Алинә Заһитова Россия чемпионатында күрсәтмә номер белән чыгыш ясаячак

13786067_0_0_2161_1358_1920x0_80_0_0_7149680624a9d441f35d9b362982eca2Россия чемпионаты 23-26 декабрьдә Санкт-Петербургта уза. 

2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Санкт-Петербургта фигуралы шуу буенча Россия чемпионатында күрсәтмә номер белән чыгыш ясаячак, бу хакта турнир башланыр алдыннан матбугат конференциясендә әйтелде.

Заһитова инде берничә ел рәсми ярышларда катнашмый, ул җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 19 яшьлек Заһитова 2018 елда ил чемпионатында җиңү яулады, элек көмеш призер булган иде.

Бу хәлне Россиянең фигуралы шуу федерациясе генераль директоры Александр Коган аңлатты. «Күрсәтмә чыгышларда Олимпия уеннарының көмеш призеры Евгения Медведева, ике тапкыр ил чемпионы һәм Олимпия чемпионы Алинә Заһитова катнашачак»,— дип хәбәр итте Коган Россия чемпионаты алдыннан узган матбугат конференциясендә.

Россия чемпионаты 23-26 декабрьдә Санкт-Петербургта узачак, аның нәтиҗәләре буенча Кытайдагы Олимпия уеннарында катнашу өчен фигуралы шуу буенча ил җыелма командасы формалаштырылачак. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 594

Комментирование запрещено