“Халкыма, авылдашларыма хезмәт итүдән ямь-тәм табам”

IMG-20211206-WA0003Бүгенге көндә күп авылларның язмышы кызганыч хәлдә. Алар таркала, заманында гөрләп торган колхозлар инде күптән юк, иген басуларын чүп үләне баса, кешеләр, бигрәк тә яшьләр, шәһәргә китү ягын карый…

Әмма шунысы куандыра – туган авылында яшәп калып, аны үстерү юлында зур эшләр башкарып гомер итүчеләр дә юк түгел.

Әбүбәкер улы Камил Исхаков та, татар гореф-гадәте буенча, төпчек малай буларак, әти-әнисен карарга дип, төп йортта яшәп калган. Туган авылы – Галинең үсешенә зур өлеш кертеп, авылдашларына ярдәм кулын сузып, лаеклы тормыш алып бара ул. Авыл халкы аны бары тик мактау сүзләре белән генә искә алып, үзенә рәхмәтләр укый.

Камил әфәнде 1968 елда сигезенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Әбүбәкер – бөтен Бөек Ватан сугышын үткән кеше, Батырлык ордены һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнгән. Гомере буе колхозда эшләгән ул. Кайда нинди эш кушсалар, барысын да җиренә җиткереп, үзеннән яңалыклар да кертеп башкарырга тырышкан.  Бакчачылык белән дә уңышлы шөгыльләнгән. 1956 елда Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашкан. Гомумән, Әбүбәкер абыйның кулыннан килмәгән эше булмаган.

Камил әфәнденең әнисе Саҗидә татар хатын-кызларына хас булган барлык сыйфатларны үзенә туплаган. Уңганлыгы, булдыклылыгы, кунакчыллыгы, миһербанлылыгы белән аерылып торган ул.

Икесе дә дини, Иманлы, ихлас, бик юмарт кешеләр булганнар. Күршеләренә, авылдашларына мәрхәмәтлелек күрсәтеп, гел булышып яшәгәннәр һәм үзләрендәге күркәм сыйфатларны балаларында да тәрбияли алганнар.

Камил әфәнде хезмәт белән тәрбияләнеп үсә. Йорт, бакча эшләре, маллар карау – барысын да тырышып, җиренә җиткереп башкара ул. Балачагыннан тыныч, сабыр холыклы була, хайваннарны бик ярата. Кечкенәдән күгәрченнәр тота, куяннар үрчетә. Үсә төшкәч, атлар белән мавыга башлый.  

Мәктәпне тәмамлагач, егет ДОСААФта укый, аннары армия сафларына алына. Хезмәтен тутырып кайткач, туган авылында колхозда эшли. Ә 2003 елда фермер хуҗалыгын оештырып җибәрә.

Бүгенге көндә, шөкер, Камил абыйның фермасы гөрләп эшләп тора. Күпләп сыерлар, атлар асрый ул. Токымлы чабышкы атларына исә сокланмый мөмкин түгел. Үрдәкләр, казлар тота, тавыкларның нинди генә төре юк. Күгәрченнәре дә, куяннары да, хәтта кыргавыллары да (фазан) бар.

Фермасы чиста-пөхтә, җыйнак, заманча җиһазландырылган, маллар, кош-кортлар өчен барлык шартлар да тудырылган.

Әле бит Камил әфәнде өч мең гектар җир дә чәчә,  төрледән-төрле культуралар үстерә.

Аның фермасында 45 кеше хезмәт куя. Гали авылыннан гына түгел, башка авыллардан да килеп эшлиләр икән.

Камил абыйның улы белән кызы — әтиләренең эшен дәвам итүчеләр. Икесе дә, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, аталарының фермасына эшкә кайтканнар. Кызы Гөлүсә — бухгалтерия белгече, ә малае Салават — терлекче. Кече кызлары Камилә әле мәктәптә укый. Кем белә бит, бәлки, ул да, киләчәктә гаилә эшен дәвам итәргә теләп, туган авылында яшәп калыр.

Әлбәттә, шушындый зур хуҗалыкны тотып, карап торыр өчен тырышлык, хезмәт сөючәнлек, уңганлык, булдыклылык кебек сыйфатлар таләп ителә. Камил абый көн-төн эштә, аның яллары да, бәйрәмнәре дә юк. Шулай да, ул җәмәгатьчелек эшләрендә дә катнашып өлгерә, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасын да җитәкли.

Камил әфәнде — күп күркәм сыйфатларга ия булган шәхес. Ә аның бер сыйфаты аеруча мактауга лаек. Ул – юмартлык. Бу аңа әти-әнисеннән күчкән, кечкенәдән канына сеңгән, күрәсең. “Әти-әни безне: “Балалар, кешегә беркайчан да юк, дип әйтмәгез, үтенечләрен кире какмагыз. Хәлегездән килгәнчә ярдәм итегез, юмартлык кылып яшәгез”, дип өйрәтәләр иде”, — ди Камил абый.

Әти-әнисенең үгет-нәсыйхәте буенча, милләттәшебез акча-малын, шәригать кушканча, хәерле нәрсәләргә кулланудан ләззәт алып, сөенеп, Раббыбыз ризалыгы өчен башкаларга ярдәм итеп яши дә. Әйе, Аллаһы Тәгалә юмарт кешеләрне ярата. Ул: “…әүвәл юмартлар Җәннәткә керсеннәр…”, — дигән бит. Ә Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.в.: “Юмартлык – ботакларын дөньяның эченә сузган Җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу агач ботакларының берсенә тотынса, ул аны Җәннәткә тартыр…”, — дип әйтеп калдырган.

Без Камил абыйның бертуган апасы – Нәфисә Исхакова белән дә сөйләшеп, энесе турында фикерләре белән уртаклашуын сорадык.

“Камилнең кешелеклелеге, ярдәмчеллеге искитәрлек. Гаиләдә иң кечкенәбез булса да, безнең барчабызга да мөнәсәбәте иң олыбыз шикелле. Бертуганнарга, икетуганнарга, күршеләргә дә, авылдашларга да гел ярдәм итеп тора ул. Аңардан беркайчан да авыр сүз ишетмәссең. Безгә, дүрт апасына, кайчан кайтсак та, якты йөз күрсәтәләр, өстәл тулы сый-хөрмәт әзерлиләр. Хатыны Гөлчәчәк тә сабыр холыклы, ярдәмчел, кунакчыл. Татар гадәте буенча килен нинди булырга тиеш – ул нәкъ шундый.

Әти-әниебез бик дини кешеләр иде. Безне дә алар дини мохитта үстерделәр, кечкенәдән Исламга мәхәббәт тәрбияләделәр. Камил дә, Аллаһыга шөкер, намазын да укый, корбаннар да чалдыра, гошерен, зәкятен түли, Коръән мәҗлесләре уздыра.

Бабабыз Гизаметдин Манашев Ногай авылында мулла булган. 1937 елда кулга алынып, атып үтерелгән. Энем, бабабыз рухына багышлап, Ногай авылында мәчет салды. Кызыл Күпер бистәсендәге гыйбадәтханәне төзекләндерде. Ә Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз Галидә әтисе рухына мәчет салырга уйлагач, Камил моның өчен  үз җирен бүлеп бирде.

Төпчек малай буларак, ул туган нигезебездә яшәп калды, киленебез белән әти-әниебезне тәрбияләделәр алар.  Мондый гаиләләрдә балалар әби-бабай тәрбиясендә итагатьле, динле, басынкы холыклы булырга, олыларны ихтирам итәргә өйрәнеп үсәләр бит. Камилләрнең уллары да, кызлары да, шөкер, бик тәүфыйклы, акыллы, тәртипле балалар булып җитлектеләр.

Энебезгә барысы өчен дә бик рәхмәтле без. Аллаһы Тәгалә үзенә һәм гаиләсенә исәнлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар, бәрәкәтле маллар, муллык, иминлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге насыйп итсен”, — дип сөйләде Нәфисә ханым.

Ә Похвистнево районының “Туган тел” җәмгыяте активисты, Гали авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, гомере буе укытучы булып эшләгән Кәүсәрия Шәйхетдинова авылдашы Камил Исхаков турында түбәндәгеләрне сөйләде.

“Без Камилнең апасы Рәйсә белән бер сыйныфта укыдык, бик дус идек. Кечкенәдән аларга барып йөрдем.

Төптән бик эшчән, уңган гаилә бу. Әти-әниләре бик ярдәмчел, миһербанлы, булдыклы кешеләр иде. Туганнарын да гел хөрмәтләп, кадерләп яшәделәр алар. Шулай Камилнең бабасының бертуган энесе Казахстанда торган. Ул, Галигә кунакка кайткан саен, йә, Раббым, туган җиремдә үлеп, шунда җирләнсәм иде, дип теләп йөргән. Шуннан Камилнең әти-әнисе аңа үзләрендә яшәргә тәкъдим итәләр һәм аны соңгы сулышына кадәр карап-тәрбияләп торалар.

Камил хатыны Гөлчәчәк белән, өйләнгәннән көннән бирле, төп йортта әтиләрен дә, әниләрен дә кадерләп карап, зурлап яшәделәр, аларны бакыйлыкка озаттылар. Апалары Рәйсә яман чире белән чирләгәч, аны да үзләренә алып, яхшы итеп тәрбияләделәр. Ул вафат булгач, аның улының туен да уздырды Камил.

Туганлык хисләре бик көчле шул бу гаиләдә. Гәрчә, Камил, гомумән, туганнарына гына түгел, башкаларга карата да бик ярдәмчел. Әле “Туган тел” җәмгыятен җитәкләмәгән вакытта да чаралар, бәйрәмнәр үткәрергә һәрвакыт үз мөлкәтеннән өлеш чыгара иде. Оешманы җитәкләгәч тә, гел яңа идеялар белән янып яши.

Безнең авылда репрессиягә эләккән кешеләрнең оныклары, җыелышып, бабалары хөрмәтенә һәйкәл куйдырганнар иде. Камил, бу һәйкәл бик кечкенә, дип, монысын Ногай авылына күчертте дә Гали авылындагы Дан аллеясында зур һәйкәл куйдырды. Аның бабасы, мулла Гизаметдин Манашев та – репрессия корбаны. Һәйкәлне ачу тантанасы бик матур үтте, Камил корбан ашлары уздырды.

Хәзер менә Ногай авылының сугышта катнашкан кешеләре хөрмәтенә һәйкәл куйдырырга йөри.

Гали авылыннан сугышта катнашучыларның исемлеген төзеп, фотоларын барлап, баннерлар ясатып куйдык. Бу эшкә дә Камил акчалата ярдәм күрсәтте.

Әниләр көненә багышлап, авылыбызда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан хатын-кызларга күчтәнәчләр таратуны да оештырды ул. Аңа авылыбызның ир-егетләре дә булышты, алар белән бергә, киңәшеп, шушы эшне башкарып чыктык, шөкер.

Гомумән, Камилнең игелекле гамәлләрен санап бетерерлек түгел. “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе буларак та, мин аңа, ярдәм сорап, мөрәҗәгать итәм. Беркайчан да кире борып җибәргәне юк, һәрвакыт булыша, мең рәхмәт инде үзенә”, — ди Кәүсәрия ханым.

Шунысы игътибарга лаек, Камил әфәнде белән аралашканда, ул миңа кылган игелекле эшләре турында сөйләмәде. Бик тыйнак кеше булып чыкты милләттәшебез. “Уң кулың биргәнне икенче кулың күрмәсен”, “Изгелек кыл да суга сал”, ди бит татар халкы. Камил әфәнде нәкъ шушы гыйбарәләрне үтәп яши булса кирәк. Кылган изгелеге турында сөйләп йөрми. Игелекле гамәлләрен Аллаһы ризалыгы өчен кыла да аларны халыкка ачып салмый.

Күптән түгел Камил абый белән Гөлчәчәк апаның бергә гомер итүләренә 30 ел тулган.

“Хатыныгызның нинди сыйфатларына кызыгып өйләндегез?” – дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

“Хәләл җефетемнән бик уңдым, Раббыма шөкер. Ул – уңган, эшчән, сабыр, тыйнак хатын. Ирне ир итеп яши. Һәрвакыт, һәрнәрсәдә булыша, хуплый. Ул – тормышта минем ышанычлы терәгем, таянычым”.

“30 ел бергә гомер итәсез. Озак еллар бәхетле яшәүнең сере нидә?”

“Гаиләдә бер-береңне ярату, хөрмәт итү кирәк. Үпкә тотмаска, һәр мәсьәләне уртага салып, бергәләп хәл итәргә. Без Гөлчәчәк белән бер-беребезнең күңелен күреп, киңәшләшеп яшибез. Бергә бәхетле озын гомер кичерер өчен ир белән хатынга бер-берсен ихтирам итәргә, юл куя, гафу итә, тыңлый белергә кирәк”.

“Сез үзегезне бәхетле кеше, дип саныйсызмы? Тормышыгыздан канәгатьме?”

“Аллаһыга шөкер, бәхетле кеше мин. Туган җиремдә, әти-әнием нигезендә гомер итәм. Хатыным, балаларым, туганнарым, ышанычлы дусларым тормышымны бизиләр. Күршеләр, авылдашлар белән яхшы, тату яшибез. Яраткан эшем бар. Халкыма, авылдашларыма хезмәт итүдән ямь-тәм табам.

Әти-әнием өйрәткәнчә, барысына да канәгать, риза булып яшим. Барысы өчен дә Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер.

Дөньядагы бүгенге аянычлы хәлләр тизрәк үтеп, киләчәктә барыбызга да матур тормышта, исәнлектә яшәргә насыйп булсын”.

Әйе, Камил әфәнде бик күп матур сыйфатларга ия. Юмартлыгының исә чамасы юк. Аңа Самар өлкәсе губернаторы исеменнән “Халыкка хезмәт иткәне өчен” хөрмәт билгесен дә юкка гына тапшырмаганнар инде. 

“Юмартлык кылу белән мал кимемәс, бәлки, юмартлык байлыкка сәбәп булыр”, — дигән фикер бар бит. Милли җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле Камил Исхаковка кылган игелекле гамәлләре, ярдәмчел, кешелекле булганы өчен Аллаһы Тәгалә савапларын күпләп кайтарсын, малларын арттырып торсын, исәнлек, озын гомер, бәхет-шатлык, көч-куәт бирсен, Үзенең рәхмәтеннән ташламасын иде.

12 3 5 IMG-20211206-WA0003 IMG-20211206-WA0004 IMG-20211206-WA0009 IMG-20211206-WA0010 IMG-20211206-WA0011 IMG-20211206-WA0012 IMG-20211206-WA0013

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 4 (33), 2021 ел.

 

 

    

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 1020

2 комментариев

  1. Без Камил белән күршеләр, бергә уйнап үстек. Алар бик матур гайлә. Әтисе Әбүбәкер абый һәм әнисе Саҗидә апа иглекле кешеләр иде. Без күршедә әниебез (Халисә абыстай Исламгәрәй кызы) белән биш бала үстек. Әтиебез. ( Ягъфәр Габдессамат улы) яшли 39 яшендә вафат булды. Без ятим калдык. Күршеләребез, туганнарыбыз һәм авылдашларыбыз һәр вакыт ярдәм итеп торалар иде. Чөнки безнең Гәли авылы дини халык, Аллаһыга шөкер.
    Бигрәктә шул күршеләр арасында Әүбәкер абый белән Саҗидә апа безгә күп игелекләр кыла идеоәр. Нинди йомышыбыз төшсәдә башыбызны бормыйлар иде. Гомумән безнең авылда халык шулай бер-берсенә ярдәмләшеп, күмәкләшеп яши. Өй салганда өмә белән салу традициясе (йоласы) бар.
    Һәм дә минем дин юлына дөресерәге мәдрәсәгә укырга китүемә сәбәпче менә нәкъ шул Әбүбәкер бабай булды да инде. Мин 1990 елда гәскәрлек хөзмәтеннән (армиядән) кайткач Аллаһы Раббымның бер хикмәте белән гарәп графикасы белән кызыксына башлаган идем, үзлектән гарәп хәрефләрен өйрәнгән идем. Шуны ишетептер инде Әбүбәкер бабай (ул вакытта ул чын мәсҗид бабае иде иде) безгә кереп: «Илгизәр иркәм, Уфада мәдрәсә ачылган шунда укырга бармыйсыңмы. Без мәсҗид бабайлары сине мәхәлләбездән мәдрәсәгә укырга җибәрергә ниятлибез. Ни дип әйтәсең?». Ә мин инде:» уйлап карармын»-дидем. Шундук минем Суфия апам:» Иркәм риза булда бар мәдрәсәгә укырга ким хур булмассың Аллаһы теләсә!»-дип мине бу изге юлга өндәде. Әлхәмдүлилләһ, шул елны мәдрәсәгә укырга киттем. Әлбәттә минем дин юлына китүемнең төп сәбәпче һәм өлешен кертүче әнием. Ул яштән үк дин юлында булып, биш вакыт намазлар укып, тол булуына карамастан ел саен корбаннар чалып, ифтарлар һәм башка дини мәҗлисләр үткәзеп безгә үрнәк булды, безне балаларын дини мөхиткә чумдырды. Аллаһыга шөкер.

    • Рәхмәт матур сүзләрең өчен! Әткәй белән инәкәй рухына дога булып ирешсен!