Сөембикә манарасына һәм Бакировлар утарына цифрлы паспортлар бирелде

IMG_4491_1100x733Беренче электрон (цифрлы) паспортлар 2021 елда Татарстанның ике мәдәни мирас объектына төзелгән. Заманча «таныклыклар» Сөембикә манарасына һәм Бакировлар утарына рәсмиләштерелгән.

«Технология йөз миллион ноктада сканер ярдәмендә объектның координаталарын билгеләргә мөмкинлек бирә, ә ялгышлык нибары бер-ике миллиметр тәшкил итә. Шулай ук югалган элементларның урыннарын теркәргә, үлчәргә, ә аннары аларны әлеге заманча методика ярдәмендә торгызырга мөмкин», — диде узган ел нәтиҗәләре буенча ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

Искәртик, Сөембикә манарасы Казан Кремленең истәлекле урыннарының берсе, XVIII гасыр башында кызыл кирпечтән салынган, манарасы авышкан. Сәүдәгәр Вәлиулла Бакировның утары Олы Мәңгәр авылында урнашкан, ул XIX гасырда агачтан төзелгән.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе шулай ук искә төшергәнчә, 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Ведомство алдында бу юнәлештә ике глобаль бурыч тора. Бу нәкъ менә күчемсез милек актларына цифрлы паспортлар әзерләү һәм дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерү. Хәзерге вакытка комитет электрон форматта иң таләп ителгән биш хезмәтне кертте, диде Гущин.

«Сентябрьдән декабрьгә кадәр яңа форма буенча якынча 600 бәяләмә бирелде», — диде Һәйкәлләрне саклау буенча төбәк органы җитәкчесе.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 559

Один комментарий

  1. ВООБЩЕ-ТО,—ГРАМОТНО ОНА БЫЛА—СУЮНБИКЕ..ЗНАЧИТ,—И ЭЛЕКТРОННЫЙ ПАСПОРТ—НЕГРАМОТНЫЙ………ОДНАКО