Яңа елда — яңа концерт

ИделГадәттә Яңа ел бәйрәмнә­ре январь аеның уртасына — Яңа елны иске стиль календаре буенча каршы алуга кадәр дәвам итә. 15 январьда Самараның «Заря» мәдәният сараенда уз­ган концерт Яңа елны каршылауга багышланган чараларга нокта куйды дисәм, ялгыш булмас.

Без, Самара өлкәсендә яшәү­че күпмилләтле халык­­лар, бөтен бәйрәмнәрне бер­гәләп, кү­мәкләшеп уздырабыз, күр­ше халыкларның гореф-гадәт­ләренә, мәдәниятенә зур хөр­мәт белән карыйбыз. Шуңа күрә бер сәхнәдә төрле милләт ансамбльләре чыгыш ясау — Самара тамашачысы өчен гадәти күренеш.

15 январьда узган «Снежная песня» дип аталган концертта да «Заря» мәдәният сарае каршында эшләп килгән 10 коллектив катнашты — Россиянең атказанган коллективы «Грация» эстрада бию ансамбле, «Самар-Ен» чуваш җыр һәм бию ансамбле, «Ноктюрн» академик җыр коллективы, «Кече Ватан» рус халык хоры, «Людмила» хатын-кызларның камера хоры һәм башкалар. Күп кенә конкурслар һәм фестивальләр лау­реаты — Мидхәт Әминов җи­тәкчелегендәге «Идел» татар эстрада җыры ансамбле тырышлыгы белән оештырылган тамашаны карарга бик күп халык җыелды. Кар-буранлы, салкын көн булуына карамас­тан, залның Роспотребнадзор рөхсәт иткән 50 проценты тулы иде.

Тәҗрибәле иҗади коллек­тивлар әзерләгән номерлар хәт­та иң таләпчән тама­ша­чы­ның да күңел кылларын тиб­рәндерә алдылар. Һәр­бер ансамбль икешәр номер күр­сәтте. Программага халык җыр­лары да, заманча бию­ләр дә, опера җырлары да кер­телгән иде.

«Идел» коллективы тәкъ­дим иткән ике номер да попурри жанрында башкарылды. Бе­ренче булып сәхнәгә ан­самбльнең солисты Илдар Хә­кимянов чыкты. Ул рус һәм та­тар телендә башкарган такмак­лар тамашачылар күңеленә бик хуш килделәр, хәтта кушылып җырладылар. Татар һәм рус халык көйләреннән торган музыкаль-инструменталь тез­мәдән соң да зал озак алкышлады.

- Афишада «Рождественский концерт «Снежная песня» дип язылган булгач, концертка күбесенчә рус халкы җыеласы билгеле иде. Шуңа күрә номерларыбызны башка милләт халык­ларына да аң­ла­шырлык, аларда да кызыксыну уятырлык итеп әзерләргә тырыштык. Без татар халык җырларының милли бизәген, моңын алгы планга куярга тырышабыз. Шул ук вакытта татар халык җырларын нинди генә рәвештә эшкәртсәк тә, алар үз йөзен, мәгънәсен, миллилеген югалтмаска тиеш, — ди ансамбльнең җитәкчесе Мидхәт абый Әминов. — Безнең артистлар фонограмма ди­гән нәрсә белән мавыкмыйлар. Сәхнәдән яңгыраган чис­та, моңлы тавыш, Эльвина Хәлимуллинаның саксофоны, теләсә нинди милләт тамашачысын да таң калдырып, гашыйк итә бугай. Менә бүген дә артистларыбызга кушылып, кайсы утырган килеш, кайсы сикереп торып, тыпырдап биеп тә алдылар, такмакларга кушылып көйләделәр дә.

Башка милләт халыклары татар халык җырларын, музыкасын шулай җылы каршы алганына мин бик шат. Аллаһыга шөкер, нинди генә милләтара чарада катнашсак та, рәхәтләнеп, горурланып үз телебездә җырлыйбыз, милли биюләребезне биибез. Туган телебезнең тирәнлеген, матурлыгын башкаларга да танытырга тырышабыз.

«Идел» артистлары Лилия һәм Миләүшә Хәлимуллиналар кебек үз балаларында милли үзаң тәрбияләүче аналар, Алинә һәм Айгөл кебек татар җанлы яшьләребез булуына, Салават, Илназ, Эльвина, Алсу, Самир кебек талантлы артистлар үсеп килүенә мин чиксез шатмын һәм рәхмәтлемен, - ди Мидхәт әфәнде.

 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ  фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 705

Комментирование запрещено