2022 елда Ураза гаете 2 майда, Корбан гаете 9 июльдә була, Рамазан 2 апрельдә башлана

1626970189_31-kartinkin-com-p-ramadan-chernii-fon-krasivo-342022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә – 1100, мөселман җәмгыятенең 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә 1400 ел тула. 

2022 ел Россия мөселманнары өчен истәлекле ел булачак: бу елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә – 1100, мөселман җәмгыятенең 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә 1400 ел тула. 2022 елда Ураза гаете – 2 майда, Корбан бәйрәме – 9 июльдә була, Рамазан ае 2 апрельдә башлана.

Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле вакыйгалар ел саен ислам календаре – һиҗри нигезендә билгеләп үтелә. Аның буенча ел исәбе Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә күченгән датадан алып барыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман ай календареның 12 айдан һәм нигездә 354 көннән торуына, кояш елына караганда 10 яки 11 көнгә кыскарак булуын бәйле рәвештә, мөселман дини бәйрәмнәренең көннәре ел саен григориан календарена карап алга күчерелә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 955

Комментирование запрещено