Милли театрларның нинди уртак проблемнары бар һәм аларны ничек хәл итеп була

8F96B0C8-3B13-40C9-B159-A471CDA55569_cx0_cy5_cw0_w1023_r1_sРусиядә милли театрлар берләшмәсе булдырылды. Аңа Татарстан һәм Башкортстан театрлары да кергән. Милли театрларның нинди уртак проблемнары бар? Матди ярдәм театр эчтәлеген контроль итүгә китермәсме? Белгечләр белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

Гыйнвар башында Карелия милли театрында Русиянең 30дан артык театры Русия милли театрлары берләшмәсен булдыру турында килешү имзалады. Мондый тәкъдим белән Петербурда урнашкан Русия милли драматик театры сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин чыккан. Аның фикеренчә, бу милли театрлар берләшмәсе күптәннән борчыган проблемнарны хәл итәргә ярдәм итәчәк, «театраль телне яңарту эше» нәкъ милли театрлардан башлана ала, дип саный ул.

Берләшмәнең инде шактый киң планнары да бар. Алар арасында кайбер кызык тәкъдимнәр:

  • милли театр вәкилләре өчен техник менеджмент җәйге мәктәбен оештыру
  • Казандагы «Нәүрүз» фестивале кысаларында мәгариф програмын үткәрү
  • милли театрларының уртак онлайн-спектаклен булдыру
  • төрле театрларның копродукциясе проектын ясау
  • 2022 елда Петербурда Татарстан һәм Якутия милли спектакльләрен күрсәтү

Милли театрлар берләшмәсен барлыкка китерү чарасында Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә булды. Татарстаннан дүрт театр: Камал театры, Кәриев театры, Әлмәт һәм Буа театрлары катнашса, Башкортстаннан берләшмәгә биш театр керде, алар арасында Нур татар дәүләт театры да бар.

Азатлык Әлмәт театры мөдире Фәридә Исмәгыйлова, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов белән сөйләшеп бу берләшмә турында фикерләрен белеште, милли театрларның беренчел нинди проблемнарын хәл итәргә кирәклеге турында сорашты.

«Милли театрларның иң зур проблемы: яшьләрнең туган телләрен оныта баруы»

Әлмәт татар дәүләт драма театры мөдире Фәридә Исмәгыйлова сүзләренчә, бу берләшмәне булдыру омтылышы инде күптән булган, пандемия аркасында ул берничә тапкыр кичектерелгән. Яңа оешма милли театрларда нинди кызыклы спектальләр куелуы, нинди хәрәкәтләр баруын күреп, өйрәнеп торырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный ул.

Русия халыклары театрларының уртак тенденцияләре, уртак проблемнары бик күп

— Русия халыклары театрларының уртак тенденцияләре, уртак проблемнары бик күп. Милли мәдәниятне саклап калу, аны алга таба үстерү, яшь тамашачыларны театрга җәлеп итү, драматургия үсеше – менә болар барысы да уртак мәсьәләләр. Үзара аралашып, без тигез хокуклы булганыбызны, тәңгәл килүебезне яхшы күрә алабыз, — дип сөйләде ул Азатлыкка.

Исмәгыйлова фикеренчә, берләшмәнең эшчәнлеге өметле күренә, гастрольләр, уртак продукция ясау, милли театрларга режиссерлар әзерләү, «Нәүрүз» фестивалендә җәйге програм оештыру, театр хезмәткәрләре белемен күтәрү кебек тәкъдимнәр бик урынлы. Берләшмәнең милли театрларга грантлар аша финанс ярдәм оештыру тәкъдимен исә ул иң файдалы тәкъдимнәрнең берсе дип атады.

Әлмәт театры Русиядә иң хөр фикерле театрларның берсе, кайбер темага куелган спектакльләр – батырлык

Финанс ярдәм булу очрагында, бу кемнеңдер фикерен, идеологиясен алга сөрү булмаячакмы дигән сорауга Исмәгыйлова катгый юк диде. (Псков театры мөдире Дмитрий Месхиев милли театрларга финанс програм булдыру өчен «Бердәм Русия» белән сөйләшүләр алып барачагын әйтте — ред.). Әлмәт театры Русиядә иң хөр фикерле театрларның берсе, кайбер темага куелган спектакльләр – батырлык, дип әйтте ул. «Кемнеңдер шул рәвешле сәясәтне үткәрү башыма да сыймый, алай дип уйламыйм», ди ул.

— Милли театрлар җитәкчеләре белән сөйләшкәндә безнең уртак фикеребез һәм борчыган мәсьәләбез – яшьләрнең туган телләрен оныта баруы, бу барлык милли республикаларда да зур проблем. Удмуртиядә дә шул, Мордовиядә дә шул, хәтта Хакассиядә дә шул ук мәсьәлә. Тел мәсьәләсе – барыбызны да борчыган иң зур куркыныч. Әлегә яшь буында туган телендә яхшы сөйләшкән актерларны табу кыен түгел, бездә татар телен үлеп яраткан яшьләр дә бар, тик киләчәктә бу проблем да булырга мөмкин, әлегә беркем белми. Бәлки, кискен борылыш булыр, кем белә.

Урыс мәктәбен тәмамлаган шәһәр баласы тырыша-тырыша татарча сөйләшә, ул инде авыл татарчасы түгел, шәһәр татар мәдәнияте вәкиле

Соңгы берничә елда шуны күзәтәм, мәктәпләрдә татар телен укыту проблемыннан соң ниндидер «кире процесс» башланган кебек. Мин үзем гаҗәпләнеп күргән хәл: урыс мәктәбен тәмамлаган шәһәр баласы тырыша-тырыша татарча сөйләшә, ул инде авыл татарчасы түгел, шәһәр татар мәдәнияте вәкиле. Шуңа киләчәктә хәл төрлечә була ала, монда фаразлар төрлечә. Шәһәр татар мәдәниятен формалаштырган очракта, безгә халык та күбрәк килер, яшьләр дә милли мәдәнияткә тартылыр дип уйлыйм. — диде Фәридә Исмәгыйлова.

Аның сүзләренчә, башта ул чарага шикләнебрәк барган, «ни булыр икән, файдасы булыр микән» дигән фикерләр белән юл тоткан. Тик утырыштан соң ул башка рәвешкә кергән, барысы да талпыну хисен кичергән, бергәләп утырып аралашканнар, планнар-хыяллар белән уртаклашканнар. «Бу берләшмә мине илһамландырды, өметем бар», дип сөйләде Әлмәт театры мөдире Азатлыкка.

«Без телебезне, мәдәниятне таныту өчен аз эшлибез. Чаралар күбрәк булырга тиеш»

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, мондый берләшмәгә ихтыяҗ күптәннән булган, милли театрлар вәкилләре аның турында күптән сөйләп, хыялланып килгән. Узган ел берничә театр җитәкчесе күрешеп, бу берләшмәгә инде нигез салган булып чыга, дип ул. Төп максатны ул милли театрларының бер-берсе белән аралашу, элемтә булуында күрә.

— Төрки телле театрлар болай да үзара аралаша, бездә «Нәүрүз», «Бердәмлек» фестивальләре бар, ел саен җыелабыз, без элемтәдә. Йошкар-Олада фин-угыр театрлары җыела, алар үзара аралашса, төрки театрлар белән аралашу мөмкинлеге юк. Әле бит Кавказ театрлары да бар, аларның кайберләрен күргән дә юк. Русиядә милли театрлар күп, барлыгы 80гә якын. Без беркайчан да рәсми рәвештә болай бергәләп җыелмадык.

Милли театрларга матди яктан ярдәм итә алган програмнарны булдыру кирәк

Бу берләшмәне оештырган Валерий Фокинның сүзе үтә, аны Путин да белә. Шуңа күрә ул милли театрларны күтәрә торган, матди яктан ярдәм итә алган програмнарны булдыра алса, бу бик уңай булыр иде. Беренче чиратта, берләшмәгә хәзер акча проблемнары турында уйларга кирәк, чөнки нигез булу кирәк. Әйтик, Камал театрының шартлары шактый яхшы, ул фестивальләр кабул итә ала, ләкин барлык милли театрларның мондый мөмкинлекләре юк, уртак чаралар, фестивальләр, үзара гастрольләр вакытында аларга финанс яктан да ярдәм кирәк булырга мөмкин. Беренче чиратта, сүз сәхнә, ут, тавыш кебек техник мәсьәләр турында бара, — дип аңлатты Игъламов Азатлыкка.

Милли театр иҗат белән генә шөгыльләнми, ул милләтне, халыкны даими рәвештә агарту эшләрен алып барырга тиеш, үз кысаларында күргәзмәләр дә, концертлар да, белем бирү чараларын да үткәрергә тиеш, бу заманча театрга таләп. Заманча милли театрга барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк, дип саный театр тәнкыйтьчесе.

Сәясәтчеләр, җитәкчеләр милли телләргә игътибарны арттырса, уңай үзгәрешләр була ала

— Милли театрларның киләчәге, яшь тамашачыларның киләчәктә спектакльләргә йөрү мәсьәләсе бик шомлы, борчылу уята. Ләкин бу проблемны театр әһелләре генә, театр берләшмәләре генә хәл итә алмый. Моны сәясәтчеләр, җитәкчеләр хәл итәргә тиеш, алар милли телләргә игътибарны арттырса, тел мәсьәләләренә «лобби» булса, уңай үзгәрешләр була ала. Милли театрлар исә мәдәниятне популярлаштыра гына ала. Татар мәдәниятенең никадәр бай мәдәният булуын белеп, без аны күрсәтәбез. Безнең миссия дә шул: нинди булса да, мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны киң халыкка күрсәтү. Балалар китап укымый икән, ул театрга бара ала, монда ул әдәбият, мәдәният белән таныша ала.

Татарлар турында әйтә алам, башка республикаларда хәл тагын да начаррактыр, без бик аз эшлибез. Без телебезне, мәдәниятне күбрәк таныту өчен аз эшлибез, әдәби тәрҗемәләр аз әзерлибез. Чаралар бар, юк түгел, ләкин алар җитми, күбрәк булырга тиеш дип саныйм. Кинематограф та үсәргә тиеш, интернетта да безнең турында мәгълүмат күп түгелдер. Бәлки, телләр белән хәзерге вазгыять парадоксаль рәвештә үзгәрер, яхшыга борылыр дигән өметтә яшисе генә кала.

Нияз Игъламов фикеренчә, Милли театрлар берләшмәсенең күп кенә проблемны чишү, эшләү мөмкинлекләре бар, эшләргә генә кирәк. Оешманың Русия югары җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар, төрле фестивальләр, кооперацияләр үткәрергә мөмкин, сөйләп кенә түгел, эшләп атарга гына кирәк, ди ул. Еш кына театрлар үз проблемнары турында сөйләргә дә курка, бу очракта курыкмаска, проблемнар, борчыган мәсьәләләр турында төрле урыннан ачыктан сөйләү мөһим, дип саный театр тәнкыйтьчесе.

Соңгы ике елда Камалда ниндидер резонанслы спектакль булмаган, ә Әлмәттә, Буада булган

— Вазгыять бик тиз үзгәрә. Без Камал театры дип мактарга күнектек, тик инде икенче ел кече татар театрлары да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, Буа, Әлмәт, яшьләр театры Камал театрыннан өстенлек ала дип тә әйтер идем. Бу бүгенге көннең күрсәткече, лидерлыкка күп театр дәгъва итә. Соңгы ике елда Камалда ниндидер резонанслы спектакльләр булмаган. Гафури башкорт театрында да булмаган. Ә Стәрлетәмакта, Әлмәттә, Буада булган. Бу – сәнгать, бу – иҗади иреклек. Кече театрга кайчак хәтта җиңелрәк тә була ала, алар төрле режиссерлар белән дә эшли ала, тамаша чыгымы да азрак. Шуңа милли театрларның хәле дә бик тиз үзгәрергә мөмкин, шартлар да үзгәрергә мөмкин, — ди Игъламов.

* * *

Милли театрлар берләшмәсен оештыру чарасында аның шурасы да сайланды. Ассоциация шурасына Камал театры сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, Гафури исемендәге башкорт театры мөдире Иршат Фәйзуллин да керде.

azatliq.org

Просмотров: 539

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>