Исәнмесез, хөрмәтле «Бердәмлек» газетасы редакциясе. Сезне Яңа 2022 ел белән тәбрик итәм. Эшегездә, тормышыгызда уңышлар, нык исәнлек, үзегезгә дә, газетага да озын гомерләр телим.
Мин сезгә үземнең бик чибәр һәм уңган күршем турында язам.
Камышлы районының Балыклы авылында яшәүче гади колхозчылар Галимулла абый белән Зәкия апа гаиләсендә 1951 елда икенче бала булып кыз бала туа. Безнең «Ак әбиебез» — Мәшүдә әби аңа Зөбәрҗәт дип исем куша.
Сигезенче сыйныфны тәмамлаган кыз, комсомол юлламасы буенча, Тольяттига китә, төзелеш краны машинисты һөнәрен алып, АвтоВАЗны, балалар хастаханәсен төзүдә катнаша. Кичке мәктәптә укып, урта белем ала, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Намуслы хезмәте өчен 1991 елда «Всесоюзный ветеран труда» исеменә лаек була, өлкә президиумы советы тарафыннан медаль белән бүләкләнә һәм 50 яшендә лаеклы ялга чыга.
Без Зөбәрҗәткәй белән күршеләр. Аның ике кызы, ике оныгы бар. Кызлары һәм кияүләре һәрвакыт кайтып, хәлен белеп, булышып торалар. Зөбәрҗәт уңган, ачык йөзле, кешелекле, күркәм кеше. Бәйрәмнәрдә сәхнәдә күбәләктәй очып бии дә, матур итеп шигырьләр дә сөйли. Барлык авылдашлары, күршеләре белән яхшы мөнәсәбәттә яши. Өй тирәсе ялт итеп тора, бакчасында, тәрәзә төпләрендә аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра.
2021 елда Зөбәрҗәт Галимулла кызына 70 яшь тулды. Шул уңайдан без - сеңелләрең, апаларың, күршеләрең, сине чын күңелдән тәбрик итәбез. Зөбәрҗәт, Ходай сиңа нык исәнлек-саулык, гомернең озынын бирсен. Мәңге бәхет-шатлыкка күмелеп яшә. Без, күршеләрең, сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Син — молодец! Балаларыңның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен сиңа Ходай!
Иң изге теләкләр белән ЗӨЛХӘБИРӘ, ГӨЛЧИРӘ, РАИЛӘ һәм барча якыннарың.
Балыклы авылы - Тольятти шәһәре.
Просмотров: 647