Данир Сабировның кызы кем булырга тели?

news_35842Алма агачыннан ерак төшми, дигәннәрен раслап торучылар шактый бездә. Данир Сабировның кызлары да – әнә шундый «алма»лар. «Инстаграм» аша күзәтеп барасыздыр: икесе дә сәнгатьтән ерак балалар түгел. Без исә аның олы кызы – яшь гимнастка һәм булачак Олимпия чемпионы Мәрьям Сабирова белән сөйләшеп алдык.

– Гимнастика белән ничә яшьтән бирле шөгыльләнәсең инде?  

– Өч яшьтә шөгыльләнә башладым.  

– Гимнастикага йөри башларга кем тәкъдим иткәне исеңдәме?

  – Кемнең теләге икәнен бик хәтерләмим инде. Әнием бер тренер янына алып барды. Мин шпагатка утырып карадым да ошаттым. Аннары безнең дәресләр башланды, тартылдык, сузылдык. Һәм… Минем башка анда барасым килмәде. Катлаулы булып тоелган микән соң… Әнием: «Юк инде, син нәрсә. Йөри башладың бит инде, алай ташларга ярамый», – дигәч, каршы килмәдем. Менә шулай тугыз ел йөреп торам инде.  

– Конкурсларда катнашу үзеңә ошыймы?  

– Ошый, ләкин мин әле дә каушыйм, борчылам. Хәтта курыккан чакларым да була. Чыгыш ясый башлаганчы, үз-үземне «Мәрьям, син булдырасың!», «Мәрьям, борчылма!» дип тынычландырам. Ә инде күнегүләрне эшли башлау белән, бу дулкынлану үзеннән-үзе юкка чыга.  

– Гимнастикадан тыш, тагын ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?  

– Биергә, бераз гына җырларга, әтием белән видеороликлар төшерергә, гаилә белән театрга, кинога йөрергә яратам.  

– Укырга вакытың каламы соң?  

– Вакытны табарга туры килә инде. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамларга телим, шуңа күрә тырышам.  

– Мәрьям, әтиеңнең җырларын тыңлыйсыңмы?  

– Әйе.  

– Кайсылары аеруча ошый?  

– Бөтенесе! Аларның барысы да матур, аерып әйтә торган түгел.  

– Татар җырчыларыннан тагын кемнәрнең җырларын тыңлыйсың?  

– Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова һәм башкалар.  

– Сине еш кына әтиеңнең «Инстаграм»ында да күрәбез. Видеолар төшерергә, гадәттә, кем тәкъдим итә?  

– Күбесенчә мин. «ТикТок»ка берәр нинди кызыклы видео төшерү минем идея була. Ә инде безнең халык биюләре белән видеоларны әти уйлап таба.  

– Татар, башкорт халык биюләре турында әйтәсеңдер. Үзеңә ошыймы алар?  

– Әйе! Аларны миңа әти өйрәтә. Хәрәкәтләре бик үзенчәлекле һәм, гомумән, бик матур ул биюләр.  

– Сезне өйдә татарча гына сөйләшәләр дип ишеткәнем бар. Дөрес сүзләрме бу?

  – Әйе. Ишектән керү белән – булды, бетте, бер рус сүзе чыгарга тиеш түгел. Русча сөйләшә башласак, әти: «Нәрсә? Мин сезне аңламыйм», – дия башлый. Дания дә (Мәрьямнең сеңлесе. – Ред.), әнием дә шулай. Үземне хәтерләгәннән бирле әти безгә: «Кызым, син – татар, син үз телеңдә сөйләшергә, аны яхшы белергә тиеш», – дип әйтә.  

– Синең исемең дә шундый матур, Мәрьям!  

– Рәхмәт! Әтием кушкан исем, минем үземә дә бик ошый ул. Үземне принцесса кебек хис итәм.  

– Үскәч, кем буласың килә?

  – Актриса яисә телевидениедә алып баручы булырга телим. Әтиемә охшыйсым килә.

  – Ә иң зур хыялың нинди?  

– Олимпия чемпионы буласым килә.

matbugat.ru

Просмотров: 794

Комментирование запрещено