Казанның Назарбаев урамыннан баш тартуы Астананы Сөембикәсез калдырмасмы?

назарбаеваКазахстандагы шаукымның бер дулкыны Казанга килеп җитте дияргә тел әйләнми. Башкаладагы Назарбаев урамының исемен үзгәртү турында тәкъдимнәр яңгырый башлады. Берәүләре элекке атамасы Эсперантоны кайтару яклы булса, икенчеләр татар язучысы исемен бирүне алга сөрә. 

2022 елга көтелмәгән вакыйга — тугандаш республикадагы канкоеш вакыйгалар аша кердек. Аллага шөкер, хәзергә Казахстандагы хәлләрнең очы-кырые күренә башлады кебек. Әмма инде хәзер үзебездә — Казанда күрше республикадагы вакыйгаларның йогынтысы сизелә башлады кебек: башкаладагы Нурсолтан Назарбаев урамы атамасын юкка чыгару тәкъдиме белән чыктылар.

Урамның исеме үзгәртелгән очракта, бу бишенче тапкыр үзгәртү булачак дия алабыз. 1940 еллар ахырыннан Эсперанто урамы революционер Андрей Жданов исеме белән йөртелә башлый. Ә 1988 елда урамга Эсперанто исеме кабат кайтарыла. 2015 елда исә Казан үзәгендә яңа урам — Нурсолтан Назарбаев исемен йөртә торган урам пәйда була. Дөресрәге, Эсперанто урамы Назарбаев урамына әверелә.

8 гыйнвар көнне оешма Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин исеменә ачык хат юллады. Хат авторлары «Топонимика турында» гы канун булуны сорый. Аларның сүзләренчә, хәзерге вакытта гамәлдә булган канунның төгәл регламентлары юк, ул бары тик «киңәш» кенә бирә ала, русча әйтсәк, «носит исключительно рекомендательный характер».

 «Безнең элегрәк шундый канун бар иде: аның нигезендә, кеше үлгәннән соң 10 ел узмыйча, аларның исемнәрен урамнарга яки объектларга бирергә ярамады. Әлеге канун 2015 елда да эшләсә, Эсперанто урамына Нурсолтан Назарбаев исеме бирелмәгән дә булыр иде. Вакыт, акча һәр нервылар янга калган булыр иде. Җәмгыять соравы буенча, Татарстан кануннары арасындагы бушлыкны төзәтүне сорап, без Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать белән чыктык», — ди Казан шәһәр Думасы депутаты Альфред Вәлиев.

Коммунистлар кузгаткан эш уңай хәл ителгән очракта, Казанның 1927 елдан бирле Эсперанто исемен йөрткән урам бишенче тапкыр исем алыштырачак дигән сүз. Ул вакытта Казан урамына бу исем эсперанто телен өйрәнүчеләр түгәрәгенә йөрүчеләр тәкъдиме белән кертелгән. Сүз уңаеннан, эсперанто теле — күп милләтләр аралаша алсын өчен XIX гасыр ахырында Польшаның тел белгече Лазар Заменгоф тарафыннан уйлап табылган ясалма тел.

«Балконымда әле һаман Эсперанто язуы»

Эсперанто урамына Нурсолтан Назарбаев исемен бирү вакыйгасы әлеге урамда яшәүче журналист Артур Гафаровның күңелендә мәңгелеккә сеңеп калган. Ул әлеге вакыйгаларның төп фигурасы булды дисәк тә, арттыру булмас. Артур Гафаров 2015 елда урамның атамасын үзгәртүгә каршы булуын белдереп бер кешелек пикетка чыккан кеше. Әлеге хәлләр аркасында ул 7 тәүлек рәшәткә артында да утырып чыга, пикет оештыруда гаепләнеп, саллы гына штрафка да тартыла. «Әле балконымда һаман Эсперанто урамы дигән элмә тактасы тора. Ул ел рәшәткә артында суга тилмереп утырган мизгелләре белән истә калды. Ул вакытта бернинди дә аңлату эше булмады, хакимият вәкилләре белән очрашуларда да сорауларыбызга җавап тапмадык. Шул ук вакытта әйткән идем, әлеге карарның күпмедер елдан соң кабат үзен сиздерәчәген», — дип искә ала ул.

Артур Гафаров 2015 елда Эсперанто исемен яклап калырга теләгән 100ләгән кеше көн саен кичләрен мәктәп янында җыелуын искә төшерде. Халык белән очрашуга Дәүләт Советы депутаты һәм шәһәр мэры да килгән. «Һичьюгы Назарбаевның уңай эшләре, шәхесе турында, кабул итәсе карарның ни өчен кирәк булуын аңлату кирәк иде. Халык фикере дә ишетелергә тиеш. Эсперанто исеме ошамый икән, Софья Гобәйдуллина исемен бирергә була иде. Андый бөек шәхесләр бик күп бит. Ул чакта шулай дөресрәк тә булган булыр иде…» — ди Артур Гафаров. Журналист сүзләренчә, урам исемен алыштырырга теләүчеләр башка урамнарга да, мисал өчен Бауман урамына да тотына ала. Казанда берничә көн булып киткән җинаятьченең исеме башкала үзәгендә, ди ул.

2015 елда Эсперанто урамын Назарбаев итеп үзгәртү әлеге урамнарда яшәгән күпчелек халыкка уңайсызлыклар тудырды, ди журналист. Бу урамда һәрбер кешегә паспортларындагы язмаларга үзгәреш кертергә, фатир докуменларын киредән эшләтергә, пичәт суктырырга туры килгән. Гомумән, кәгазь боткасыннан уздылар дисәк дөресрәк тә буладыр. «Ул вакытта урамдагы асфальтларга Эсперанто дип язып бетерүләре истә калган. Ул урамда яшәүче хезмәттәшләрем кәгазь эшенә артык зарланмаса да, барысы да „Ни өчен?“ дигән сорауга җавап эзләде. Без барыбер урам исемен Эсперанто дип йөртәбез. Назарбаев исеме ул бит кәгазьдә генә калды. Урамга элеккегеге исемен кайтару дөресрәк булыр», — дигән фикерен әйтте Казанда яшәүче Елена Овчинникова.

Урам исемен үзгәртүне сораган хат авторлары фикеренчә, тарихи дөреслекне кайтару кыска вакытлы уңайсызлыкларга караганда өстенрәк. Ягъни урамда яшәүчеләр, кабат паспорт өстәлләренә барып пропискаларын үзгәртергә әзерләр — Эсперанто атамасы гына кире кайтсын.

Хат авторлары киләчәктә әлеге темага аңлату эшләре алып барырга җыенуларын әйтә. «Әлеге тема дөрес итеп яктыртылган һәм аңлату эшләре тиешенчә алып барылган очракта, халык урамның исемен үзгәртүгә риза булачак, чөнки исемне алар үзләре сайлап алу юлын тәкъдим итәбез. Референдум да уздырырга була, чөнки бездә демократия», — ди шәһәр Думасы депутаты Альфред Вәлиев.

Халык исеменнән мөрәҗәгать белән чыккан коммунистларга әле бернинди дә рәсми җавап килмәгән. «Без әле бу юлның башында гына. Хатларны 8 гыйнварда юлладык. Законда каралган вакыт эчендә, яки иртәрәк тә тулы һәм төгәл рәсми җавап алырга өметләнәбез. Әлегә бернинди дә җавап булмаганлыктан, җәмәгатьчелек фикерен тыңлау көне дә билгеле түгел. Шәһәр хакимияте әлеге эшне озакка сузмас дип өметләнәбез», — дип сөйләде Россия Коммунистлары Татарстандагы региональ бүлеге комитетының Беренче секретаре Альфред Вәлиев.

 «Бу мәсьәлә кичектерерлергә тиеш, чөнки Казахстан хәлләре әле тәмамланмады»

Альфред Вәлиев фикеренчә, урамга халык яклап чыккан теләсә-нинди исем бирергә була. Коммунистлар үзләре Жданов исемен кайтару яклы, чөнки ул шәхес заманында И.В.Сталинның фикердәше булган.

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, Казан үзәгендә урнашкан урамга Сталинның фикердәше, репрессияләр белән булган шәхес — Андрей Ждановның исемен берничек тә куеп булмый. Куркыныч шәхес урамга исемен бирүгә лаек түгел, ди ул.

Бөек татар кешеләренең исемнәрен ниндидер тыкрыкларга, шәһәр читендәге урыннарга кушып бетерделәр. Безнең бит топонимик комиссия бар. Анда бит хакимият кешеләре генә түгел, белгечләр дә бар. Шул ук вакытта бу эшче төркем халык тәкъдимнәрен дә карарга тиеш. Ә нәкъ менә әлеге урамга килсәк, аның язмышы бик үзенчәлекле: инде күпме үзгәрде. Инде тагын үзгәртергә телиләр икән, исем халык белән, анда яшәүчеләр белән киңәшләшеп куелырга яки куелмаска тиеш. Казан халкының түгел, нәкъ әлеге урам халкының тавышын ишетсеннәр. Исем куелган очракта да, бөтен Татарстан халкы яраткан исем куела ала. Ләкин бу мәсьәлә кичектерерлергә тиеш, чөнки Казахстан хәлләре әле тәмамланмады, — дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов. 

Тарихчы сүзләренчә, сәясәтчеләр исемнәрен урамнарга кую бик четрекле мәсьәлә. Казахстанның үзендә дә охшашрак хәл булган. Заманында республика җитәкчесе булган Кунаев исемен кайчандыр күккә чөяләр аннары бераздан хурлый башлыйлар, Назарбаев вакытында исемен яңадан торгызалар. Күрше Үзбәкстанда да шуңа охшаш хәлләр булган.

Тарихи шәхесләрнең исемен вакыт бәяләргә тиеш. 10-20-30 елдан соң гына андый кешеләрнең исемнәрен урамнарда мәңгеләштерү дөресрәк тә булыр. Ә мәдәният вәкилләре өчен вакыт аралыгы кыска булса да ярый, чөнки аларның гамәлләре ачык, — дигән фикердә Айрат. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин фикеренчә, ниндидер вакыйгалар аркасында гына урам исемен үзгәртү мәгънәсез эш. Алар бит бу гамәл белән Назарбаевка үз мөнәсәбәтләрен күрсәтмәкче булалар, ди депутат.

Беренчедән, андый кешеләрнең башка эшләре юкмы икән әллә дигән фикер туа. Бу гражданлык активлыгы күрсәтү түгел. Эсперанто урамын кайтару нәрсә бирә? Әгәр дә урамга ерак тарихыбызга караган шәхесләрнең исемен бирү турында сүз барса, ул инде икенче мәсьәлә. Тиктомалдан тема уйлап чыгаралар да, шуны алга сөрәләр. Мин моны мәгънәсезлек дип саныйм. Урам исемен үзгәртү алар өчен хикмәт түгел. Монда сәяси һәвәскәрлек ята. Аларның үз мантыйклары бар әлбәттә, ләкин бу реаль, сәламәт мантыйкка туры килми, — дигән фикерләре белән бүлеште Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин.

«Урам исемен алыштыру мәсьәләсе калкып чыкса, Сөембикә урамын да алыштырыйк диючеләр табылырга мөмкин»

Татарстанның халык шагыйре, моңа кадәр Дәүләт Советы депутаты булган Разил Вәлиев Казандагы бу урамга Назарбаев исемен биргән елларны искә төшерде.

Бездә Назарбаев исемендәге урам барлыкка килүнең тарихы бик кызыклы. Астана шәһәрендә бер зур урамга Сөембикә исемен бирделәр. Бездә Назарбаев урамы барлыкка килү, өлешчә, Татарстандагы казахлар җәмгыяте белән эшләнде, бу шушы елда Астана шәһәрендәге урамга Сөембикә ханбикә исемен бирү белән дә бәйләнгән. Шуңа күрә урамның исемен алыштыру мәсьәләсе калкып чыкса, Сөембикә урамын да алыштырыйк, дип әйтүче кешеләр дә табылырга мөмкин, — дип сөйләде ул.

Разил Вәлиев урам исемен алыштыру белән кызыксынучыларга, иң беренче эш итеп, 1552 елда Казанны алу тарихын өйрәнергә киңәш итә. Аерым алганда Казанга рус гаскәрләре бәреп кергән урам атамасы тарихы белән.

— Элек Проломная урамы дип аталган, бүгенге көндә ул Бауман исемен йөртә. Бауманның Казанга бернинди катнашы юк. Шушы урам Сөембикә — ханбикә исеменә лаек, шуның белән шөгыльләнсеннәр иде, — ди шагыйрь. 

Шагыйрь урам исемен алыштыру эшен ашык-пошык эшләмәскә кирәк дигән фикерен җиткерде.

Татарда бик акыллы бер әйтем бар. Сабыр төбе — сары алтын. Мондый эшләрен бу бик җитди эш. Бу илләр белән илләр арасында, халыклар белән халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр белән бәйле. Шуңа мондый эшләрне ашык-пошык эшләргә ярамый. Казахстанда да Назарбаевка каршы кешеләр дә күп, Назарбаевны яклаучылары да күп. Шуңа күрә бер якның күңеле булса, икенче якның хәтерә кала ала. Бик уйлап эшләргә кирәк. Казах халкы белән безнең татар халкы бик якын халык. Аларның да фикерләрен белергә кирәк. Әзрәк бу вакыйгалар суынсын әле, урынына утырсын. Кем гаепле, кемнең нәрсә эшләгәнен ачыкласыннар әле. 

Дөресен генә әйткәндә топонимика комиссиясе тиешенчә эшли димәс идем, таләпчәнлек җитми. Анда нинди генә урамнар юк. Әзрәк кенә җитдирәк кирәк, бу бит тарих, бу мәңгелеккә калачак. Атлаган саен урам исеме алыштыру һич кенә дә безне бизәми. Булды инде андый хәлләр. Чаллы шәһәрен Брежнев та дип куштырдык, яңадан кире кайттык, андый юлдан бармаска кирәк, — дигән фикерләр җиткерде Разил Вәлиев. 

Шәриф Камал исемен тәкъдим итәләр

Әлеге бәхәскә татар тарихында эз калдырган шәхесләрнең туганнары да кушылды. Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның туганнары рәсми хат белән чыккан. Мөрәҗәгать Татарстан Хөкүмәте, Дәүләт Советы һәм мәдәният министры исеменә юлланган. Казанда Шәриф Камал урамы булса да, хат авторы Нәфис Байгилдиев моның белән килешми, чөнки ул тимер юл янындагы бәләкәй генә урам.

— Шәриф Камал исемендәге урамны берәү дә белми. Чит ил кешеләре исеме булганчы, үзебезнең халык өчен тырышкан кешенең исеме кала уртасында булырга тие. Халык Шәриф Камалның кем булуын, аның әсәрләре белән күбрәк кызыксына башлар иде. Ул урынга үзебезнең исем кирәк, — дип сөйләде Нәфис Байгилдиев.

Аның сүзләренә караганда, гаилә бүгенге көндә рәсми җаваплар һәм аңлатмалар көтә. Киләчәктә әлегә нинди адымнар булачагы турында әле берни дә әйтеп булмый.

Рәсми җавап

Казан шәһәре мэриясе 12 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, шәһәр мэры исеменә ике мөрәҗәгать килгән. Берсе шәһәр Думасы депутатыннан, икенчесе бер физик заттан. 

Урамның исемен үзгәртү бу урамда яшәүчеләр һәм юридик затларның бөтен документларын үзгәртү ихтыяҗын тудырачак. Моңа исә, өстәмә вакыт һәм акчалар сорала, дип җавап биргән башкала мэриясенең матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Нурсолтан Назарбаев исемен йөртә торган урамның исемен үзгәртү буенча Топонимика комиссиясе утырышы көтелми. Утырыш булган очракта, комиссия тарафыннан барлык теләк-тәкъдимнәр дә каралачак. 

intertat.tatar

Просмотров: 752

Комментирование запрещено