Язучылар берлеге Тукай премиясенә Флера Гыйззәтуллина һәм Ләбиб Леронны тәкъдим итә

VVS_3923Берлекнең идарә утырышы остаханәләрдән Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеген караган.

Татарстан язучылар берлеге Тукай премиясенә ике кешене — Флера Гыйззәтуллина белән Ләбиб Леронны тәкъдим итә.

Бүген Берлекнең идарә утырышы остаханәләрдән Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеген караган. Яшерен тавыш бирү юлы белән шушы ике язучы сайлаган. Алар күпчелек тавышка ия булган.

«Берлек остаханәләренең берләштерелгән утырышында алты кандидат каралган иде. Чаллы бүлекчәсеннән дә икене тәкъдим иттеләр. Шулай итеп бүген сигез кандидат арасыннан сайладык», — ди Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла.

Флера Гыйззәтуллинаның да, Ләбиб Леронның да Тукай премиясенә беренче генә тәкъдим ителүе түгел.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 586

Комментирование запрещено