Кайсы авыл яхшырак бизәлгән?

тигр2Менә Яңа ел бәйрәмнәре шаулап-гөрләп узып та китте. Күпчелек халык инде искечә Яңа елны да каршылады һәм, бизәгән чыршыларын алып, гирляндаларын икенче Яңа ел­га кадәр җыеп куйды. Ә менә бәйрәмчә бизәлгән йортлар, урамнар һәм учреждениеләр әле озак вакыт бәйрәм төсен саклар.

Камышлы районында Яңа елны каршылау буенча авылларны бизәү конкурсы игълан ителгән иде. Быел Ис­ке Ярмәк авылына 285 ел ту­лу уңаеннан Чулпан, Яңа һәм Иске Ярмәк авыллары хал­кы, Мәдәният йортлары хез­мәт­кәрләре, администрация, мәк­тәп, медицина пунктла­ры, Социаль ярдәм күрсәтү үзә­ге һәм кибет хуҗалары җиң сыз­ганып эшкә керештеләр. Күп тә үтмәде, авылларыбыз ал­лы-гөлле җемелдәп торган утларга күмелде. Район­нан килгән җә­мәгать советы әгъзалары авыл­ларыбыз­ны карап чыкты­лар һәм җиңү­челәрне бил­ге­ләделәр.

Беренче приз Чулпан бистәсендә — Раил һәм Әлфия Габидуллиннарга, Яңа Яр­мәк­тә — Рәфис һәм Гөлшат Әх­мә­товларга, Иске Яр­мәктә Малик һәм Роза Била­лов­ларга, Айрат һәм Гөлнара Әх­мә­дуллиннарга бирелде. Икенче урынны — Фәнис һәм Резидә Кали­муллиннар, Гөл­нара Вәлитова һәм аның уллары бүлештеләр. Динар һәм Резедә Га­­ри­повлар, Мәхмүт Хәбиров һәм Гөлчирә Ва­гыйзова хуҗалыклары өчен­че урынга лаек булды.

Ки­бетләр буенча «Ассорти» кибете бизәлеше аталды, ә оеш­малар арасында Социаль ярдәм күрсәтү үзәге җиңүче дип табылды.

Аерым хуҗалыкларга кил­гәндә, Фәһим һәм Римма Әх­мәтҗановлар өе каршын­да пәй­да булган арыслан сыны ба­рысын да шаккатырды. Аны кияүләре Илсур Шаһитов бик оста итеп ясаган. Шулай ук “Лас-Вегас ял итә” конкурсын­да – Фәридә Мостафина,  “Олы яшь комачауламый” кон­кур­сында  — Гомәр Гайсин, “Күб­рәк булса, тагын да яхшы­рак” конкурсында — Фәридә Гыйлаҗева, “Бергәлектә көч” номинациясендә — Марат Хәй­руллин, “Яшел матуркай” кон­курсында  Хәнәфиевлар гаи­ләсе приз алу бәхетенә иреште.

Камышлы районы буенча беренче урын Иске Усман авылына бирелгән булса да, икенче урынны алган искеярмәклеләр артык кимсенмәделәр, киләсе Яңа ел бәйрәменә тагын да яхшырак итеп туган авылларын бизәргә сүз куештылар.

“Авылны бәйрәмгә әзер­ләүдә катнашкан барлык авылдашларга да рәхмәтләребезне белдерәбез”, - дип яза ватцаптагы Иске Ярмәк төркемендә җирлек башлыгы Минсәет Шәй­хетдинов.

«Бердәмлек».

Просмотров: 769

Комментирование запрещено