Муфтий награжден в номинации «На личном примере» на ежегодной премии «Спортсмен года – 2021» от Минспорта РТ / Мөфти “Ел спортчысы – 2021” тантанасында “Шәхси үрнәк күрсәтүче” номинациясендә бүләкләнде

DSC_0443_2В 19-й день месяца джумадаль-авваль (23 декабря), в Казани прошла ежегодная церемония премии «Спортсмен года» от Министерства спорта Республики Татарстан. На традиционном торжестве ведомство проводит чествование лучших спортсменов и тренеров сборных команд Республики Татарстан, республиканских спортивных федераций и спортивных организаций, а также лучших спортивных СМИ по итогам спортивного сезона. В качестве почетного гостя в ней принял участие и муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин. По итогам года оргкомитет премии наградил хазрата в номинации «На личном примере», отметив его активность в проведении множества спортивных соревнований для мусульман, а также личные спортивные достижения и участие в забегах.

Камиль хазрат Самигуллин является обладателем черного пояса по джиу-джитсу 1 дана, а также пурпурного пояса по бразильскому джиу-джитсу. Он — кандидат в мастера спорта. Кроме того, он — постоянный участник массовых забегов. Самую длинную дистанцию он преодолел весной 2019 года на «Казанском марафоне», где пробежал путь в 42 км. Также в том же году муфтий принимал участие в забеге «Ночная Казань – 2019». 2 августа 2020 года хазрат успешно финишировал в синхронном дистанционном забеге «ЗаБег.РФ» в Казани. 8 августа 2020 года в Альметьевске Камиль хазрат принял участие в любительских стартах в рамках Чемпионата России по триатлону «Альметьевский триатлон – TIMERMAN». 10 октября 2021 года в Казани хазрат пробежал Казанский национальный полумарафон – 2021 в 21,1 км.

Пропаганда активного и здорового образа жизни – неотъемлемая часть молодежной политики ДУМ РТ. Спортивные мероприятия являются важным средством объединения, укрепления дружбы и взаимопонимания в среде молодых мусульман, а также между представителями традиционных конфессий. Они ориентированы на формирование личности с активной гражданской позицией, с общепринятой системой ценностей и открытой к восприятию «других» религий. Важно, что активная работа по организации спортивных соревнований и турниры показала себя наиболее эффективной в борьбе с идеями религиозной нетерпимости среди молодежи.

ДУМ РТ является организатором таких ежегодных спортивных инициатив, как Всероссийский турнир по джиу-джитсу на Кубок имени Марджани и Республиканский турнир по корэш и армрестлингу на Кубок ДУМ РТ.

dumrt.ru

***

Җөмәдәл-әүвәл аеның 19нчы көнендә (23нче декабрьдә), Казанда Татарстан спорт министрлыгы тарафыннан оештырылган “Ел спортчысы” дип исемләнгән тантана узды. Традицион тантанада министрлык спорт сезоны йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командаларын, республика спорт федерацияләре һәм спорт оешмаларының иң яхшы спортчыларын һәм тренерларын, шулай ук иң яхшы спорт массакүләм мәгълүмат чараларын хөрмәтләп узды. Әлеге чарада шәрәфле кунак буларак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ел нәтиҗәләре буенча премияне оештыру комитеты Камил хәзрәтне “Шәхси үрнәк күрсәтүче” номинациясендә бүләкләде, министрлык аның мөселманнар өчен бик күп спорт ярышларын уздыруда активлыгын, шулай ук шәхси спорт казанышлары һәм йөгерешләрдә катнашуын билгеләп үтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча кара билбауга, шулай ук джиу-джитсуның Бразия төре буенча пурпур билбауга ия. Ул – спорт мастерлыгына кандидат. Моннан тыш, Камил хәзрәт — массакүләм йөгерешләрдә актив катнашучы. Иң озын дистанцияне ул 2019нчы елның язында “Казан марафоны”нда үтте – ул 42 км-ны йөгерде. Шул ук елны мөфти “Төнге Казан – 2019” йөгерешендә катнашты. 2020нче елның 2нче августында “ЗаБег.РФ” йөгерешендә, 2020нче елның 8нче августында Әлмәттә узган Россиякүләм триатлон ярышларында катнашты. 2021нче елның 10нчы октябрендә хәзрәт Казан милли ярыммарафонында 21,1 км-ны йөгерде.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан алып барылган яшьләр сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнар арасында, шулай ук традицион конфессияләр вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуның мөһим чарасы булып тора. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумшелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. Шунысы мөһим, спорт ярышларын оештыру буенча актив эш алып бару һәм турнирлар яшьләр арасында дини күралмаучанлык идеяләренә каршы көрәштә үзен нәтиҗәле күрсәтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия ярышлары һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча республика турниры кебек ел саен үткәрелә торган спорт чараларын оештыручы булып тора.

dumrt.ru

Просмотров: 736

Комментирование запрещено