Татар җәмәгатьчелеге КФУ ректоры итеп кемне күрергә тели?

5536644dc5938c7e725d00920ab731b7[1]Казан федераль университетына тиздән яңа ректор билгеләнергә тиеш дигән сүзләр куера башлады. Татар зыялыларыннан ректор вазыйфасына нинди кеше туры килүе, ул кайсы мәсьәләләргә аеруча игътибар итәргә тиешлеге турында сораштык. 

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров 1990нче еллар азагында кеше үтертүдә гаепләнеп кулга алынса да, суд карары булмады әле. Ә мәгълүмат чараларында университетка тиздән яңа җитәкче билгеләнәчәк дигән хәбәр таралды. Дөреслеккә туры киләме ул, юкмы, әлегә рәсми мәгълүмат юк.

«Яңа ректор билгеләнгән очракта, ул нинди сыйфатларга ия булырга һәм кайсы мәсьәләләргә аеруча игътибар итәргә тиеш?» — дигән сорау белән, «Интертат» кайбер татар зыялыларының фикерен барлады.

«Татар кешесен куя алмасак — бу безнең көчсезлек булып кабул ителәчәк»

Васил Гайфуллин, профессор, 1990-1996 елларда Татарстан мәгариф министры:

— Казан дәүләт университеты федераль университетка әверелгәч, аның ректоры «Без Татарстан вузы түгел, Россиянеке» дигән сәясәт алып барды. Бу бер дә әйбәт булмады. Мәсәлән, миңа бу ошамый. Бездә татар дәүләт университеты юк бит. Федераль университет киләчәктә шуның вазыйфасын да үтәсә, әйбәт булыр иде. Мин шул турыда уйлыйм. Аның ректоры итеп татар кешесеннән куйсалар, әйбәт булыр иде. Татар кешесен куя алмасак — бу безнең көчсезлек итеп кабул ителәчәк.

Мәгъзүм Сәлахов бар иде. Ул начар булмады бит. Шундыйны тагын берне табарга кирәк. Университетта андый кешеләр бар. Ректор булырлык конкрет кешене әлегә әйтә алмыйм. Моны ныклап уйларга кирәк. Ректор, беренче чиратта, галим булырга тиеш. Икенчедән, татар җанлы булсын. Күңеле, җаны белән татар булсын. Формасын гына китереп йөри торган кеше кирәк түгел. Булдыклы, дәрәҗәле, кая барса да сүзе үтә торган кеше кирәк.

«Татар халкының мәдәнияте, теле үсешенә файда китерә торган кеше кирәк»

Рүзәл Йосыпов, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, 1986-2002 елларда Казан педагогика университеты ректоры:

— Университет ректоры буларак татар халкының мәдәнияте, теле үсешенә файда китерә торган кеше кирәк. Милләтне үстерүдә югары уку йортының бөтен мөмкинлекләре бар. Федераль университет Россиянеке дип кенә милләттән читләшергә тиеш түгел. Татарстан да Россиянең бер өлеше бит. Элеккеге ректорның юнәлеше дөрес түгел иде. Татар белгечлекләрен киметә башлагач, җәмәгатьчелек ризасызлык белдерде. Аларга җавап итеп, ул: «Татар теле өчен Татарстан акча бирсен», — дигән акылсыз фикер әйткән иде.

Педагогика университеты да Россия акчасына эшләде. Без бит рәхәтләнеп ике телдә укыттык. Татарстан өчен русчаны да, татарчаны да яхшы белүче күп белгечләр әзерләдек. Бу безнең бурыч иде.

Университет Казанда урнашкач, Татарстан халкына да хезмәт итәргә тиеш. Ул Император университеты булып исәпләнгәндә дә татар халкына әзме-күпме файда китергән. Мәсәлән, Карл Фукс татар этнографиясен өйрәнгән. Ул хәтта татарча белгән, диләр.

Татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирүне җанландырып җибәрергә, бу юнәлешкә күбрәк студент алырга кирәк. Башка факультетларда да татар телен сөйләм дәрәҗәсендә белерлек итеп укытырга мөмкин. Элеккеге ректор татар журналистикасын бөтенләй бетерде. Ул елына кимендә егерме татар журналисты әзерләргә тиеш иде.

Яңа ректор өстән куелган бурычларны болай да үтәр, ләкин без аннан татар халкына файда китерүне таләп итәргә тиеш.

«Казан федераль университеты Шәрыкны өйрәнү үзәге дә булырга тиеш»

Илдар Габдрафиков, Тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр Академиясенең Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре:

— Галим буларак, университет турындагы яңалыклар белән кызыксынып барам, ректор тирәсендәге хәлләрдән хәбәрдар.

Казан федераль университеты татар телен һәм әдәбиятын үстерү белән генә чикләнмичә, Шәрыкны өйрәнү үзәге дә булырга тиеш. Шәрык илләре мәдәнияте, телләре Казанда да өйрәнелмәсә, кайда өйрәнелер иде? Казан университеты бу юнәлештә лидер булырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шәрыкны өйрәнү үзәге Казанда булса, ил өчен дә, татарлар өчен дә бик файдалы булыр иде.

Ректорга килгәндә, беренче чиратта, ул мәгарифне, фәнне үстерергә, галимнәргә эшләргә, студентларга укырга уңайлы шартлар тудырырга, иң яхшы белгечләрне җәлеп итәргә тиеш. Көнбатыш илләрнең телләрендә дә белем бирүне күздән ычкындырмаска кирәк. Чит телләрдә белем бирә алмаган югары уку йорты бүгенге көндә артка тәгәрәргә дучар була.

Казан федераль университеты Казанның, тулаем алганда, Татарстанның индикаторы булып тора. Аңа карап, яшьләр республиканы алга киткән төбәкме, яшәү өчен яхшы урынмы, дип фараз йөртә.

«Башкортстан татарлары арасыннан күп балалар Казан университетларына укырга бара»

Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле:

— Университет федераль статуста булгач, Казан исемен йөрткәч, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен дә мөһим уку йорты булып санала. Башкортстан татарлары арасыннан бик күп балалар Казан университетларына, шул исәптән федераль университетка укырга бара. Без, әлбәттә, Казан федераль университетның дөньяда танылган уку йортлары исемлегенең югары урынында булуын телибез.

Университетның Исламны өйрәнү үзәге эшчәнлеге белән мин якыннан таныш. Соңгы арада анда иске татар китапларын цифрлаштыру буенча зур эш алып барылды. Бу эш дәвам итсен иде. Казан университеты студентлар укыту урыны гына түгел, беренче чиратта, ул фән үзәге. Татар телен, әдәбиятын өйрәнү фәнни югарылыкта дәвам итсен иде. Милләтебез өчен дә, илебез өчен дә файда китерсен иде.

Ректор урыны — бик дәрәҗәле вазыйфа. Тәҗрибәле җитәкче, галим, киң карашлы дәүләт кешесе булсын иде. Татарстан җитәкчелеге федераль үзәк белән уртак тел табып, бик яхшы, дәрәҗәле кеше куячакларына шигем юк.

«Энгель Фәттаховны, яисә шуның кебек кешене куйсыннар иде»

 Тәлгать Әхмәдишин, милли активист, җәмәгать эшлеклесе:

— Мәктәпләрдә татар телендә белем бирә алырдай укытучылар җитми. Яңа ректор бу мәсьәләгә төптән карарга тиеш. Ул әхлак ягыннан югары дәрәҗәдәге, таләпчән җитәкче булырга тиеш. Казан федераль университеты җитәкчесе итеп Энгель Фәттаховны, яисә шуның кебек кешене куйсыннар иде. Гомумән, дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр арасында чын милли җанлы җитәкче буларак мин шуны гына беләм. Энгель Нәвапович ярдәме белән Чаллының бер генә гимназиясендә булса да татар телендә укыту торгызылды. Аңарчы Чаллыда бер генә чын татар мәктәбе дә калмаган иде. Җитәкчеләрнең күбесе телдән бик оста сөйли дә, конкрет эш башкармый. Энгель Нәвапович сүзен дә әйтте, эшләде дә. Аның характерында үҗәтлек, таләпчәнлек бар. Университетка да шундый үҗәт кеше кирәк.

«Илшат Рафкатович тарафыннан бик күп эшләр башкарылды»

Энгель Фәттахов, Актаныш районы башлыгы, 2012-2018 елларда Татарстанның мәгариф һәм фән министры:

— Казан федераль университеты заманында император исемен йөрткән, зур тарихка ия булган югары уку йорты бит инде. Аның ректоры фән кешесе дә, хуҗалыкны алып бара белә торган оештыручы да, шул ук вакытта халыкара киңлектә танылган шәхес тә булырга тиеш. Аның Татарстан Республикасын да яхшы белүе мөһим.

Соңгы елларда Илшат Рафкатович тарафыннан бик күп эшләр башкарылды: университетның абруе үсте, матди-техник база ныгытылды, яңа лабораторияләр ачылды. Татарстан хөкүмәте белән берлектә педагогик кадрлар әзерләү буенча да зур эшләр башланып киткән иде. Яңа ректор килсә дә, бу юнәлешне дәвам итәр дип өметләнәм. Дөресен әйткәндә, федераль вузлар республика, ил язмышын хәл итә торган уку йортлары инде. Ректор шушыны тоеп, университетның исемен җисеменә туры китерерлек итеп эшләсен иде.

«Мәктәпләрдә музыка фәнен, сәнгать дәресләрен алып барырлык укытучыларны университет әзерләргә тиеш»

Эльмира Галимова, композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр иҗаты кафедрасы мөдире:

— Федераль университет бик күп институтларны үз эченә ала. Ул төрле тармак буенча кадрлар әзерли. Мәсәлән, университетта булачак химиклар да, филологлар да, укытучылар да, инновацияләр буенча белгечләр дә, сәнгать әһелләре дә белем ала. Шулкадәр зур структураны алып барырга төрле яктан белеме, саллы нәтиҗәләре булган шәхес кирәк. Ул фән өлкәсендә дә зур нәтиҗәләргә ирешкән булырга тиеш. Яңа ректор мәдәниятне, сәнгатьне яхшы аңлый торган кеше булсын иде, чөнки сәнгать һәм мәдәният — милләтебезнең йөзе. Күпкырлы талантлы шәхесләр республикабызда бар, ләкин күп түгел. Җитәкчелегебез бу мәсьәләдә дөрес фикергә килер.

Мин үзем музыка һәм театр юнәлешендә озак еллар эшләгәч, шул яклап фикер йөртергә мөмкинлегем бар.

Заманында Педагогия университеты аерым статуска ия булган югары уку йорты иде. Хәзер КФУ әлеге уку йортын үз эченә алды, ләкин музыка сәнгатен өйрәнү, музыка фәннәрен укытырлык укытучылар әзерләү күләмен чикләде. Шул сәбәпле музыка укытучыларын әзерләүгә зыян салынды, мәктәпләрдә кадрлар кытлыгы сизелә башлады.

Бөтен балалар да Консерваториядә укый алмый. Гомумән, мәктәпләрдә музыка фәнен, сәнгать дәресләрен алып барырлык укытучыларны университет әзерләргә тиеш. Яңа ректор шушы юнәлешкә дә игътибар итсен иде. 

intertat.tatar

Просмотров: 730

Комментирование запрещено