“Киләчәгемне бары тик музыка белән бәйлим”

0-02-05-9109d5672ca237e6163bd3a959d4b7b6fc1ca73899445a5de7a0471ef75fa2f2_9ee98e6e“Аңарда татар көйләре дә, урыс әсәрләре дә аһәңле, йомшак, назлы, үзенчәлекле, күңелләргә үтеп керерлек итеп яңгырый, әйтерсең лә бу өч кыллы музыка коралының җаны бар…” – дип сөйли үзенең яраткан балалайкасы турында уналты яшьлек милләттәшебез Амин Салих улы Мусин.

Самарда туып-үскән егет менә инде 10 ел буена әлеге уен коралын кулыннан төшерми. Балалайка кыллары аның күңел кыллары белән бер җайда уйный диярсең.

Амин, алты яшеннән алып, Самар шәһәренең үзәк балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнгән. Биредә җиде ел – балалайкада һәм биш ел баянда уйнарга өйрәнгән ул. Музыка мәктәбен ике класс буенча да кызыл дипломга тәмамлаган. Әмма балалайка Аминның күңеленә бигрәк хуш килгән, шуңа күрә ул бу музыка коралына өстенлек бирә дә инде.

Быел егет Д.Г. Шаталов исемендәге музыка училищесына укырга кергән.

Аллаһы Тәгалә Аминга шундый сәләт бүләк иткән ки, исләрең китәр! Ул җиңүче булып табылган бәйгеләрнең барысын да санап чыга калсаң, журналыбызның бер-ике бите кирәк булыр иде. Шулай да кайберләрен атап үтмичә дә булдыра алмыйм.

“Созвездия красного лета”, “Осенний калейдоскоп”, “Весенняя капель”, “Волна успеха”, “Волга в сердце впадает мое” дип аталган халыкара фестивальләрдә, “Маэстро 21 века” өлкә бәйгесендә — беренче урыннарга, “Рождественская феерия” халыкара конкурсында гран-прига лаек була Амин.

Ә “Волжский проспект” исемле регионара бәйгедә җиңгән егеткә “Самар өлкәсе балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укучысы” медале тапшырыла.

Россия күләмендә узган Д.Г. Шаталов исемендәге милли музыка коралларында уйнаучы яшь музыкантлар конкурсында да беренче урын Аминга бирелә.

2020 елда ул “Художественное творчество” номинациясендә Самар өлкәсе Губернаторының сәләтле балалар һәм яшүсмерләр өчен каралган исемле премиясенә ия була.

Франциядә узган “Роза ветров” фестивалендә Амин балалайкада ялгызы уйнап (соло) — беренче урын, ә оркестр составында гран-при яулый.

Италиядә шулай ук ялгызы уйнап — беренче урынга, ә оркестр, дуэт һәм квартет составында гран-прига лаек була.

Аминның әти-әнисе улларын музыка мәктәбенә биргәннәре өчен шатланып туя алмыйлар. 

“Беренче сыйныфка барыр алдыннан Амин әзерлек сыйныфына йөрде. Анда балалар белән сөйләшү алып барган психолог улыбызның музыкага сәләтле икәнен белеп алды. Шуннан без аны музыка мәктәбенә бирергә булдык та инде”, -  дип сөйли бу турыда Аминның әнисе Гүзәл ханым.

Музыка мәктәбендә барлык классларда да укытучылар хатын-кыз була. Һәм бары тик балалайка классын гына ир-ат җитәкли.

“Укытучым Бойко Дмитрий Викторовичны бер күрүдә үк ошаттым. Ул мине шунда ук үзенә җәлеп итте. Шуңа күрә мин нәкъ балалайка классын сайлап алдым да. Һәм ялгышмадым. Хәзер бу музыка коралын кулымнан төшермим. Дмитрий Викторович – талантлы шәхес, яхшы укытучы. Ул – Самар өлкәсенең Атказанган артисты, Самар дәүләт мәдәният институтының милли уен кораллары кафедрасы доценты, Самар дәүләт филармониясе солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты.

Дмитрий Викторович миндә балалайкага һәм, гомумән, музыка уен коралларына мәхәббәт тәрбияләде, һәрвакыт булышып, хуплап тора, яңа уңышларга этәрә. Мин аңа бик тә рәхмәтлемен.

Мине музыка мәктәбенә укырга биргәннәре өчен әти-әниемә дә чиксез рәхмәтем. Алар миңа һәр адымымда  булышалар, уңышларыма миннән дә күбрәк куаналар, илһам биреп торалар”, — ди Амин.

Балалайкада уйнарга өйрәнү авыр булдымы?” – дип сорадым аңардан.

“Теләсә кайсы музыка коралында уйнарга өйрәнү җиңел түгел инде ул. Беренче мәлләрдә бармаклар нык авыртты, чөнки балалайканың беренче кылы металлдан ясалган. Ә без, әйтик, гитарачылар, домбрачылар кебек, медиатор кулланмыйбыз, бармаклар белән генә уйныйбыз. Шуңа күрә балалайка шулай йомшак, назлы итеп яңгырый да.  

Беренче вакытларда уйнарга өйрәнүе авыррак булса, хәзер исә, тәҗрибә туплагач, катлаулы әсәрләрне дә тиз арада үзләштерәм”.  

“Амин, балалайканың мөмкинлекләре киңме?”

“Ул беренче карашка гына өч кыллы балалайкада нәрсә генә уйнап була инде, дип уйларга мөмкин. Әле бөек композитор Петр Чайковский: “Нинди күркәм дә шул балалайкалар! Нинди могҗизалы, чиста авазлар яңгыраталар! Ә аларда уйнауны әйтмим дә инде – югары сәнгать. Әмма бу уен коралының тембры гаҗәеп ягымлы һәм үзенчәлекле”, — дип әйтеп калдырган.

Балалайкада халык көйләрен дә, классик, заманча әсәрләрне дә, джаз, блюз да башкарырга була. Күптән түгел мин рок-н-ролл да уйнадым әле”.

“Музыка дөньясында синең өчен кем илһам чыганагы булып тора?”

“Балалайка остасы, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең кыллы милли кораллар кафедрасы мөдире, профессор Андрей Александрович Горбачев үрнәк булып тора. Искиткеч талантлы кеше. Үз эшенең остасы. Әсәрләрне йөрәге аша үткәреп уйный ул. Аның белән илһамланам”.

“Чит илләрдә чыгыш ясагансың. Синеңчә, андагы тамашачылар безнекеләрдән аерылалармы, һәм алар балалайканы ничек кабул итәләр?”

“Әйе, аерылалар. Безнең илдә балалайка киң таралган булса, андагы тамашачылар өчен ул — гадәттән тыш музыка коралы. Һәм аңарда шушындый матур музыка яңгыраганына аларның чын күңелдән исләре китә”.

“Амин, “Халык сәнгате йолдызлары” дигән бөтенроссия фестивалендә лауреат исемен яулагансың һәм гала-концертта танылган гитарачы Виктор Зинчук белән дуэтта чыгыш ясагансың икән. Нинди хисләр кичердең?”

“Россиянең алтын гитарасы”, илебезнең Атказанган артисты, композитор Виктор Зинчук белән бергә чыгыш ясау минем өчен, әлбәттә инде, бик зур вакыйга булды! Ул вакытта кичергән хисләремне сүз белән аңлатып бетереп булмый.

Виктор Зинчук үзе дә социаль челтәрләрдә безнең чыгышыбыз турында җылы сүзләр язып чыкты: “Бүген рус җыры театрында “Халык сәнгате йолдызлары” тапшыруы төшерелде. Бу фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән талантлы яшьләр катнаша. Шуларның берсе – Самардан килгән балалайкачы Амин Мусин белән бергә без чыгыш ясадык. Шостакович Вальсы темасына башкарылган Фантазияне тамашачылар яратып кабул иттеләр. Сәләтле яшь буын музыкантлары үсеп килүенә, аларны өйрәтүче лаеклы укытучылар булуына мин бик шатмын. Уңышлар телим сиңа, Амин!”

Танылган шәхестән шундый сүзләр ишетү мине тагын да канатландырып җибәрде. Рәхмәт аңа”.

“Балалайкада татар көйләрен башкарасыңмы?”

“Әйе, башкарам. Татар әсәрләре катлаулырак булса да, алар балалайкада бик матур яңгырый. Бигрәк тә миңа Рафаэль Бакировның “Бию көе” ошый. Киләчәктә репертуарыма тагын да күбрәк татар әсәрләрен сайлап аласым килә”.

“Нинди чыгышларың аеруча истә калырлык булды?”

“Миңа Италиядә ошады. Анда бик матур, халкы да ачык, аралашучан, киң күңелле.

Шулай ук Виктор Зинчук белән чыгыш ясаганым күңелем түрендә сакланачак”.

“Белүемчә, син биш ел Самарның “Самоцветы” рус халык уен кораллары оркестрында уйныйсың. Оркестр коллективында уйнауның үзенчәлекләре нидә?”  

“Монда бик тә игътибарлы булырга кирәк. Чөнки син үзеңне генә түгел, ә калган музыкантларны һәм дирижерны да ишетергә тиешсең”.

“Бәйгеләрдә җиңгәч, нинди хисләр кичерәсең?”

“Беренче урын алсам, әлбәттә, канәгатьлек хисләре кичерәм. Тырышлыгымны, сәләтемне югары бәяләгәннәренә куанам. Бу миңа тагын да тырышып эшләргә, үсәргә этәргеч бирә, киләчәк җиңүләргә илһамландыра”.

“Самарның “Мирас” татар мәдәнияте фестивалендә дә чыгыш ясагансың икән. Хисләрең белән уртаклашсаң иде”.

“Әйе, “Мирас” фестивалендә мин балалайкада һәм баянда уйнадым. Татар мохитенда үземне бик уңай һәм җиңел хис иттем. Татар сөйләме, татар җырлары, биюләре – барысы да күңелгә шундый якын! Халкыбызның мәдәнияте бик бай, үзенчәлекле, күркәм. Үз милләтем белән горурланам”.

“Синеңчә, балалайкада һәм, гомумән, башка музыка уен коралларында уйнарга теләсә кем өйрәнә аламы яисә тумыштан бирелгән сәләт кирәкме?”

“Теләге булса, теләсә кем өйрәнә ала, дип уйлыйм. Әмма бик күп тырышлык таләп ителә. Һәр көнне 2 – 6 сәгать шөгыльләнергә кирәк. Аллаһы Тәгаләдән сәләт тә бирелгән булса, бу инде бигрәк тә яхшы”.

“Музыка дөньясында уңышларга ирешергә нинди сыйфатларың ярдәм итә, дип уйлыйсың?”

“Иң беренче чиратта, теләгем ярдәм итә. Мин үземне музыкадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Ул тормышымда бик тә мөһим роль уйный. Киләчәгемне дә бары тик музыка белән бәйлим. Бөек музыкант, әйтик, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе профессоры булырга хыялланам.

Әлбәттә, уңышларга ирешер өчен тырышырга, күп эшләргә кирәк. Мин күңел төшенкелегенә бирелә торган кеше түгел. Уңышсызлыкларга очрасам да, күңелсезләнеп утырмыйм, киресенчә, тагын да күбрәк тырышып эшлим”.

“Амин, синең уңышсызлыкларга очраган чакларың булуын башыма да китерә алмыйм”.

“Дельфийские игры” дигән бик җитди бәйге бар. Бу чарада жюрида балалайка осталары – профессор, Россиянең халык артисты Валерий Евгеньевич Зажигин, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең кыллы милли кораллар кафедрасы мөдире, профессор Андрей Александрович Горбачев кебек мәртәбәле шәхесләр утыра.

Миңа бу бәйгедә ике тапкыр катнашырга насыйп булды. Призлы урыннар яуламадым, әмма “Артистлык өчен” һәм “Иң яхшы оригиналь әсәр өчен” дипломнарын алып кайттым. Беренчелекне алмасам да, шушындый дәрәҗәле бәйгедә мине билгеләп үтүләрен дә инде зур уңыштан санарга була”.

“Дусларың күпме? Чын дус нинди булырга тиеш, дип саныйсың?”

“Дусларым күп, дип әйтмәс идем, әмма алар ышанычлы һәм үзләренә таянырга була. Чын дус авыр вакытларда ярдәм кулын сузарга, чын күңелдән шатлыкларыңны уртаклашырга тиеш”.      

“Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың? Мавыгуың бармы?”

“Китаплар укырга яратам. Менә инде икенче ел өстәл теннисы белән шөгыльләнәм. Ярышларда да катнашып өлгердем инде”.

Амин белән аралашканнан соң: “Нинди акыллы, тәүфыйклы, тәртипле, тыйнак, зәвыклы бала үстергәнсез!” – дип соклануымны белдердем Гүзәл ханымга.

“Аллаһыга мең шөкер. Ике улыбызның да йөзебезгә кызыллык китергәннәре юк. Ирем Салих белән аларны динебез Исламга, татар халык педагогикасына нигезләнеп тәрбияләргә тырыштык. Алар безгә карап, безнең үрнәктә үстеләр.

Минем әнкәем Осамидин кызы Зәкия дә бик дини, ихласлы кеше иде, хаҗия, намазын, уразасын калдырмады. Ул балаларында, оныкларында Исламга мәхәббәт тәрбияләде, динебезнең әһәмиятлелеген җиткерде. Әнкәй безгә, өч баласына: “Сезгә, газизләрем, васыятем минем – догам. Бер-берегез белән дус булып, ярдәмләшеп, бер алманы өчкә бүлеп яшәгез”, — дия иде.  

Олы улыбыз Данис үз гаиләсе белән яши инде, ике баласы бар. Киленебез Адиләне үз кызыбыздай кабул иттек, ул да безне үз әти-әниседәй якын күрә.

Малайларыбызга туганлык җепләрен саклап яшәргә кирәклеген дә төшендерә алдык. Без үз гомеребезгә туганнарыбыз белән күрешеп, аралашып яшибез. Ураза, Корбан гаетләрен, Мәүлид бәйрәмен һәрвакыт бергә җыелып бәйрәм итәбез.

Яшь аермасы 16 ел булуга карамастан, Данис белән Амин бик дуслар, бер-берсенә гел ярдәмгә киләләр. Адилә дә кече улыбызга игътибарлы. Амин исә, булачак хатыным Адилә апа кебек булсын иде, дип аңа үз хөрмәтен белдерә.

Амин кечкенәдән бик актив булып үсте, тиктормас иде. Балачактан аңарда артистлык сәләте ачык күренде. Башлангыч сыйныфларда укыганда үзен Самар “Ералаш”ына да төшерделәр әле.

Алты яшендә музыка мәктәбенә йөри башлады. Ә халык алдындагы иң беренче чыгышы абыйсы Данисның туенда булды. Ул балалайкасында “Әпипә”не уйнады. Үзен шундый тыныч, лаеклы тотты, әйтерсең лә алдыбызда алты яшьлек малай түгел, ә тәҗрибәле артист чыгыш ясый”, — дип балалары өчен шатланып сөйли Гүзәл апа.     

“Киләчәктә Аминның кем булуын теләр идегез?” – дигән сорау бирдем аңарга.

“Әлбәттә инде, һәрбер ата-ана үз баласының исән-сау, бәхетле, уңышлы булуын тели. Без беркайчан да улларыбызны мәҗбүриләмәдек, тормышта үзләренә ошаганны сайлап алдылар. Ә без һәрвакыт аларның фикерләрен хөрмәт итеп, үзләрен хуплап, ярдәм итеп яшибез. Балаларыбыз безгә бик рәхмәтле.

Аллаһыга шөкер, Амин зур уңышларга иреште. Акыллы, тырыш бала. Киләчәктә дә исән-сау, Иманлы булып, яңа үрләр яулап, бәхетле тормыш кичерергә язсын үзенә”.

“Амин, Гүзәл апа, шулай булсын. Мин дә Аминга зур уңышлар телим”.

IMG_9650IMG_9672 IMG-423c6356ad418e5a4ef7e3b36d007088-V IMG-20201019-WA0013 IMG-20211121-WA0003 Амин әти-әнисе белән изображение_2021-11-21_202408 изображение_viber_2021-11-21_20-19-21-636 0-02-05-9109d5672ca237e6163bd3a959d4b7b6fc1ca73899445a5de7a0471ef75fa2f2_9ee98e6e

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 4 (33), 2021 ел.

  

     

 

 

 

 

 

 

 

   

  

  

 

Просмотров: 656

Комментирование запрещено