Иске Ярмәк авылының мәдрәсәсе балаларны гыйлем алырга чакыра

I4tSvs-jJAg

Мөмкинлекләре булса, чит авыллардан да килеп укый алалар

Кышкы яллардан соң Иске Ярмәк авылының мәсҗиде каршындагы Якшәмбе мәктәбе мәдрәсәдә балалар өчен дин дәресләрен кабат башлап җибәрәчәк, иншә Аллаһы. Теләге булган балалар сишәмбе һәм җомга көннәрендә төш вакытындагы (өйлә һәм җомга) намазлардан соң килә алалар. Мөмкинлекләре булса, чит авыллардан да килеп укый алалар. Яңа төркем (группа) җыярга да була.

Балалар өчен мәсҗид хисабыннан бушлай төшке аш каралган һәм һәммәсенә дә төрле дини китаплар өләшәчәкбез. Апрель ае башында тырышып укучылар өчен Казан шәһәрендә сәяхәт һәм дини бәйгедә катнашу мөмкинлеге булачак. Уку елы ахырында имтиханнарны уңышлы тапшыручылар өчен кыйммәтле бүләкләр һәм Уфа шәһәренә бушлай сәяхәт оештырылачак, иншә Аллаһы.

Рәхим итегез, көтеп калабыз!

Иске Ярмәк авылы мулласы, Кләүле һәм Камышлы районнары мөхтәсибе Рамил-Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Просмотров: 764

Комментирование запрещено