Интернетта «XX гасырның 100 татар җыры» дигән проект эшли башлады

СнимокПроектта татар мәдәнияте тарихын җырлар аша тыңлап, күзәтеп чыгып була.

100tatar.ru сайтында «XX гасырның 100 татар җыры» проекты эшли башлады. Сайтта татар мәдәнияте тарихын музыка аша өйрәнергә мөмкинлек бар.

Оештыручылар әйтүенчә, проектта татар милли музыкасында йөз ел эчендә булган үзгәрешләрне күреп була. Һәр җыр янында аның турында белешмә, язылу тарихы яки контексты хакында аңлатма бирелә. Җырларга сылтамалар ачык чыганаклардан алынган. Композицияне теге яки бу чорга керткәндә, аның иҗат ителү, яздырылу яки эфирга чыгу вакыты, яки шул чорга ниндидер мөнәсәбәте булуы каралган.

«Без шулай ук бу җырларны, безнең кебек үк, үзләре өчен мөһим күргән шәхесләр белән сөйләштек. Алар әлеге җырлар ничек иҗат ителгәне, ни өчен хәтердә сакланырга тиеш булуы һәм ничек итеп бу җырлар безнең киләчәгебезгә йогынты ясавы турында сөйләде», — ди идея авторы Рәдиф Кашапов.

Белгечләр атаган җырлар саны ике йөздән арткан булган, әмма оештыручылар йөз җыр белән чикләнгән. «Үзебезнең дә кайбер бик яраткан җырларыбыз сайтка керми калды — тик бу шуны гына аңлата: татар музыкасы искиткеч матур көйләргә һәм күңелгә үтеп керерлек җыр сүзләренә шулкадәр бай, шуңа күрә аны әле тагын озак еллар дәвамында өйрәнергә була», — дип аңлата алар.

Сайтны булдыруда ярдәм иткән экспертлар:

Идрис Газиев, Гүзәл Сәгыйтова, Эльмир Низамов, Фердинанд Сәләхов, Лилия Сәрвәрова, Сиринә Латыйпова, Зөлфия Камалова, Резеда Әхиярова, Саидә Мөхәммәтҗанова, Луиза Батыр-Болгари, Гөлдания Хәйруллина, Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Ирада Әюпова, Инсаф Хәмитов, Раил Сәдретдинов, Земфира Сәйдәшева.

Проект Казанның тугызынчы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә эшләнгән.

Рәдиф Кашапов — идея авторы, җырларны өйрәнүче, Гөлназ Бәдретдин — интервьюлар әзерләүче, Алия Сабирова — тәрҗемәче, Дина Гаязова — аудио-расшифровкалаучы, Яна Вахитова — дизайнчы, Сабит Кадыйров — биткә салучы, Ильяс Гафаров — административ сораулар өчен җаваплы. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 649

Комментирование запрещено