Исемең  синең билгеле түгел, әмма батырлыгың  мәңгелек!

tvOS_iP7O7sСугыштан  кайта  алмаган Әбүгали абыебыз турында…

9 Май  — безнең  халык өчен иң  кадерле  һәм  данлы  бәйрәм. Авыр  сынау елларында  әтиләребез, бабаларыбыз, ир-егетләребез, кыю  хатын-кызларыбыз явыз  дошманны   җиңеп, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калдылар. Җиңүнең  бәясе  зур  булды. Сугыш  безнең халыкка  котычкыч  сынаулар  алып  килде, яу  кырында  миллионнар ятып  калды.

Әйе, Бөек  Ватан  сугышы  иң  каты, иң явыз, иң  афәтле  сугыш  булды  шул…

…Безнең Әбүгали  абыебыз  Яңа Ярмәк авылында гомер кичергән Ярулла бабабыз  белән  Гөлмафа  әбиебезнең  бишенче  баласы  булып дөньяга  килә, аннан соң  Сабир абый  туа.

Ата-инәгә  нинди  куаныч: алты сабый (Галия әбиебез, Сахибә абыстай, Әхмәтгали, Әхмәтвәли, Әбүгали һәм  Сабир  абыйлар). Гаилә ишле: балалар, кайнана-кайната, үзләре  — ун җан.

Бик тә уңган, киң күңелле, мәрхәмәтле  була  Кафия  төбе, усал  исеме дә йөреткәннәр  әле. Усал  булмый  ни, күпме  тырышырга кирәк бит. Булдырырга, ашатырга, киендерергә…

«17  сыерыбыз  бар иде», — дип сөйләде әбиебез. Йөз  баштан  артык  сарык  җенесе генә  булган, атлары  — уннан артык. Чәчә  торган  җирләре  дә байтак була. Таңнан таңга ялгап  эшләгәннәр. Төпләре  белән  — Мансур  мишәрләре.

Артык  булдыклы  булсаң да бит яратмыйлар. Усал булып кул кушырып утырмаганнар шул: чәчесе-урасы, көлтә-көлтә  ясап  киптерәсе. И-и-и, Ходаем, эшнең  очы-кырые  да  юк. Алай  да  сукранып,  тик  тормаганнар. Һәркемнең эше билгеле  булган. Берсе  маллар  караса, икенчесе башка эшләрне  башкарган…

«Ярты  авыл  ялланып эшли иде», — дип сөйли иде әби. Тамак  хакына. Ялкаулар  инде, «алма пөш,  авызыма  төш»  дип  ятучылар. Алай да бик күп  халык  безнең  әбиләр  кебек уңган  булганнар. Үз көннәрен  үзләре  күргәннәр. Шулай  итеп тормыш  тәгәрәп аккан…

…Егетләрнең барсы да  армия  сафларында  хезмәт  итеп  кайталар. Әбүгали  абый  армиягә  соңрак  китә. Укып  йөри. Хезмәткә ул Монголия  якларында  урнашкан Харавар  станциясенә  барып  эләгә. Менә  1941  ел  килеп  җитә. Әбүгали  абзый  үзе  теләп Бөек Ватан  сугышына  китә.

1941  ел. Солдатларны   Белорусиягә алгы  фронтка  җибәрәләр. Сугыш  яшь  егетләрне   бомба   яудырып   каршылый.  Абыйны  көнчыгыш   фронтының  артеллерия  дивизиясенең  гвардия укчылар  полкына  билгелиләр. Ул  авылларны-шәһәрләрне немец  фашистларыннан азат  итүдә катнаша. Ныгып  та бетмәгән  егет  авыр  кул  пулеметын  асып,  сугышчан  дуслары белән  Алма-Ата, Минск, Прага  һәм  башка шәһәрләрне коткара.

Аз  гына  буш вакыты булса да, тиз  генә  авылга -  әти-әнисенә  хатлар  яза. Кайчан, кайда, нинди бәрелешләрдә  катнашканын  бәйнә-бәйнә  тәсвирлый.

1945 елның  март аенда Смоленскидан Әбүгали абыйның  соңгы  хаты килә. Шуннан  элемтәләр  өзелә…

…Гөлмафа әбибез  сугыштан  кайтмаган  улы  өчен  елый-елый  сукырая. «Әбүгали  бик  йомшак күңелле иде», дип сөйли иде әбиебез. Әнисенең уң кулы да, сул кулы да булып  үскән ул. Кирәк  икән — сыер сауган, сөтне аерткан, май ясаган. Почмакта  мәш  килеп,  әнисенә  бәрәңге  әрчешкән, аш пешерешкән, савытларны юышкан. Малайлар  кырда  эшләсә,  анда   да элгергән. Әтисе  ат җигә  башласа, анда да  карап  тормый, тиз генә  камытларын  кидерешкән, дилбегәләрен тарткан. Менә  шундый  белдекле  бала  була  ул  Әбүгали  абыебыз  безнең!

Сугыштан  кайта  алмаган Әбүгали абыебызның кабере кайда икәнлеге бүгенгесе көнне дә билгесез.

…Безгә  нинди  матур  тормыш  бүләк  иткәннәрне  онытырга  хакыбыз юк. Урыннары  оҗмах    түрләрендә, мәңгелек йортлары якты булсын.

Аларга  мәңгелек   ДАН!!!

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

 

Просмотров: 843

Комментирование запрещено