Бай табигатьле хезмәт батыры

Наби Нуретдинов“Батыр” сүзен телгә ал­ганда, күз алдыма, ирек­сездән, коеп куйган кебек таза гәүдәле Нәби абзый Нуретдинов килеп баса. Ул Кошки районының Иске Җүрәй авылында туып-үскән һәм үз гомерендә шунда яши. Күп Сабантуйлары батыры булса да, ул гади, тыйнак, әдәпле һәм гадел кеше. Ярдәм яисә киңәш сорап килгән кешене беркайчан да борып җибәрми, игътибарсыз кал­дырмый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Бәлки, хәзерге буталчык заманда андый ке­шеләр юк, диючеләр дә та­былыр. Бәхетебезгә, бар икән шул әле андыйлар да. 

Башка күп яшьтәшләренеке кебек, Нәбинең дә әтисе сугышта һәлак була. Әнисе берүзе биш баласын үстереп, аякка бастыра. Кияргә булмаганда, җитен тукып, ыштан-күлмәк тегеп кидерә, ашарга булмаганда, черек бәрәңге һәм алабута ипие салып, тамакларын туйдыра. Нәбинең укырга теләге зур булса да, аңа бер класста берничә ел утырырга туры килә, чөнки кыш көне өстенә һәм аягына кияргә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә йөри алмый.

Нәби абзый кебекләрне хәзер “Сугыш балалары” дип атыйлар. Әйе, кырыс чор балалары булсалар да, алар корычтай нык, каты буынлы кешеләр. Тормыш аларны каты иттереп изде, бәлки шуңадыр да алар тыныч холыклы, бай табигатьле хезмәт батырлары булып үстеләр. Нәби кебек, әле буыннары да ныгымаган балаларга бөтен авырлыкларны үз җилкәләренә алырга, күп эшләргә туры килсә дә, тау­шалып яткан илне, хәрәбәләр хәленнән торгызып, аякка бас­тыра алдылар. Тугыз яшеннән башлап җитмеш ике яшенә кадәр эшләсә дә, хәзер сиксән өч яшендә булган баһадир исән-сау, туган авылында гөр­ләп яшәп ята.

- Нәби абзый, авы­лы­гыз­дагы бөтен халык Сезне хөрмәт итә, дип беләм. Моның сере нидә? Физик яктан таза булгангамы?

- Мин үз гомеремдә юк-барга бәйләнеп, гаугалашып йөрмәдем. Аллаһыга шөкер, авылдашлар белән бердәм булып, ярдәмләшеп, дус һәм тату яшибез. Авырлыклар алар кешеләрне берләштерә генә. Кемгәдер ярдәм итә алсам, күңелем ниндидер канәгатьлек таба. Рәхмәт сүзләре ишетсәм, көне буе куанып, рухланып йөрим. Һәр эшкә дә күңелемне биреп эшләргә тырышам. Яздан — тракторда, көзен — комбайнда, ә кышын фермада эшләгәндә, һәрчак  зур җаваплылык тоеп башкара идем һәм беркайчан да сынатмадым…

Авыл кешесе – ул бит киңкырлы хезмәт иясе. Мал асрауның да, җир эшкәртүнең дә нечкәлекләрен кечкенәдән өйрәнеп, эштә чыныгып үсә. Чәчү һәм урып-җыю вакытлары аеруча зур җаваплылык таләп итә. Элек хәзерге кебек технологияләр дә, техника да юк иде. Механизаторларга кырда тәүлекләп, керфек тә какмыйча, эшләргә туры килә иде. Дөрес, төрле кешеләр була. Мәсәлән, бервакыт минем белән янәшәдә сөрүче тракторист черем итәргә дип кенә яткан иде, төне буе йоклап чыкты. Ә мин бертуктамый сөрдем дә сөрдем һәм тиешле җиде гектар урынына унсигез гектар сөреп ташлаганмын. Иртән учётчик килгән: “Нишләргә, хәзер норманы арттырып, тариф ставкасын киметергә туры килә бит!” – дип, аһ итте. Шулай итеп, минем эшнең яртысын йоклаган кеше исәбенә язарга туры килде. Мондый хәлләргә, орден-медальләрнең башкаларга бирелүенә мин тыныч карарга тырыштым, гаугалашып йөрмәдем. Аллаһыга шөкер, исәнлекне мул биргән, һәр эшне батырып, җиренә җит­кереп эшләргә хәл керткән. Шуннан ямь һәм тәм табып яшәдем.

- Яшь чакларыгызны хә­зерге заман белән чагыш­ты­рып ни әйтә аласыз?

- Без үскәндәге вакытларны мин сагынып искә алам. Без авырлыкларны бергә җиңеп, тапкан малыбызның кадерен белеп, ирешкән уңышларга куанып яшәдек. Кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак иде. Авыл халкы бер гаиләдәй дус һәм тату яшәде. Кызганыч ки, хәзер ул тату заманнарны сагынып сөйләргә генә калды. Халык бер-берсеннән читләшеп, бикләнеп яши, чит-ят кешеләр диярсең. Дустанә мө­нәсәбәтләр сүрелә, туганлык җепләре какшый бара шул.

- Һәр ир бала кечкенәдән таза, көчле, гайрәтле булырга тырыша. Бала чактан яры­шып, көч сынашып үсәләр. Әтәчләнеп китеп, чынлап то­рып сугышкан вакытлар булдымы?

- Беренчедән, без үскәндә көчне кая куярга дип аптырау юк иде. Безнең иң зур хыялыбыз – туйганчы ипи ашау һәм авыр эштән ял итү иде. Шулай да, яшьлек үзенекен итә, сугышкан чаклар булгалады. Тик үч, усаллык саклау юк иде. Бәхәсләшеп, тарткалашып алсак та, шундук дуслаша идек.

Ә инде үсеп җиткәч, Сабантуйларында көч сынаша башладык. Минем батыр булып чыккан чакларым күп булды, — дип хатирәләргә бирелә әңгәмәдәшем.

- Милләтебезнең терәге булган өлкән буын кешеләре китү белән бергә татарлык рухы да сүнә бара сыман. Аларның тормыш тәҗрибәсе, гаделлек, акыл тирәнлеге, яшәүнең кадерен белү, киләчәкне кайгыртып яшәү урынына нинди кыйммәтләр килер, дип фикерлисез?!

- Кызганыч ки, хәзерге вакытта авылны берләштереп, эш белән тәэмин итеп торган колхозлар таркалды. Чарасызлыктан халык аптырап калды. Өстебезгә ишелеп төшкән бәладан котылу юлларын эзләү, берләшеп, киңәшеп киләчәкне кайгырту урынына халык таркауланды, дошманлык көчәйде. Хәзер инде авыл картайды да. Буш өйләр торган саен арта бара. Яшьләр шәһәрләргә китә. Алар арасында үзләре туып-үскән авылның киләчәген кайгыртучылар бөтенләй күренми, — дип ачынып сөйли хезмәт ветераны.

Соңгы елларда Иске Фәй­зулла (Иске Җүрәй) авылының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында китап язу юлында актив эшчәнлек алып барыла. Һәр нәрсәгә аек фикере булган Нәби абзый да авторларга зур ярдәм күрсәтә. Һәр башлангычта да якты йөзле, чиста күңелле һәм гадел кешеләр алар — Ватан сугышы һәм перестройка арасында яшәгән совет кешеләре.

БезымянныйНаби Нуретдинов

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 810

Комментирование запрещено