«Идел буе халыклары китапханәсе»

inform-otdel-_1_1128 декабрьдә Самараның Ленинградская урамында ре­монттан соң «Идел буе ха­лыклары китапханәсе» ачыл­ды. Губернатор Дмитрий Азаров, дәүләт Думасы депутаты Алек­сандр Хинштейн, Самара шәһәре башлыгы Елена Ла­пушкина, «Самара өлкәсе ха­лыклары берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаев яңа стандартлар буен­ча җиһазландырылган заман­ча китапханәдә беренче кунак­лар булдылар һәм, китапханә залларын һәм экспозицияләрен карап чыкканнан соң, беренче китап сөючеләргә вәкиллек билетлары тапшырдылар.

Җиде ай дәвам иткән мас­штаблы модернизация Вла­димир Путин тәкъдиме бе­лән башланган “Мәдәният” мил­ли проекты кысаларында баш­карылган.

“Идел буе халыклары ки­тапханәсе” хәзер башка ки­тапханәләрдән уникаль ди­зайны белән аерылып тора. Биредә биш үзенчәлекле бүлек эшләнгән. “Волгарядом” әдәби палубасында укучылар уңайлы “каюталар”да, гамакларда ял итә алалар. Китап киштәләре агач корабльләр рәвешендә ясалган.

“Печки-лавочки” дип аталган гаилә почмагында мәгълүмати күргәзмә оештырылган. Бире­дә утырып уку өчен уңайлы кәнәфиләр куелган, фильмнар, спектакльләр карау зонасы булдырылган, өстәл уеннары һәм мастер-класслар үткәрү өчен аерым мәйданчык бар.

«КомпАС» дип аталган ме­диазал да — кечкенә ам­фитеатры, VR-күзлекләр бе­лән җиһазландырылган проек­цион экраны, электрон ре­сурсларга керү урыннары бул­ган үзенчәлекле урын. Анда лекцияләр уку, онлайн һәм офлайн җыелышлар үткәрү, язучылар белән очрашу, китап уку кичәләре үткәрергә уңай.

«Истоки» бүлеге күргәзмә­ләр оештыру өчен җайланган. Анда Идел буе халыкларының көнкүреше, өй кирәк-яраклары һәм кием-салымнары, тарихы, гореф-гадәтләре белән та­нышырга була. Монда Идел буе халыкларының яшәү рә­вешен күрсәтүче, мәкаль һәм әйтемнәрен укырга мөмкинлек бирүче интерактив өстәл урнаштырылган. Әлеге музейда тупланган экспонатларны бер­ничә ел дәвамында китапханә мөдире Галина Малиновская җитәкчелегендәге коллектив җыйган.

«Волжская артель» оста­ханәсендә мастер-класслар, га­мәли дәресләр уздырырга була.

Китапханә фонды 35 мең нөсхә тәшкил итә. Идел буе халыкларының милли тел­ләрендә язылган әдәбият та бар. Яңартылган китапханә кул­ланучылар өчен күптөрле яңа хезмәтләр күрсәтә ала. Монда укучылар электрон ка­талоглардан, олылар һәм балалар өчен электрон ки­тапханәсеннән һәм Президент китапханәсе ресурсларыннан бушлай файдалана алалар, гаилә белән килеп, һәркем өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алырга була.

“Элек мин китапханәләрдә тузанлы китаплар гына була, дип уйлый идем. Ә монда барысы да яңа, заманча. Мон­нан тыш, өстәмә дәресләр, мастер-класслар үткәрелә. Ми­немчә, бу уникаль, хәзерге заман балаларына туры килә торган урын”, — дип тәэсирләре белән уртаклаша 63нче санлы мәктәпнең 5 “Б” сыйныфы укучысы Тимофей Матюхин.

“Без китапханәгә әти-әниләрнең балалары белән килүләрен телибез, һәрберсе монда үзен уңайлы хис итсен, дип тырышабыз. Китапханә балалар һәм олыларның бергә вакыт уздыра торган урынына әйләнер, дип өметләнәбез”, — ди Самараның үзәкләштерелгән балалар китапханәләре ди­ректоры урынбасары Елена Кулензарова.

Яңартылган китапханәне карап, мастер-классларда кат­нашучылар белән ара­лаш­каннан соң, Дмитрий Аза­ров бу зур эшне башкарып чыккан барлык хезмәткәрләргә дә рәх­мәт белдерде. Ул һәм Александр Хинштейн музейга легендар “VEF” радиоалгычы, “Зенит” фотоаппараты һәм со­вет чорындагы чыршы уенчык­лары бүләк иттеләр. Ростислав Хугаев исә китапханәгә “Алтын китап” тапшырды.

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 672

Комментирование запрещено