Татарстан хакимияте Җәмигъ мәчете төзелеше урынын билгеләде

41CE0EA2-760A-470A-A6EF-7954E87BD198_w1023_r1_sҖәмигъ мәчетен Казан Кремленең каршы ягында Казансу елгасы ярында төзергә телиләр.

Татарстан хакимияте якынча Казанның яңа Җәмигъ мәчете төзелеше урынын билгеләде — аны Казан Кремленең каршы ягында Казансу елгасы ярында төзергә телиләр. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә XIII Гайдар форумы кулуарларында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«[Мәчет төзелеше өчен урын] якынча билгеле. Без җир участогын формалаштырабыз. Казансуның каршы як ярында, географик яктан, анда метро, күренеш әйбәт. Әмма безгә килешү процедурасын узарга кирәк», — диде Татарстан Президенты.

Казан Җәмигъ мәчетенә беренче таш салу Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның расланган планына кертелде. Узган ел тиешле федераль оештыру комитетын җитәкләүче РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин шундый тәкъдим кертте.

Элегрәк республика җитәкчелеге Казанның Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс үткәрергә җыенган иде. Бина 10 меңгә якын дин тотучыны сыйдырыр дип планлаштырыла.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында, 2021 елның язында мәчет төзелеше өчен оптималь урын турында җәмәгатьчелек фикер алышуы башланды, дип искәртте.

«Мәчет бер генә очракта да ызгыш предметы булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта теләсә нинди вариант бар кешене дә 100 процентка канәгатьләндермәячәген аңларга кирәк», — дип белдергән иде ТР Диния нәзарәте рәисе. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 577

Комментирование запрещено