлап, кайчандыр әби-бабалары буйсындырган дошманнарына  хезмәт итәргә туры килгәненә ачынып яши. Нишлисең, бу – сәяси чынбарлык.

– Шаһгали идарә иткән чор Казанны «хәлдән тайдыру»га, соңыннан аны Россия составына кертүгә өлеш керткәнме?

– Минемчә, андый өлеш бар, әмма Казан ханлыгының зур югалту кичерүендә бу – төп сәбәп түгел.

– Шаһгалинең язмышы ничек булып бетә?

–  Казанны руслар алганнан соң, Шаһгали Касыйм шәһәренә кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда ханлык итә, Иван IV аңа Сөембикәне көчләп кияүгә бирә. 1557–1558 елларда Ливон сугышында катнаша. 1567 елда 61 яшендә вафат була. Сөембикәнең исә ире белән бернинди алыш-биреше булмый. Улы Үтәмешне чукындырганнар дигән хәбәрне ишеткәч, аның киләчәккә соңгы өмете сүнә. Яшәвенең мәгънәсе калмый. Соң чиккә җиткереп мәсхәрәләнгән Сөембикә күзгә күренеп сула, саргая, ашаудан кала һәм бу газапны кичерә алмыйча, 1557 елда дөнья белән хушлаша. Бу вакытта аңа бары тик 38 яшьләр тирәсе генә була. Татар тарихында дәүләт башлыгы булып торган бердәнбер хатын-кыз Сөембикә-ханбикә татар халкы хәтерендә бүгенгәчә каһарманлык, ватанпәрвәрлек, иманга тугрылык сыйфатларын чагылдыручы символ буларак кабул ителә. Аның турында легенда һәм риваятьләр, бәет һәм җырлар иҗат ителгән. Бу образ  сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗат итүче осталарны бүген дә илһамландыра.

vatantat.ru

Просмотров: 736

Комментирование запрещено