В год 1100-летия принятия ислама появится русскоязычный вариант онлайн-медресе / Камил хәзрәт Сәмигуллин: Быел рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылачак

778700c45e51dbfee23bdc1351e04738В год празднования 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией всем желающим станет доступен русскоязычный вариант онлайн-медресе. Об этом на профильном заседании оргкомитета в Казанском Кремле сообщил заместитель Премьер-министра РТ, председатель нацсовета «Милли Шура» ВКТ Василь Шайхразиев.

«В рамках празднования 1100-летия принятия ислама пройдет постановка тематических спектаклей, создание цикла фильмов, теле- и радиопрограмм, аудио- и видеороликов, а также создание русскоязычного варианта онлайн-медресе на образовательной платформе medrese.tatar», — перечислил он.

На данный момент действует только татарское онлайн-медресе — это уникальная современная образовательная площадка, которая подняла на новый уровень первую ступень исламского образования в Татарстане — примечетские курсы. 

Онлайн-медресе поможет легко и быстро получить начальное религиозное образование тем, кто проживает вдали от мечетей или по разным причинам не имеет возможности посещать очные примечетские курсы.

tatar-inform.ru

 ***
«Белем бирү ресурсының интернет-платформасы һәм мобиль кушымтасына ихтыяҗ шулкадәр зур булды ки, онлайн-мәдрәсәдә укуга Татарстан һәм Россия халкы гына түгел, БДБ илләре, Европа, Австралия, Америка, Кытайдан да ватандашлар кушылды», — диде мөфти. 
 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, быел рус телендә онлайн-мәдрәсә ачу ниятләнә.

«2021 елның гыйнварында татар телендә онлайн-мәдрәсә ачкан идек. Татарча гына материал бирү кулланучылар аудиториясен киметәчәген аңладык. Ләкин бу белем бирү ресурсының интернет-платформасы һәм мобиль кушымтасына ихтыяҗ шулкадәр зур булды ки, онлайн-мәдрәсәдә укуга Татарстан һәм Россия халкы гына түгел, БДБ илләре, Европа, Австралия, Америка, Кытайдан да ватандашлар кушылды», — диде мөфти Казан Кремлендәге утырышта.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, чаралар исемлегенә рус телендә онлайн-мәдрәсә дә кертелгәнен әйтте.

«Ул проект гамәлгә ашырылгач, дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан миллионлаган рус телле мөселманнар ислам нигезләре буенча дөрес гыйлем ала алачак. ИншаАллаһ, бу төрле радикаль интернет-мәйданчыкларга альтернатива булачак һәм халык арасында дини гыйлемсезлекне бетерүгә ярдәм итәчәк», — дип белдерде Камил хәзрәт.

Мөфти, шулай ук, 1100 еллык кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы оештырылачагын әйтте. 

Просмотров: 786

Комментирование запрещено