Булганына шөкер итеп яшик әле…

gO6huWtAlT811

Шәмсенур апай һәм Миргабиҗан абый Рәхимовлар

Һәр кешегә гаилә — олы таяныч, ышанычлы сыеныр урын. Көнозын дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында ял итә,  күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Гаилә тату, нык булса — яшәүләре җиңел шул.

Бүгенге язмам нык мәхәббәт нигезендә корылган Шәмсенур апай һәм Миргабиҗан абый Рәхимовлар гаи­ләсе турында.

Шәмсенур

Шәмсенур апа 1926 елның мартында Иске Ярмәк авылында Әхмәтзыя ага һәм Шәмсеямал апа гаиләсендә дөньяга аваз сала. Бик тә матур кыз бала була ул, нур кебек. Ай үсәсен көн үсеп, кыз мәктәпне тәмамлый, аннан авылда калып, төрле эшләр башкара.

BSc6Adr2dr411

Шәмсенур апа кызлары белән.

Миргабиҗан

Миргабиҗан абый 1910 елны шушы ук авылда Карәм абый белән Шәмсенур апа гаиләсендә  туа. Әти-әнисенең тормыш һәм хезмәт юлы күпләргә үрнәк булырлык. Икесе дә эш сөючәнлекләре, гаделлекләре белән халык арасында хөрмәткә ия булалар.

Миргабиҗан абыйга килсәк,  мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Мәскәүгә барып, партийный мәктәптә дә укып кайта. Армия сафларында хезмәт итә. Туган авылындагы колхозга эшкә урнаша. Читтән торып Богырысландагы педагогик училищеда укытучылыкка укый. 1941 елны үзе теләп сугышка, илебезнең азатлыгы өчен көрәшергә китә.

Солдат Миргабиҗанны шунда ук Белорусиягә алгы фронтка җибәрәләр. Сугыш яшь егетләрне бомба яудырып каршылый. Миргабиҗан абый көнбатыш фронтта авылларны-шәһәрләрне немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Стрелковый отрядта хезмәт итә. Капитан исеменә лаек була. Зур бәрелешләрдән соң, 1944 елны, бик нык яраланып (ике аягының да үкчә сөякләре челпәрәмә килгән була), туган авылына кайта. Әз генә яралары төзәлгәч,  амбарга эшкә чыга, ләкин яңадан сугышка барырлык булмый.

TdhJfgXGbJ4

Миргабиҗан Рәхимов.

Рәхимовлар

Амбарда эшләп йөргән вакытта Миргабиҗан абый бер чибәр кызны очрата. Эшкә уңган, сабыр, сөйкемле  Шәмсенур апаны кем яратмас?  Яшьләр никах укытып, бергә яшәп тә китәлар. Кавышу, өйләнешү - кеше тормышының иң гүзәл мизгелләре…

1945 елда Әфидә дөньяга килә. Өс-башка кияргә кием дә, туйганчы ашарга икмәк тә булмаган чорда яшь гаиләгә бик авыр була, билгеле. 

Ниһаять, сугыш тәмамлана. Иң элек Миргабиҗан абыйны Бакай авылына колхоз рәисе буларак эшкә җибәрәләр, аннан соң Усманга мәктәп директоры итеп күчерәләр.

Нур өстенә нур өстәп Рәхимовлар гаиләсендә мәхәббәт җимешләре туа: 1950 елда — Зөлия, 1953 елда — Завия, 1958 елда — Әлфия, 1962 елда — Илдус. Нинди куаныч: тормыш матур гына давәм итә, барысы да яхшы,  биш бала тәгәрәшеп үсәләр…

1954 елны Рәхимовлар гаиләсе, партия кушуы буенча, Яңа Ярмәккә килеп урнаша. Мәктәптә укытучылар җитмәү сәбәпле.

Сулар аккан кебек күпме еллар үткән. Салкын буранлы кышлар, ямьле матур язлар узып киткән. Аллы-гөлле чәчәкле җәйләре дә булган. 

Гомумән, тормышта ачысы да, төчесе дә күп булгандыр инде. Ләкин  Рәхимовлар авырлыкларга бирешмичә, утларны йотканнар, сөенечләрдә күңелләре күтәрелеп, гаилә учагын сүндермичә яшәгәннәр.

Миргабиҗан абый алтмыштан соң да әле ун еллап балаларга белем бирә. Уку-укыту, балаларга белем бирү – өнә белән кое казу,  диләр иде әбиләр.  Дөрестән дә шулай бит, кырык ата баласына ярап кара әле. Ул чакта сыйныфларда балалар да күп иде бит.

Өйдә дә — бишәү. Шәмсенур апага да бик тырышырга туры килә. Әни кеше бит ул, яңа туган сабыен тәүге тапкыр кулына алган мизгелдән башлап гомеренең һәр минутын баласы хакына дип яши. Балалары бишәү булса да, күңел назы һәммәсенә дә җитәрлек. Арыса да арыдым димәс, ачыкса да  сиздермәс,  газизләренең тамагы тук, өсте бөтен булсын өчен барысын да эшләр.

Балаларны яхшы кеше итеп тәрбияләү өчен никадәр көч сарыф иткәннәрен үзләре генә белә инде Рәхимовлар. Тырыш та, уңган да булмасаң, биш баланы укыта да, зур тормыш юлына озата да алмыйсың шул. Матур итеп өйләр дә коралар алар, маллар асрар өчен абзары да, юыныр өчен мунчасы да кирәк бит инде. Гомумән, күпме көч һәм түземлек, кешелеклелек, сабырлык кирәк.  Рәхимовлар 44 ел бергә тормыш йөген җигелеп тарталар. 1988 елда Миргабиҗан абый, озак авыраганнан соң, вафат була. 

Әйе, үзеңне бәхетле тойсаң, тормыш итү ул бер капканы ачып япкан кебек кенә…  

gO6huWtAlT811

Шәмсенур апай һәм Миргабиҗан абый Рәхимовлар

Балалар

Хезмәт ветераны Әфида апа Богырысланда яши. Бик күп еллар мебель фабрикасында эшли.

Зөлия Кләүледә гомер итә. Безенчукта бухгалтерлар техникумын тәмамлап, пенсия яшенә тикле  баш хисапчы булып эшли. Ул да хезмәт ветераны.

Зәвия дә, Әлфия дә медучилищеда укыйлар. Зәвия 40 елдан артык балалар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып, пенсиягә китә. Әле бүгенгесе көнне дә хәләл җефете белән базарда эшләп йөри.  Әлфия хирургия бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыга.

MaX3bp4_FrQ111 tJW2wdyFx0A111 XyF9-wajMRM11 61vA_QiqZtM11

Иң кечесе малай Илдус шоферлыкка укып кайтып, туган авылында яши. Кирәк вакытта инженер да булып эшләргә туры килә аңа. Хәсрәтнең иң олысын кичерә ул, хатыны чирләп ятканнан соң вафат була. Ике бала белән ялгыз кала. Аларны аякка бастырырга, әни дә, әти дә булырга туры килә Илдуска. Күпме көч, сабырлык, түземлек кирәк. Ходай ярдәмен бирә. Балалар үсәләр, укыйлар. Икесе дә тормыш корып, гаиләләре белән Самар шәһәрендә гөрләтеп яшәп яталар. Эшләре дә бар, торыр урыннары да җайлы. Аллаһыга шөкер!

Илдус тагын бәхетен сынап карарга була. Бик тә уңган, булдыклы Әлфия исемле ханымга өйләнә. Бергә гомер итүләренә 10 ел икән инде. Бер-берсен аңлап, ике якның да балаларын тигез күреп, алар белән уртак тел табып яшиләр алар.

Q7hJ7tU3iOw11

Илдус тормыш иптәше Әлфия белән.

95 яшьлек Шәмсенур апа да улы белән яши. Үзе йөри алмый инде. Балалар авырсынмыйлар, әниләрен яшь бала кебек карыйлар.

Шәмсенур апа -  хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Аның биш баласы да исән-саулар, Аллаһыга шөкер. 11 оныгы, 17 оныкчыгы да бар! Бу бәхет түгелмени?.. Булганына шөкер итеп яшик әле!..

Ходаем,  барысына да исәнлек-саулык,  тыныч озын гомерләр бир, тигезләре белән картаерга насыйп булсын. Әмин.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1177

Комментирование запрещено