Фирдүс Тямаев: «Сәер бу. Бөтен артистларны керттеләр, бер мин калдым»

news_35407Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Уфада Яшьләр сараенда 13-18 декабрьдә буласы концертлары өзелде. Җырчы Уфа тамашачысыннан, төркемдәге егет-кызлардан видео аша гафу үтенде.

— Хат килеп төште. Бик кызык сәбәпләр аркасында рөхсәт юк. Уфада инде икенче концерт өзелде. Беренчесе апрельдә булган иде, — ди Фирдүс.— Кәефне төшермибез. Планнар шундый: Алла боерса, май йә июньдә Татарстан белән Башкортстан чигендә сезнең өчен ачык һавада бушлай концерт куячакбыз. Кунакчыл Татарстаныбызда көтеп калабыз. Дус-тату булып, туганлашып яшик. Авырмагыз. Мин сезне яратам!

Тәүге тапкыр Фирдүснең концертларын быелның 22-23 мартында Башкортстанның Кыргыз-Миякә район үзәгендә оештырырга рөхсәт булмады. Ул чакта подвалны су баскан, дигән сылтау белән кире бордылар. Аннан соң Уфада, Башкортстанның кайбер башка районнарында буласы концертларын да өзделәр.

“Маршрут кәгазе” таләп иттеләр. Ул чакта сәясәт белгечләре Башкортстанда артистларның эшен чикләүне көзен буласы халык санын алу белән бәйләп карады. Тик хәзер халык санын алу да узды. Әмма Фирдүснең концертларын чикләү дәвам итә. “Ярый әле бу юлы Уфага килеп җиткәч әйтмәделәр. Анысы өчен дә зур рәхмәт”, — ди Фирдүс.   — “Маршрут кәгазе”н алу өчен кирәкле документлар исемлеген җибәрделәр, — дип сөйләде Фирдүс журналистларга. — Анда эшмәкәр реквизитлары, авторлык җәмгыяте белән төзелгән килешү кәгазе, концерт программасы, аудио-видео форматы, җырларның һәм алып баручының сүзләре, аппаратура исемлеге, җырчылар-биючеләр белән килешүләр һ.б. керә. Әлбәттә, бөтен документларыбыз бар. Аларны тапшыргач, телефонны алмый башладылар. Концерт булырга бер атна кала, Яшьләр сараеннан: “Документлар җитеп бетмәү сәбәпле, килешү төзеп булмый”, — дигән хат килде. Ни өчен безнең белән шулай уйнаганнарын үзем дә аңламыйм. Сәер бу. Бөтен артистларны керттеләр, бер мин калдым. Бу җанисәп белән генә бәйле булмады. Моны Кыргыз-Миякәдән соң башланган суд эше йогынтысы дип уйлыйм. Дәгъваларны кире алдык, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү турында килештек. Эшләр сөйләшкәнчә булмады. Аларны аңлап бетермим. Монда беренче чиратта тамашачы интегә. Кемдер мине яратмый дип кенә, халыкны нигә концерттан мәхрүм итәргә? 

matbugat.ru

Просмотров: 891

Комментирование запрещено