Рөстәм Миңнеханов «Президент» атамасы турында: «Без законга буйсына торган кешеләр»

_M7E2dA5p50Татарстан Президенты журналистларны ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясенә җыйды. Рөстәм Миңнехановның «Президент» атамасы бетерелүенә карашы, яшьләрне авылларда калдыру юллары, торак бәяләренең арту сәбәбе турында фикерләрен һәм башка яңалыкларны «Татар-информ» хәбәрчесе тыңлап кайтты. 

Очрашу быел беренче мәртәбә Казан Кремле эчендәге «Присутственные места» дип аталган корпуста узды. 2016 елдан бирле реставрациядә булган бина, ниһаять, кунаклар кабул итәргә әзер. Биредә XVIII гасырдан алып илдә Совет власте урнашканга кадәр дәүләт органнары, хәзергечә әйтсәк — министрлыклар урнашкан булган. Сары төстәге ике катлы шактый озын бина Спас манарасының уң ягында. Элек халык өчен ябык саналган урын әкренләп ачыла бара. Биредә берничә ресторан, кафе, сувенирлар сатыла торган урыннар эшли башлаган, тиздән күргәзмә заллары да ачылачак. Киләчәктә монда илебезнең танылган музейлары күргәзмәләр оештырачак икән.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу алдыннан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова журналистларга «Присутственные места» бинасы буйлап экскурсия уздырды. Рөстәм Миңнеханов залга кереп килүгә, төзекләндерелгән бина турында каләм ияләренең фикерләре белән кызыксынды һәм аны реставрацияләүгә зур көч кергәнен әйтте.

«Присутственные места» татарчага ничек тәрҗемә ителә? Билгеле, XVIII гасырда, «татарларга һәм этләргә керергә ярамый» дигән элмә такталар булган заманда бу урынның татарча атамасы турында беркем дә уйламаган. Ә хәзер аның тәрҗемәсе булырга тиештер бит? Нурулла Гариф «Йомыш төшкән урыннар» дигән тәрҗемә тәкъдим итә.

Президент белән очрашуга республиканың иң эре массакүләм мәгълүмат чараларыннан утызга якын журналист чакырылган иде. Видео аша районнарда эшләүче каләм ияләре дә элемтәгә чыкты. Башка еллардан аермалы буларак, видео аша сорауларын бүтән һөнәр ияләре, хәтта балалар да юллый алды.

Икътисад үсештә

Традицион «сорау-җавап» форматына күчкәнче, Президент башта узып баручы елга кыскача күзәтү ясады. Мәгълүматның төгәл һәм табадан гына төшкәненә ишарә ясап, ул саннарны алдагы көнне генә Хөкүмәт җитәкчесеннән сорап алганлыгын әйтте.

— Икътисад үсә. Тулай төбәк продукты 103,8 проценттан да ким булмас дип көтәбез. Абсолют саннарда карасак, 3,2 триллион сумнан артык. Сәнәгать җитештерүе күләме үсеше 8,3 процентка, ягъни 3,8 трлн сумга кадәр булыр дип планлаштырыла. Без элек 3 триллион сум турында хыяллана идек, ә хәзер 5 триллион турында сөйлибез. Нәрсә ул 5 триллион? Бу республиканың кереме 500 миллиард сумнан да ким булмаска тиеш дигән сүз. Безнең тормыш сыйфаты үз акчабызның күпме булуына бәйле, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, төп капиталга инвестицияләр 665 млрд сум күләмендә булачак. Ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату өлкәсендә товар әйләнеше һәм төзелеш күләмнәре арта. Авыл хуҗалыгында гына күрсәткечләр кимегән. Соңгысы инде корылык нәтиҗәсе.

— Безнең бурыч — икътисад үсешен саклап калу. Үсеш темпын без 103,6 процент булыр дип көтәбез, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел уртача хезмәт хакы арткан. Ел нәтиҗәсе буенча ул 44,2 мең сум булыр дип фаразлана.

20 млн тонна нефть эшкәртелгән

Татарстанның нефть-газ комплексы быел 2,4 трлн сумлык продукция җитештергән. Республика сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә аның өлеше 63 процентка җиткән.

— Быел 34,5 млн тонна нефть чыгарылды. Әгәр «ОПЕК плюс» чикләүләре булмаса, ул күбрәк булыр иде. Нефть чыгаруны арттырыр өчен безнең технологияләребез дә, эшләргә әзер торучы кадрларыбыз да җитәрлек, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, ТАНЕКО комплексы бик тиз үсә. Шушы көннәрдә өч яңа җайланма комплекслы сынау уза. Быел 7 яңа производство эшли башлаган.

— Быел республикада 20 млн тоннага якын нефть эшкәртелде. Безнең аны арттыру потенциалы бар — без хәзер үк 22-23 млн тоннага чыга алабыз, — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безне сүккән кеше, чирләсә, хастаханәгә иң беренче булып йөгереп киләчәк»

Рөстәм Миңнеханов белән аралашу «Российская газета» журналисты соравыннан башланып китте. Сорау ковид белән бәйле, Татарстан медицинасының җитешсез яклары турында иде. Президент быел хастаханәләргә кислород җитмәү проблемасы булганын таныды, ләкин ул аны хәл ителгән мәсьәлә диде. Республика хастаханәләренә көн саен 110 тонна кислород кирәк икән. Татарстан предприятиеләре ихтыяҗны кәнагәтьләндерә алырлык кислород җитештерә башлаган. Республиканың ковид госпитале ачылу, башка хастаханәләрнең бер өлешен коронавирусны дәвалауга күчерү ятак урыннарны арттырырга ярдәм иткән.

— Бүген коронавирусны дәвалау буенча проблемалар күрмим. Без сынауларга әзер, ләкин дөньяда таралып барган яңа төр «Омикрон» штаммы гына борчуга сала. Мин көн саен моның белән кызыксынам. Кемдер аны җиңелчәрәк уза ди, ә кемдер катлаулырак ди. Иң куркынычы — билгесезлек бит. Вирус турында мәгълүматлы булуга, без дәвалауны тиз генә системага сала алабыз. Безнең сәламәтлек саклау системасы башкарган эш — ул бик зур хезмәт.

Дәвалауга караганда, коронавирус йоктыру очракларын киметү яхшырак. Мине җәмәгать урыннарында QR-кодлар керткән өчен сүгәләр. Сүгеп дөрес эшлиләр, ләкин мин үзем өчен эшләмим моны. Әгәр берәрсе башка төрле дөрес карар тәкъдим итә икән, мин каршы килмим. Әлегә башка юл юк.

Кемдер безне Конституция укымыйсыз дип сүгә. Ул чир йоктырганчы гына шулай дип уйлый. Ныклап чирләп китсә, сүккән кеше иң беренче булып хастаханәгә йөгереп киләчәк. Ә без аны дәваларга тиеш булабыз. Вакцинасы бармы-юкмы икәненә карап тормастан дәвалаячакбыз да. Әнә, Сингапурда вакцинасы булмаганнар үз хисабына дәвалана, ләкин без алай эшләмибез. Безнең башка юллар бар: вакцинага каршы кешеләрне чиклибез генә, үз-үзен саклаган кешеләр янына якын китермибез, — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Аллаһ хатын-кызны баласын, гаиләсен тәрбияләсен дип яраткан»

Журналистлар Рөстәм Миңнехановтан Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның хатын-кызлар республика белән идарә итәргә тиеш түгел дигән сүзләренә карата фикер сорадылар. Татарстан Президенты үзенең хезмәттәшенең сүзләрен хуплады.

— Монда хикмәт хатын-кызның идарә итә алмавында түгел. Хатын-кыз башка мәсьәләләрне яхшы хәл итә. Аллаһ аны баласын, гаиләсен тәрбияләсен дип яраткан. Ир-ат анасына нинди мөнәсәбәттә булса, башка хатын-кызларга да шулай ук карый. Бу мәсьәләдә Рамзан Әхмәт улына афәрин диясем килә. Ул анасын бик нык хөрмәт итә, — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Район җитәкчеләренең индустриаль паркларга игътибары җитеп бетми»

Мин Рөстәм Миңнехановтан авыл язмышы белән кызыксындым. Шәһәрләрдә эш бар, ә менә районнарда яхшы эш табуы кыен. Яшьләр зур шәһәрләргә китә, яки читкә йөреп эшли. Татарстанда бу проблеманы хәл итеп буламы икән? Президентыбызның фикерен ишетәсем килде.

— Моны мин генә хәл итә алмыйм. Бу мәсьәләдә бергәләп эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче районнарга бу мәсьәләне хәл итү авыррак. Бөтен кеше дә эшмәкәр була алмый. Аның өчен сәләт кирәк. Шул ук вакытта, без районнарда индустриаль парклар төзедек. Кайдадыр бу бик әйбәт бара, ләкин күбесендә район җитәкчеләренең игътибары җитеп бетми. Авыл хуҗалыгына өстенлек биргән районнарда да ниндидер һөнәр белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу мәсьәләдә мөмкинлекләр бар. Әгәр уңай хезмәт хаклары түләнә торган эш була икән, безнең яшьләр үз урыннарында калачак. Әгәр шушы мәсьәләне хәл итә алмасак, ул Казанга киләчәк. Монда рәтле эш тапмаса да, азапланып, буталып йөриячәк. Казанда да көтеп тормыйлар бит. Эшкә урнашу өчен, һөнәрең, сәләтең булырга тиеш. Бу юнәлештә башкарасы эшләр күп әле, — дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең тавышны ишетмәделәр»

«Татар-информ» агентлыгының шеф-редакторы Алексей Угаров төбәк җитәкчеләренә «Президент» атамасын куллануны тыя торган закон турында кызыксынды.

— Закон кабул ителде бит инде. Без законга буйсына торган кешеләр. Безнең тавышны ишетмәделәр. Татарстан Дәүләт Советы позициясе билгеле иде. Әгәр дә Клишаслар безнең парламентка килеп, ситуацияне аңлатсалар, позиция башкачарак булыр иде.

Сез дәүләт башлыгының төбәк башлыгын эшеннән алырга мөмкинлеге булачак дип әйтәсездер. Әлбәттә, аның андый мөмкинлеге бар. Ул бит ил башлыгы, халык тарафыннан сайланган. Дәүләт башлыгы синдә ышанычын югалткан икән, ул сиңа моның сәбәбен аңлатып торырга тиешмени? Ул сиңа ышанмый икән, димәк, эшли белмисең. Бу мәсьәләдә мин бернинди проблема күрмим, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Министрларның кандидатураларын Мәскәү белән килештерү турында да Татарстан Президенты үз фикерен әйтте.

— Әгәр федераль министр төбәк министрын билгели икән, ул конкрет тармак буенча республикадагы вәзгыять өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Татарстанда кадрлар белән проблемалар юк, сайлау мөмкинлекләре күп. Без тәкъдим итәрбез, ә алар сайлап алырлар. Безнең хезмәттәшләр Россия Хөкүмәтендә дә уңышлы гына эшлиләр, — диде ул.

Япон егете Юто Хишиямага: «Сез татарча татар кешесеннән дә матуррак сөйләшәсез»
Татарстан Президенты белән элемтәгә татар теленнән халыкара олимпиадада җиңгән япон егете Юто Хишияма чыкты. Ул Япониядә татар мәдәнияте оешмасын булдыру тәкъдимен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм Юто Хишияманың татар телендә аралаша алуы белән горурлануын әйтте.

— Сез татарча татар кешесеннән дә матуррак сөйләшәсез. Күп кенә проектлар япон компанияләре белән бәйле. Япон егетләре-кызлары киләчәктә дә татар телен күтәрсә, без аларга ярдәм итәчәкбез, — диде Рөстәм Миңнеханов.

«2022 елда торак очсызланмаячак»

Журналистлар Казанда торак бәяләренең кискен арту сәбәпләре белән кызыксынды. Сорауда фатирлар арзанаймас микән дигән өмет тә сизелә иде.

— Кичә үк аласы иде. Бүген дә алып калырга кирәк, чөнки 2022 елда торак очсызланмаячак. Льготалы ипотека да аерым категория халыкка гына калды. Бәяләр, дөрестән дә, артты. Беренче чиратта, Казанда. Республиканың башка торак пунктларында вәзгыять тотрыклырак.

Казанда бәяләр үсүенең берничә сәбәбе бар. Казан кешеләрне үзенә җәлеп итә. Объектларны алып бетереп баралар. Шушындый бәяләр урнашуына пандемия да сәбәпче булды. Төзелешләрдә эшләгән мигрантлар өйләренә кайтып китте. Калган төзүчеләргә хезмәт хакын арттырырга туры килде. Төзелеш материалларының бәясен дә тотып калып булмады. Монысы дәүләт киңлегендәге мәсьәлә. Салым хезмәте төзүчеләрнең соры схемаларын япты. Төзелешнең кыйммәтләнүе, ахыр чиктә, сатып алучы кесәсенә суга.

Шул ук вакытта, торакка мохтаҗ булган яшь, күп балалы гаиләләргә, табибларга, галимнәргә ярдәм итәргә кирәк. Мәсәлән, перспективалы яшь галимнең монда яшәү урыны юк икән, ул чит илгә дә чыгып китәргә мөмкин. Аңа эш урыныннан булса да фатир биреп торырга кирәк. Дәүләт ярдәменнән башка гына моны тормышка ашырып булмый. Россия Хөкүмәте белән берлектә бу мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кирәк, — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Президенты теләгемне үти дигәч, бик шатландым»

Рөстәм Миңнеханов хәрби танкта йөрергә теләгән 10 яшьлек Камил Петров белән видео аша аралашып алды. Чаллыда яшәүче малай үз хыялын «Теләкләр чыршысы» дигән федераль акция аша юллаган булган. Татарстан Президенты аның теләген үтәде. Камил танкка утырып, әйләнеп килгәнен һәм тиздән атып караячагын әйтте. Рөстәм Миңнеханов Камил өчен экскурсияне оештырган Казан танк училищесы коллективына рәхмәтен җиткерде.

— Мин үскәч танкист яки конструктор булырга телим. Мин танкларны бик яратам. Татарстан Президенты теләгемне үти дигәч, бик шатландым, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Камил Петров. 

intertat.tatar

Просмотров: 767

Комментирование запрещено