Карлар ява, ап-ак дөнья,
Чиста күңелләр.
Бу бәйрәмне көтә һәркем,
«Могҗиза», — диләр.
Урамнар да җем-җем килә,
Бизәлде йортлар.
Яңа елны каршы алдык
Бергәләп, дуслар!
Яңа ел — һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Чөнки Яңа ел киче могҗизалар, кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләргә бай.
31 декабрьдә без дә авылдашлар белән клубка «Яңа ел кичәсе»нә җыелдык.
Ярмәк авыл жирлеге башлыгы урынбасары Шәрәфетдинова Фәридә Ядкәровна авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм «Иң матур бизәлеш» бәйгесендә җиңүче Әхмәтовлар гаиләсенә бүләк тапшырды.
Авыл җирлеге депутаты Зәйдуллин Эдуард абый да бәйрәм белән котлап үтте һәм һәрбер бизәлгән йорт хуҗаларына да күчтәнәч эләште.
Яңа ел кичәсе күңелле узды: Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәм белән котлады, күчтәнәчләрен тараттылар. Убырлы бәйрәмне бозарга теләсә дә, Кыш бабай аны тиз «урынына» бастырды. Матур җырлар җырлап, туйганчы биеп, уйнап-көлеп, күтәренке кәеф белән таралышты авыл халкы.
Барлык катнашучыларга, иганәчеләребезгә, аеруча Эдуард Зәйдуллинга, Салават Җәләевкә зур рәхмәтебезне житкерәбез!
Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
* * *
1 января в центре села, рядом с красавицей ёлкой для детей и взрослых была организована новогодняя программа «Новогодний маскарад у Ёлки».
Детишки и взрослые с удовольствием участвовали в новогодней развлекательной программе, в конкурсах, водили хороводы, отгадывали сказочные загадки, демонстрировали свою сообразительность и ловкость в играх.
А в конце мероприятия желающие рассказали стихи Деду Морозу и Снегурочке, за что получили сладкие призы. Все зарядились бодростью и хорошим настроением!
Выражаем благодарность спонсору мероприятия Зайдуллину Эдуарду Карямовичу.
Алия ХАМИДУЛЛИНА, заведующая клубом села Новое Ермаково.
Камышлинский район.
Просмотров: 752