КФУга ректор вазифаларын башкаручы билгеләнде

VVS_9993Профессор Дмитрий Таюрскийны югары уку йортына вакытлыча җитәкче итеп куйдылар. 

КФУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп профессор Дмитрий Таюрский билгеләнде. «Татар-информ»га билгеле булганча, Илшат Гафуров белән тикшерү эшләре бару сәбәпле, шундый карар кабул ителгән.

Таюрский университетта фәнни эшчәнлек буенча проректор булып эшли.

КФУ ректоры Илшат Гафуровны Мәскәү Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 21 декабрьдә тоткарлаган. Мәскәүнең Басман суды тикшерүче үтенече буенча аны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына ала. Кулга алынган КФУ ректоры Илшат Гафуров гаебен танымый. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 539

Комментирование запрещено