Бергә-бергә гомер иткән чакта…

20200128-bredmel2Бу мәкаләне газетабызның 2022 елгы беренче санының беренче битенә куярга теләгән идем. Ләкин кулым бармады. Чөнки бөтен дөнья шат аваз­лар, якты өметләр белән Яңа елны каршылаганда, төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырасы килмәде. Ә Матбугат көне – ул 13 январьга туры килә. Саны да бит нинди ямьсез. Димәк, бу көнне тормыш гаделсезлегенә зарланып алырга да була.

Хәер, зарланырлыгым юк та бугай. 1992 елда, Рәфгать Нәбиуллович Әһлиуллинның чакыруы буенча Фрунзе ура­мындагы редакциягә килеп кергәндә, миңа нибары 35 кенә яшь иде. Бәлки, яшьлек беләнме, әллә әдәбиятка кү­ңелем тарту нәтиҗәсендәме, махсус белемем булмаса да, машинисткадан башланган карьера баскычлары буйлап бик тиз күтәрелә башладым – верстка һәм дизайн, җаваплы сәркатип, корреспондент, бүлек мөдире… Ә инде беренче баш мөхәрриребез вафат булганнан соң, 2018 елда, баш мөхәррир вазифаларын да үз өстемә алырга туры килде.

Моны мин ни өчен язам, дисезме? Юк, мактану өчен түгел. Газета эшләп чыгаруның бөтен этапларын да үттем, бөтен нечкәлекләрен дә бе­ләм, дип әйтүем генә. Шушы утыз ел эчендә “Самарская газета”, “Телесемь”, “Жизнь”, “Азан” газеталарында эшләп тә тәҗрибә тупларга насыйп булды. Аннары, Рәфгать Нә­биулловичның чакыруы бу­енча кабат кайткач, бай тәҗрибәмне “Бердәмлек” га­зе­тасы белән генә түгел,  Халыклар дуслыгы йортында чыгып килүче күпсанлы милли басмалар: украиннарның – “Проминь”, казахларның — “Ак жол”, азәрбайҗаннарның “Очаг” газеталары белән дә бүлешергә мөмкинлек ачылды. Кирәк булганда, татар телендә сыйфатлы китаплар да бас­тырып чыгара башладык.

Рәхәтләнеп эшләгән ва­ем­сыз елларым Рәфгать Нә­би­улло­вич вафат булгач тә­мамланды. Ул үзе дә буй­сынмаучы кеше буларак, мине дә кемгәдер ярый белергә өйрәтмәде. Киресенчә, үз ка­лыбына сыймаган кеше­ләрне ачуланып, ду китереп ка­бинетыннан куып чыгарган чак­ларны да хәтерлим әле. Ул да, мин дә Советлар Союзында тугангамы, ялагайлану, бай­лардан, хөкүмәттән һәм оеш­малардан, үзебез өчен түгел, газета өчен акча соранып йөрү күңелгә ятмый торган иң начар сыйфатыбыз булып чыкты. Дөрес, редакциядә бөтенләй акча булмаган вакытларда Рәфгать абыебыз, түбәтәен салып, байлардан акча сорарга чыгып китә иде. Күп вакытта күңеле төшеп, ир башы белән елардай булып кайтып керә дә, беркем белән дә сөйләшмичә, көннәр буе хөкүмәткә хатлар яза иде. Алар әле дә сейфында саклана. “Безне, мескен бер татар газетасын, хөкүмәт бюд­жетына алыгызчы, күп тә кирәкми, елына 1 миллион сум гына биреп торсагыз да, эшли алабыз”, — дип, түбәнсенеп яз­ган хатларын укыган саен йө­рәгем кысып куя. Без, халык саны буенча илдә икенче урын­да торган татарлар, эш­ләп то­рып, налогларыбызны тү­ләп тә, хөкүмәт акчасына үз га­зета­бызны чыгара ал­мыйбыз­мени?

Дөрес, өлкә хөкүмәтеннән ярдәм юк дип тә әйтә алмый­быз. Халыклар дуслыгы йортында бушлай өч бүлмә бирелде, телефон, интернет та бушлай, аз булса да, субсидия алып торабыз. Ел ахырына кадәр безгә 300 мең сум җитмәде, киләсе ел акчасыннан алып торырга туры килде. Ун сумы гына җитмәсә дә, исәп-хисап барып чыкмый, моны һәр бухгалтер да әйтә ала.

Шуңа күрә бүгенге көндә инде миңа баш иеп, кул сузып акча сорап йөрергә туры килә. Шушы өч ел эчендә кемгә генә мөрәҗәгать итәргә, кем­нән генә акча сорап хатлар язарга туры килмәде! Быел, мәсәлән, дәүләт депутаты Александр Хинштейнга, Фе­дерация Советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшинга, өлкә губернаторы Дмитрий Азаровка хатлар яздым, милли татар иҗтимагый оешмалары белән берничә мәртәбә очрашып, акча юнәтү турында сөйләштек, Казанда уздырылган татар журналистлары белән очрашу вакытында проблемабызны бөтен дөньяга ишеттердем, “Татмедиа” агентлыгы җи­тәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, өмет­ләндереп, хат язарга куш­кач, анда да җибәрдем. Ләкин аннан да ярдәм булмагач, ахыр чиктә, халыкка мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Әбекәйләрем-бабакай­ла­рым — газетабызның туг­ры дуслары, чын күңелемнән рәх­мәт әйтәм Сезгә! 10 — 15 мең сум пенсия алып яшәүче әби-бабайларыбыз, кем -  100, кем – 500 — 1000 сум җибәреп, 70 мең сум акча җыйдылар.

Тартып-сузып булса да, ти­пографиягә түләргә җитте әле ул. Шуннан татар газетасының кемгә кирәк булуын аңладык та инде – тик халыкка гына! Байларга да, хөкүмәткә дә, хәтта милли оешмаларга да әллә ни кирәгебез юк икән.

Шуңа күрә, һәр яңа елны каршылаганда, күзләребезне ту­тырып, тираж санын кү­зәтәбез. Күпкә төшеп киткән булса, чарасын күрергә туры киләчәк. Ябылуын ябылмабыз, Аллаһы теләсә һәм халык языл­са. Әмма газета битләрен ки­метү яисә аена 1 – 2 номер чы­гарып тору куркынычы да юк түгел.

Шулай да өмет белән яши кеше. Коронавирус, бита­раф­лык чорларын югал­ту­ларсыз үтеп, авыр чакта акча белән дә, яхшы сүз белән дә ярдәм иткән эчкерсез милләттәшләребез өчен тагын да матуррак, төсле һәм бай эчтәлекле “Бердәмлек”не даи­ми чыгарып тору турында хыялланабыз. Ә бүгенге көндә безнең 1825 язылучыбыз бар. Башка регионнардагы та­тар газеталары белән чагыш­тырганда, тираж буенча без уртада барабыз. Менә ка­рагыз: бу яртыеллыкта Уль­ян татарларының “Өмет” га­зетасы — 4700, Төмәннең “Яңа­рыш” газетасы — 2410, Тү­бән Новгородның “Туган як” газетасы — 2240, Оренбургның “Яңа вакыт” газетасы — 1105, Чувашиянең “Вакыт” газетасы 590 данә тираж белән чыгачак. Шу­лай булгач, без бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел әле, ләкин үсәргә дә урын бар. Кабат­лап әйтәм, бөтен өметебез Сезгә, кадерле әбү­нәчеләребез! Үзегез дә язы­лыгыз, башкаларны да үгет­ләгез. Без, “Бердәмлек” га­зетасының өч кешедән торган коллективы, авылларга барып йөри алмыйбыз инде. Шуңа күрә, яңалыкларыгыз булса, оялып тормагыз, кыскача язып, электрон почта адресыбызга җибәрегез. Тема кызыклы бул­са, без элемтәгә чыгарбыз һәм, матур гына мәкалә язып, бас­тырырбыз. Шулай булганда гы­на элемтә икеяклы — сезгә дә, безгә дә файдалы булачак. Сез булсагыз, газета ябылмас. Ә га­зе­тасы булган милләт бердәм яши.

Матбугат көне уңаеннан йөрә­гемнән кайнап чыккан моң-зарларымны Фирдәүсә Кәри­мова язган түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә:

Раббем Аллам, сакла
                          ялгышлардан,
Аралый күр әче сагышлардан.
Усал сүздән, яман күздән
                                       сакла,
Рәнҗешләрдән, кара
                        каргышлардан.
Бергә-бергә гомер иткән
                                       чакта
Дус дип йөргән
            дошманнардан сакла.
Бәндәчелек белән белеп
                                     кылган,
Белми кылган гөнаһлардан
                                          якла!
Мохтаҗларга ярдәм итәр
                                         өчен,
Бир син миңа юмартлыкның
                                      зурын.
Савап гамәл кылыр өчен
                                       җирдә,
Күңелләргә сал син иман
                                       нурын.
Раббем Аллам, тигез гомер
                                   бир син,
Хәләл ашар өчен, бир
                                    исәнлек.
Күп сорамыйм малын, зәкать
                                        биреп,
Тыныч күңел белән көн
                                итәрлек!..

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 821

Один комментарий

  1. Афәрин! Күңелгә үтеп керә торган мәкалә! Алдагы елларда да , Бердәмлек,, газетасының киләчәге өметле булсын иде! Әгәр җирле милли газеталарны яздыручылар, укучылар булмаса, газета редакцияләре ябылачак, ә газетасыз регионнарда яшәүче милләттәшләребезнең ана телләре юкка чыгачак!