- Бүген авылыбыз мәсҗиде каршындагы Якшәмбе мәктәбе (мәдрәсәсе) укучылары өчен ярты елга нәтиҗә ясап, балаларга мактау кәгазьләре һәм яңа ел бүләкләре тапшырдык, - дип хәбәр итә Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчетенең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Мөхәммәд-Кәрим.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел мәдрәсәдә белем алучы 13 бала белән Самарга сәфәр дә оештырылган иде. Алар белән бергә мөгаллимә Зөһрә абыстай Кәримова, укучыларның әниләре һәм әбиләре дә барган.
Просмотров: 675