«Зыя Ярмәки — Тукай замандашы, Тукай «иркәсе»

Зыя-ЯрмэкиҮткән гасыр ахырында Та­тарстанда «Габдулла Тукай» эн­циклопедик сүзлек-белешмәсе тө­зелә һәм басмага тапшырыла. Сүзлек төзү буенча төркем җи­тәкчесе булган әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, Татарстанның атка­зан­ган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Рәмиев якташ-шагыйребез Зыя Ярмәки иҗаты белән таныша һәм 1997 елда «Зыя Ярмәки — Тукай замандашы, Тукай «иркәсе» дип аталган язма бастырып чыгара. Бу мәкаләне укучыларыбыз игъ­тибарына Зыя Ярмәки иҗатын өйрәнүче һәм саклаучы Иске Яр­мәк авылы мәчете имамы Габдулла Мөхәммәткәрим тәкъдим итте.      

1912 елгы бер шигырендә Зыя Яр­мәки болай дип язган иде:

Кер вә таплардан агардым мин хәзер

                                          бер кош кеби,

Ялтырарга уйлыймын күктә матур

                                           йолдыз кеби;

Күп авырлыкларга, әнкәй, түзде

                                бәбкәң җилкәсе –

Шул ачы яшьләр, әни, итте Тукай

                                                    иркәсе.

Егерменче гасыр башы әдәби мирасын, аеруча җәүһәргә тиң әсәрләрен татар җәмәгатьчелегенә, әдәбият сөю­челәргә кайтару буенча башкарылган эш-гамәлләр, бер караганда, шактый гына булып күренә. Тик шулай да бу дәвернең шигъри хәзинәсе инде тулысынча барланган, объектив бәясен алган дияргә иртә әле. Йөздән артык шагыйребезнең, чын шигырь язу­чыларыбызның каләменнән чыккан тез­мә әсәрләр әдәбиятчы га­лим­нә­ре­без­нең игътибарыннан читтә кала килә, укучыларга җиткерелми.

Зыя Ярмәки әдәби мирасы да шундыйрак язмышка очраган әдип­лә­ре­бездән. Заманында (1966 елда), бик күп­тән дисәк тә ярый, Абдулла Гомә­рев тарафыннан төзелеп, профессор Мөхәммәт Гайнуллинның кереш сүзе һәм аның ук мөхәррирлегендә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Ак каен» исемле китабы 61 шигырьне эченә ала. Боларның да кырыгы гына 1917 елга тикле язылганнардан. Йөз еллык юбилеена да яңартылган басмасы чыгарылмады. 110 еллык юбилее да тын гына үтеп китте. Әдәбият тарихчылары да Зыя Ярмәкинең иҗат юлын махсус алып тикшерергә ашыкмыйлар әле.

Егерменче гасыр башы татар лирик поэзиясенең күләмле җыентыгын (аны антология дияргә дә ярыйдыр кебек) төзүче буларак, ошбу юллар авторына күпләгән татар шагыйрьләре әсәрләре арасында Зыя Ярмәкинекеләре белән дә танышырга, азмы-күпме тормыш һәм иҗат юлын өйрәнергә туры килгән иде.

Әхмәтзыя — әдипнең метрика дәф­тәрендә теркәлгән исеме шундый. Туу (1887 ел, 21 гыйнвар) урыны — Самара губернасының Богырыслан өязендәге Иске Ярмәк исемле татар авылы (хәзер Самара өлкәсенең Камышлы районына керә). Бу гүзәл табигатьле төбәк татар әдәбиятына Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим кебек күренекле әдипләрне бирде, Габделҗәббар Кандалый һәм Хәдичә Сөнгатьзадә (Шаммасова) дә элеккеге Самара губернасыннан бит.

Иске Ярмәк, шагыйрь үзе дә язуынча, табигатьнең гаять матур, әкияти почмагына урнашкан: өч яклап Сок елгасы белән уратып алынган, ә бер тарафта — урманлы Юкәле тау. Иртә-кичләрен сайрап, «чыр-р иттереп җанга җайлы тавыш салган» сандугачлары дисеңме, Сок суында балык тотулар, сулышлар капканчы коену-йөзүләр, «су өстеннән җәйпәк таш атулар», авылның Сабантуйлары, атлар саклап болынында кунулар дисеңме — болар барысы да Зыя Ярмәкинең хис дөньясын табигатькә бик тә якынайткан, аны табигать җырчысы, табигать матурлыгына сизгер иҗатчы итеп тәрбияләгән. Атаклы шагыйребез Сәйфи Кудаш юкка гына аны «матурлык җырчысы» дип атамады ләбаса.

Зыя Ярмәкинең нәсел башы Казан артындагы Сасна авылына (хәзерге Балтач районында) барып тоташа. XVIII гасырда булса кирәк, чукындыру афәтеннән качып, бу авылның Габделҗәлил атлы татары, өч ир баласын ияртеп, Иске Ярмәк тирәсенә килеп чыга. Балаларының берсе — Габделнасыйры, үсеп җитеп, бераздан бу авылның имамы булып хезмәт итә башлый. Анысының улы — Галәветдиннән туган Шәйхетдин — Зыя Ярмәкинең (фамилиясе — Насыйров) әтисе була да инде. Шәйхетдин дә озак еллар буе авыл имамы вазифасын башкарган. Әхмәтзыя исә — аның ишле — сигез балалы гаиләсендә алтынчы бала.

Әхмәтзыя, башта үз авылларының мәхәллә мәктәбендә сабак ала, аны тәмамлагач, заманасында әтисе, соңрак агалары да укыган Чистай мәдрәсәсенә озаталар. Яңа башланып киткән XX гасыр җилләре үзгәрешләр, реформалар, инкыйлаби күтәрелешләр ягына исә. Шәкерт халкы да, уянып, мәд­рә­сә­ләрдә яңа заманга яраклырак итеп укытуны таләп итә башлый. Чистай мәд­рәсәсеннән мондый хәрәкәткә кушылган алты шәкертне куып та чыгаралар. Зыя Ярмәки шуларның берсе була. Туган ягына кайтырга мәҗбүр булып, ул ике ел якындагы Камышлы авылында балалар укыту белән шөгыльләнә. Чистайда алган белеме белән канәгатьләнмәгән Зыя Уфа шәһәренә юнәлә. Ә монда Зыя Камали җитәкләгән, дан-шөһрәте шактый еракларга таралган «Галия» мәдрәсәсе эшләп ята. Ул өйдән, гаиләсеннән бернинди дә ярдәм алмыйча укый, җәйләрен, башка аңлы татар шәкертләре кебек, казакъ арасына чыгып, балаларга сабак бирә, билгеле ки, кышлык сәрмая туплый.

Зыя Ярмәки лирик шагыйрь булып 1912 — 1913 елларда таныла. Эс­тәрлетамак, Уфа һәм Оренбург шә­һәрләре татар матбагаларында аның дүрт китабы — «Күрсәтәм», «Той­гы­ларым», «Яшьлек дәртләре», «Әдә­бият гөлләре» басыла. «Шура», «Вакыт», «Тормыш», «Аң» кебек газета һәм жур­нал битләрендә дә чыгыш ясый. Әсәрләре Галимҗан Ибраһимов, Мө­хетдин Корбангалиевләр төзегән уку китапларында, төрле дәреслекләрдә дә урын ала.

Зыя Ярмәки шигърияткә килеп кер­гән чор — 1905 — 1907 елларда өстен чыккан публицистик ялкын, риторик пафос инде сизелерлек кимеп барган, кешенең, шәхеснең катлаулы рухи дөньясын, хис-кичерешләрен сурәтләүгә игътибар шактый дәрәҗәдә арта төшкән замана. Аның әсәрләрендә дә радикальлек — иҗтимагый гаделсезлекләргә нәф­рәтләнеп, үтә бер кискенлек белән каршы чыгу, байлык һәм ярлылыкны антитеза рәвешендә сурәтләү күзгә бәрелеп тормый. Әмма бу сүзебездән яшь шагыйрь тирә-юньдәге хәлләргә битараф булган икән дип аңлашылмасын. «Теләнче», «Замана голәмаларына», «Ял­ганлыйлар» кебек шигырьләрендә таш күңелләргә, «милләтеннән мал җыеп корсакны» тутыручыларга карата Зыя Ярмәкинең нинди позициядә торуы, демократлыгы, гади халыкны яклавы ачык гәүдәләнгән. Шагыйрьнең мондый шигырьләре, әйтергә кирәк, бүгенге заманга да аваздаш. Шагыйрь чынбарлыкны, мохитны романтикларча, идеал яктылыгына куеп карый, лирик геройларның рухи дөньясын дулкынландырган саф хисләрне, теләк-омтылышларны җыр­лап чыга.

Зыя Ярмәки иҗатында, профессор Мөхәммәт Гайнуллин язганча, сөю-мәхәббәт лирикасы да зур урын алып тора. «Яшьлек дәртләре» дигән китабы исә бөтенләе белән интим хисләрне чагылдырган әсәрләрдән гыйбарәт.

Октябрьдән соңгы матбугатта Зыя Ярмәкинең исеме бөтенләй диярлек күренми. Болганчык чынбарлыкта үз-үзен табалмыйча тынып калганмы ул, әллә моңа башка бер җитди сәбәп булганмы? Истәлекләреннән күренгәнчә, Октябрьгә кадәр беркадәр вакыт, әтисе Шәйхетдин муллалыгын ташлагач, ул үз авылларында мулла булып тора. Һәм бу нәрсә бераздан аңа зур комачаулык ясый: яңа хакимият ияләренең басымы астында аңа матбугатта юл бикләнә, мәҗбүри рәвештә диярлек иҗаттан читләштерелә. 1918 елда Богырыслан укытучылар хәзерләү курсларында укытучы булып эшли, чехлар килгәч, качып ятарга да мәҗбүр була. Зыя Ярмәкинең 1931 ел сентябреннән соңгы гомере Үзбәкстан Республикасы белән бәйләнгән (Н.Думави, З.Бәшири, З.Сәгыйдә, Г.Сәгъдиләрне дә сыендыралар үзбәкләр, тугандаш халыклар, рәхмәт аларга!). 1935 елдан 1953 елгача, пенсиягә чыкканчы, ул Фәрганә өлкәсенең Ташлык район советында җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире булып эшләгән.

Матбугатта чыгыш ясау мөмкинлеге чикле булуга карамастан, үткән га­сырның 20 — 30 елларында да, соңрак та иҗатка омтылган Зыя Ярмәки, 1924 елда “Авыл күренешләре” дигән поэма язып, аны Мәскәүдәге СССР халык­лары Үзәк нәшриятына җибәреп тә карый, ләкин кулъязма кире әйләнеп кайта. Шул ук чорда — “Тормыш сызыклары”, ә 1949 елда “Ай кызы Зөһрә” поэмалары иҗат ителә, 1947 елдан соң шактый гына лирик шигырьләр дә языла.

Күп гасырлык әдәби-мәдәни мирасыбызны барлаганда, Зыя Ярмәки иҗаты да игътибардан читтә торып калмасын иде.

 

(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенә материаллар. — Казан: ТаРИХ, 2004. — 111 б.)

Мәүлид төнендә

(Балалар өчен “Мәүлид хатирәләре” исемле җыентыктан алынды, җыючысы — Шакирҗан Сәгыйди, Хөсәен Хөсәенов китапханәсе, Ырынбург 1912 ел)

Кышкы төн, тынлык, суык, тик
                                                  ярты ай
Ак көмеш төсле нурын шәп чәчрәтә,
Җир йөзе бар җиһанга йомшак
                                                йәм белә
Елмаеп, белмим нидер зарыгып көтә.
 
Уйга чумган: киң басу, урман, ялан,
Җилбәзәк тезгән агачлар йәм коча,
Кайда йәш көмеш бөртекләре,
Ай нуры берлә уйный тулып оча.
 
Тезелешеп киң күктә йолдызлар ята,
Хак көче ачкан караңгылык
                                              пәрдәсен
Күк ишекләре ачылган барсы да.
Хак кабул итсен ятимләрнең
                                                 яшен,
Дөньяда калсын диеп чынлык кына.
Бер Ходайның “Кәгбә”сен пакь көч коча,
Бер дә шиксез изге җанлар, аңлагыз
“Мәккә” өстендә бөтен ак нур оча.
Күз салсаң, сиңа бер “сер” сөйли
Бар мөселман шатлыгы “Мәүлид”
                                                       төне. 

Пәйгамбәр туды

Җир йөзенә ай калыккан, нур чәчелгән
                                                көн бүген,
Мәңге бәхет тәхетенә юллар
                                ачылган көн бүген!
Дөньяда вәхшәт вә золмәтләр
                            бетеп, хаклык килеп,
Барча батыл тетрәгән, потлар
                                егылган көн бүген!
 
Җирләр, урманнар, болыннар гөр килә
                                       шатлык белән,
Сайрый кошлар, сандугачлар яудыра
                                        тәсбих бүген!
Якты кояш җир йөзенә сиптереп
                                         куйган нурын,
“Тугъды хаклык, килде шатлык”ны
                              сөйли һәркем бүген!
Безгә бәйрәм, безгә шатлык,
                          безгә нур килде бүген!
Безгә гыйлем, безгә хаклык,
                      безгә нам тугъды бүген!
Яшәсен ул гали зат намы тәмам
                                        шәүкәт белән,
Яшәсен ислам, мөселманнар тәмам
                                       гыйззәт белән!

Су керергә

Көн кызу, су керергә, су керергә!
Кычкырып балалар чабалар,
Йөзәләр, уйныйлар, су сибешеп,
Тирәндин таш чумып алалар.
 
Җитезләр, иртәрәк чыгып судан,
Киенгән, утырган, җайланган.
Бер ялкавы шунда да соңга калган,
Көләләр… – ыштаны бәйләнгән.
 
Чыгарга ирек бирми бер усалы,
Коенгач килә дә су майлый,
Башкалар киенгән,
                            җылынганлар,
Моңарга су эче уңаймы?
Тагын да барсы да тезелешеп,
Комлыкта кызынып яталар,
Кайсылар, су өстен
                             салмаклатып,
Ярышып җәйпәк таш аталар.
 
Җәй көне кызулар шулай үтә
Өендә, кызыкта сафада.
Балалар суга агып китмәсен диеп,
Аналар җәй буе хафада…
 
Рәсемдәге балага

Әйдә, иркәм, атланып чап, алдагы
                                         “ак юл” белән,
Ак бәхеткә илтүче, керсез, таза пакь
                                                юл белән;
Күзләрең чагылмасын иркәм мәгариф
                                                    нурына.
Атла тизрәк, әйдә иркәм шул таза,
                                        пакь юл белән,
Чыкма шул юлдан, бала, бәхетең
                                  кояшы, шул кояш,
Шул кояш нур бирмәсә, нур бирми
                                           безгә кояш…

Зыя ЯРМӘКИ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 792

Комментирование запрещено