«Бердәмлек» озак еллар яшәсен иде

Безымянный31«Бердәмлек» редакциясендә эшләүче кызларны, газета укучыларын, редакция эше тукталмасын өчен тырышкан, ярдәм иткән дусларыбызны, шул исәптән үземне дә, авылдашларыбызны, күршеләремне, туганнарымны, балаларымны Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Яңа елда һәрбарчабызга исәнлектә-саулыкта, матур итеп яшәргә язсын Ходаем. Алдагы елларда да безне куандырып, язмышларыбызны матур итеп, газетабызны бастырып торуыгызны теләп калам.


Мин тумышым белән Похвистнево районы, Гали авылыннан, соңгы 30 елда Богырыслан шәһәрендә яшим. Монда «Бердәмлек»не яздырып булмый. Үзе исән чакта миңа газетаны әткәй яздыра иде, мин алып китеп укый идем. Хәзер Самарада яшәүче улым Азат яздыра. Миңа газетаны җыеп алып кайта. Улым минем Тольяттида яшәүче абыемны да газетага яздырды.

«Бердәмлек»не шулкадәр яратып укыйм. Саимә апа Морзаханованың мәкаләләре бик ошый миңа. Әле генә аның безнең күршеләр — Маннановлар гаиләсе турында язган статьясын сөенә-сөенә укып утырдым.

Татар телендә чыккан газеталар югалмасын иде. «Бердәмлек» озак еллар безне сөендереп торсын иде. Ә безгә аны исән-сау булып укырга язсын иде Аллаһы Тәгалә.

Мәдинә БАҺАУТДИНОВА.

Богырыслан шәһәре, Оренбург өлкәсе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 872

Один комментарий

  1. Ничаклы тиражы бугенге кондэ сон??