Ачу алдан — акыл арттан

Безымянный1Кеше сүзе кеше үтерә, дигән мәкальне белмичә әйт­мәгәннәрдер, мөгаен. Менә бу язмада да бу сүз күп тапкыр кабатлана.

Сугыштан соңгы еллар. Ул чакларда авылларга атнага бер мәртәбә кино китерәләр иде. Яшьләр аны сагынып көткәннәр, күрше авыллардан да егетләр-кызлар килгән. Кинодан соң — танцы. Шунда яшьләр танышканнар, мәхәббәтләрен тапканнар.

Күрше авылдан килеп йө­рүче Сәүбән генә никтер би­ергә чыкмыйча, читтән генә күзәтеп тора икән. Галия исемле чая-үткен кыз аны сөйрәп чыгара да биетә. Аңа күз атып йөргән Хәйдәр бүген никтер килмәгән.

Галия танцыдан күрше кызы белән кайта. Капка төбенә ки­леп җитүе була, кемдер бе­ләгеннән тотып туктата. Боры­лып караса — Сәүбән. Куркуыннан чак кычкырып җибәрми кыз. Ул да төшеп калганнардан түгел икән, кыз күңеленә ачкычны бик тиз таба.

- Галия, мин сине җәй буе күзәтеп йөрим, гел өең ту­рыннан әйләнеп узам, сиз­мисең генә. Хәйдәр белән дус булуыңны, ай яктысында серләшеп утырганыгызны да беләм. Ул синең дустың гы­на, ә мин сине шундый яратам, торган саен сиңа ныг­рак гашыйк булам. Сине гел күрәсем килүемне нинди сүзләр белән аңлатыйм икән? Әйдә, бер йө­реп килик әле, - дип кулыннан ала. Кыз каршы килми. Чөнки мондый матур сүзләрне аның моңа кадәр ишеткәне юк иде әле. Шуннан соң Сәүбән көн дә килә башлый, өзелеп яратуын еш кабатлый.

- Синсез үткән сәгать­лә­ремне кызганам, синсез яши алмам төсле тоям үземне. Ике ай йөрибез инде, әйдә бергә булыйк, өйләнешик. Әниләр риза, сөйләштем. Син дә, бәлки, әй­теп карарсың? Хәйдәрне оныт инде. Ул сине чын, ихлас күңелдән яратса, әллә кайчан тәкъдим ясаган булыр иде. Аның да безнең авылда күз төшереп йөргән кызы бар. Сиңа әйтергә кыюлыгы гына җитми, оялчан, тиз ышанучан шул. Без өйләнешсәк, бәлки, ул да өйләнер. Син ничек уйлыйсың, Галия? - ди Сәүбән.

Галия, күз яшьләрен күр­сәт­мәскә тырышып, саубуллашып кереп китә. Мендәренә кап­ланып, төн буе елап чыга. Никтер аның күңел түрендә Хәйдәр урын алган, Сәүбәнгә караганда якынрак тоела ул. Хәйдәрнең үзен күреп сөй­лә­шәсе, аңлашасы килә. Тик Хәйдәр күренми дә, килми дә. Галия бик нык үпкәли. Ачу алдан — акыл арттан, диләр. Хәй­дәргә үч итеп, ул Сәүбәнгә җа­вабын әзерләп куя.

Бер атна үтә — Хәйдәр һаман юк. Кичке якта туганнар никах мәҗлесенә җыелалар. Га­лия­нең күңеле тыныч түгел. Бәлки, Хәйдәр килер дә: «Чыкма аңа, мин сине өзелеп яратам», — дип әйтер. Бу сүзләрне Галия күптән көтә инде. Кыз капка төбенә чыгып карап та керә. Менә никах укыла. Алар Сәүбәннәргә кайтып китәләр. «Мин ник болай эшләдем соң», — дип үз-үзенә сорау бирә ул. Җавабын, билгеле, кыз үзе генә белә.

Тормыш җайлана. Сәүбән районга эшкә урнаша:

- Квартира бирергә ти­ешләр. Аннан сине дә яныма алырмын. Сиңа эш тә таптым, — дип ышандыра хатынын.

Ул вакытта машиналар си­рәк йөри торган чак. Эштә соңгарак калырга туры килсә, кунып та калгалый. Өйләнешкәндә мәхәббәт булмаса да, кавышкач, бер-береңә ияләшү, ярату барлыкка килә икән. Матур гына яшәп китәләр. Галия йөккә уза. Сәүбән бик шатланып, аңа тәм-томнар алып кайта, ничектер күңелен күрергә тырыша. Тик бу бәхетле мизгелләр озакка бармый. Бераздан Сәүбән үзен ничектер сәер тота башлый, салгалап та кайткалый, куна калулар да ешая. Төрле хәйләләр табып, үзен акларга тырыша. Әмма Галия аның ялганын сизә. Эшендәге бер кыз белән чуалганын да белә.

Кызлары тугач, мөнә­сә­бәт­ләре яхшырып китә. Сәүбән эш­тән дә һәркөнне кайта, кызын үлеп ярата, уенчыклар, күч­тәнәчләр кызганмый. Ләкин тиздән тагын сүрелә, элеккеге хәл­ләр кабатлана башлый. Галия: «Баланы алып, әниләргә китәм», — дип куркытып та, тавыш та чыгарып карый. Юк, тормышлары берничек тә җайга кил­ми.

Шулай, Сәүбән кайтмаган бер көнне, Галия баласын ала да әниләренә кайтып китә. Ире бер ай буе килми, рәхәтләнеп типтереп, гыйшык-мыйшык уйнап йөри. Ә Галиянең күңелен үкенү хисләре биләп ала, ба­ла­сының ятим үсүеннән курка, Сәүбәнне көтә. Ниһаять, ул килә, ялынып гафу үтенә…

Әнисе янында яшәгән вакытта Галия аңа эч серләрен сөйләп, бушана. Хәйдәрне әле дә яратуын, аны көткәнен, кил­мәгәч, ачу итеп Сәүбәнгә ки­яүгә чыгуын, ә Хәйдәрне оныта алмавын елый-елый әнисенә сөйләп бирә.

- Кызым! Сезгә никах укыган көнне Хәйдәр капка төбенә килгән, синең чыгып карап то­руыңны да күргән. Тик сүз катарга курыккан. Аны Сәүбән ялган юл белән ышандырып, арагызга кергән. Гел кунакка дәшеп, күрше кызы белән таныштырырга тырышкан. Хәй­дәр: «Мин Галиягә гоме­рем буе гашыйк идем. Аны ничек яратуымны, эчемдәге сер­ләремне бүлешә алмавымны соң аңладым. Хәзер үкенүдән файда юк. Бәхетле булсыннар», - дип өзелеп елаган.

Шәһәргә эшкә китеп, эш белән мавыгып, онытырга теләгән сине, тик булдыра алмаган. Мин сиңа боларны сөйләмәдем, кызым. Чөнки, син аны ничек яратуыңны белә идем, — ди әнисе.

Утка ялкын өстәп торучылар да табыла. Ирнең читкә йөрүен күрүчеләр, кайтып сөйләүчеләр булса да, Галия сабыр итә, түзә.

Кызына өч яшь тулган көндә, әзерләнеп, Сәүбәннең кайтканын көтәләр. Тик ул кайтмый. Галия күрше абыйның люлькалы мотоциклына утыра да районга китә. Кеше сүзенә ышанганчы, үзенең күреп-белеп кайтасы килә…

Акрын гына ишек шакый Галия, сизә — Сәүбән анда. Тонык кына ут яна. Ишекне юан гына, кып-кызыл иренле, тузган чәчле, Сәүбәннән күпкә олырак бер хатын ача, кулында рюмка. Галия баштан рюмкасын алып бәрә, аннары тузган чәчләреннән эләктереп, бар көченә эчкә сөйрәп кертә. Ире, төнге ябалак сыман, рюмкасын тотып, диванда утыра. Яңагына сугып җибәрүгә, сикереп тора, башта ни булганын аңламый, теле тотлыга. “Син, син… Галия, ничек килеп эләктең монда?” — дип әйтүе була, хатыны: «Кызыңның туган көнен шушы карчык белән үткәрәсеңме? — дип, уңлы-суңлы яңагына салып җибәрә дә, - барысы да бетте», — дип чыгып чаба. Кайт­кач, әнисе үгетләвенә дә карамастан, кызын алып, туган йортына кайтып китә. Анда кайтып керсә, Хәйдәр утыра. Әйтерсең лә сөйләшеп куелган. Галияне күрүгә сикереп тора да, ни әйтергә белмичә, каушап кала. Галия аңа берни сөйләми, хисләрен белгертми. Ә ул аның турында барысын да белеп торган икән. Менә Хәйдәр кыюлыгын күрсәтергә булды. Яшьләр тулы күзләрен хатынга төбәп, кулларын тота да:

- Галиям, мине синнән Сәү­бән аерды, ялган юл белән тартып алды. Минем беркемем дә юк, сине оныта алмыйм. Әйдә, шәһәргә китик, квартирам бар. Кызыңны үзем­неке итеп кабул итәм, — дип, баланы күтәреп кочагына кыса. Аның күзләрендә өмет яши иде… Шул вакытта, «юк» дигәндәй, Галиянең карынындагы икенче сабые тибеп куя. 

- Юк, Хәйдәр. Мин сине өзе­леп көткәндә, син кил­мә­дең. Хәзер соң инде. Мин икен­чегә йөкле. Балалар хакына яшәрмен. Уңай якка да, тискәре якка да сөйләүчеләр күп булыр. Элгәрегечә дус булып калыйк. Рәхмәт, соңга калып булса да, аңлаштык.

Икенче көнне Галия, берни дә булмагандай, ире йортына кайта. Сәүбән кочагын җәеп хатынын каршы ала. Ул, нидер аңлагандай, яхшы якка үзгәрә. Тормышларына кызыгып карау­чылар күбәя, әти-әниләре дә аларның бәхетле булуларына сөенеп туя алмыйлар. Сәүбән үзенә авылда эш таба. Малай тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнеп, тормышлары гел уңай якка бара.

Түзгән — түш ите җыйган, диләр. Түзем, сабыр булганнар, әлбәттә, мәхәббәт дөньясына ныклы адым ясый. Күпләрнең тормышы менә бу парлардан гыйбрәт алырлык. Кеше сү­зе­нә карама — хисләреңә хуҗа бул! Ачу алдан — акыл арттан, үткәннәргә дога кыл!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 918

Комментирование запрещено