Блогер Рөстәм Нәбиевны КФУда сәламәтлеге чикле студентлар белән очрашуга чакырганнар

IMG-20211223-WA0005Татар филологиясе студентлары моториканы үстерү, татар бизәкләрен ясау серенә төшендерү, сәхнә осталыгы белән таныштыру кебек остаханәләр уздырган. 

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Маяк» студентлар төркеме сәламәтлеге чикле булган студентлар белән эшчәнлек проектына Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевны чакырган.

«Маяк» төркеме югары мәктәптә студентларны җыеп, остаханә үткәргән. «Мизгел» театры режиссеры, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов ораторлык, сәхнә осталыклары белән таныштырды. Инглиз теле мөгаллиме Ләйлә Мөхәммәтҗанова моториканы үстерү, татар бизәкләрен ясау серенә төшендерде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә төркем катнашучысы Илзирә Галимбикова.

«Маяк» төркеме катнашучылары Илзирә, Лилия Таһирова һәм Ләйлә Алембикова әлеге проектларын КФУның «Ел студенты» бәйгесендә тәкъдим итеп, «Студент инициативасы» номинациясендә җиңү яулаганнар.

«Проектыбызда психологны чакыру да каралган иде. Киләчәктә дә эшчәнлегебезне дәвам итәргә, аны институтта гына түгел, университет күләмендә уздырасыбыз килә. Проектка Башкортстан блогеры, Омскида казарма ишелгәннән соң аякларсыз калган Рөстәм Нәбиевны да чакырмакчы булабыз», — ди Илзирә Галимбикова.

Блогер Рөстәм Нәбиев «Татар-информ»га мондый проектларның булуын мөһим дип санавын һәм студентлар белән аралашырга әзер булуын әйтте.

Илзирә сүзләренчә, сәламәтлеге чикле булган студентлар белән эшләр өчен аерым алым, осталык кирәк. «Ә нишләп миңа гына мөрәҗәгать итәсез, ни өчен мин, дигән сораулар ишетергә туры килде. „Син — инвалид“, шуңа күрә, дип тә әйтергә күңел тартмый. Сәламәтлеге чикле булганнар белән университет күләмендә эшләргә теләгебез бар», — дип сөйләде ул.

«Ел студенты» бәйгесе ике турдан торган: проектны онлайн җибәрү һәм, икенче турга чыккан очракта, аны тәкъдим итү, яклау, жюриның сорауларына җавап бирү. Җиңүчеләрне «Ел студенты» бәйгесенең гала-концертында бүләкләгәннәр: диплом, шарф һәм чәчәк бәйләмнәре биргәннәр. «Маяк» төркеменең җитәкчесе — КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 812

Комментирование запрещено