“Табиб өчен иң мөһиме – кешеләрне ярату, сабыр булу, үз эшеңне ихластан, югары дәрәҗәдә башкару”

????????Ачык күңелле, мөлаем карашлы, ипле, йомшак итеп сөйләшүче, нурлы йөзеннән ихлас елмаю балкып торган табиб, әлбәттә, кешеләрне шунда ук үзенә җәлеп итә, аларда ышаныч тудыра, борчылу, курку хисләрен тарата. Самар шәһәренең “Вивадент плюс” стоматология клиникасында һәм 14 санлы поликлиникада теш табибы-хирург булып эшләүче Иршат улы Илдар Низаметдинов — шушы сыйфатларның барысына да ия булучы, үз эшен чын күңеленнән яратып башкаручы милләттәшебез. Аның кебек кешеләр турында “Ак халаты ак күңеленә тиң”, дип тулы ышаныч белән әйтергә була.

Эчкерсез, тыйнак, тәрбияле, зыялы Илдар әфәнде белән сөйләшеп утыруы гына да җанга дәва китерә. Аның сүзләреннән үк үзенең хезмәтен ихластан, җанын-тәнен биреп башкаруы ачык күренә. Гомумән, Илдар Низаметдиновның яхшы табиб икәнлеген миңа кешеләрдән ишетергә туры килгән иде инде. Ә үзе белән күрешеп аралашканнан соң, әти-әнисе нинди тәртипле егет тәрбияләгәннәр, дигән соклану хисләре туды.

Илдар әфәнде Ульяновск шәһәрендә туып-үскән. Самар дәүләт медицина университетын тәмамлап, биш ел теш табибы-хирург булып эшли.

- Илдар, ә нигә нәкъ медицина хезмәтен сайлап алдыгыз? – дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

- Мин инде бишенче сыйныфта укыганда теш табибы булам, дигән карар кабул иттем. Нәкъ медицина хезмәтен сайлап алуыма гомере буе теш табибы булып эшләүче әнием тәэсир итте, дип уйлыйм. Туганнарыбыз арасында да бу һөнәр ияләре бик күп.

Әле балалар бакчасына йөргәндә әни мине еш кына үзе белән эшенә алып бара иде. Мин читтән генә аның кешеләр белән ничек аралашуын, аларны ничек дәвалавын күзәтеп тора идем. Әниемнең үз хезмәтен бик яратып, югары дәрәҗәдә, кеше күңелен күрә белеп башкарганы әле дә күз алдымда тора. Медицинага мәхәббәтем нәкъ шунда яралгандыр, кечкенәдән күңелемә сеңеп калгандыр, дип уйлыйм.

- Күпләр теш табибы-хирург теш алдыру белән генә шөгыльләнә, дип уйлыйлар. Сезнең хезмәтегез тагын нидән гыйбарәт?

- Теш алдырудан тыш, без күптөрле хезмәт күрсәтәбез. Хирурглар имплантатлар кую белән дә шөгыльләнә. Имплантация хирургия һәм ортопедия этапларыннан тора. Без сөяк тукымасына теш тамырын алмаштыручы, титан эретмәсеннән ясалган конструкция, ягъни ясалма тамыр борып кертәбез. Шул имплантат дип атала да инде. Ә инде аннан ортопед коронка куя.  

Бүгенге көндә хирург-ортопед һөнәре дә киң таралган, ягъни имплантация процедурасын бер үк кеше башкара. Безнең клиникада исә хирург һәм ортопед аерым эшлиләр. Әмма бу яхшырак та әле, чөнки, һәрберебез үз хезмәтенең нечкәлекләрен җентекләп белгәнгә, нәтиҗәсе тагын да сыйфатлырак булып чыга. 

Ортопед эшен дәваханәбезнең директоры, тәҗрибәле табиб Мидхәт улы Марат Бәдретдинов башкара, үз эшенең остасы, югары һөнәрмәнд.

Хәзерге вакытта, хәтта авызда бер теш тә калмаган очракта да, имплантатлар ярдәмендә салынмый торган протезлар куйдыру мөмкинлеге бар.

Имплантат куйдыру өчен сөяк тукыма­сының биеклеге дә, калынлыгы да билгеле бер тәртиптә булырга тиеш. Шуңа күрә кешенең сөяк тукымасы җитмәгән очракта аны ясалма рәвештә калынайту операциясен ясыйбыз. Авыз куышлыгындагы йомшак тукымага, ягъни уртларга пластик операция (гингивопластика) ясау да хирург хезмәтенә керә.

Тешләрен тигезләргә теләгән кешеләр дә башта хирург кәнәфиенә утыра. Чөнки 90 процент очракта брекет куйдырыр алдыннан акыл тешләрен алдырырга туры килә.

Ә инде эшебездә иң еш очрый торган процедурага — теш алдыруга килгәндә исә, монда да яңа ысуллар кулланып эшлибез. Әйтик, тешне кисәкләргә бүлеп алабыз. Моңа вакыт күбрәк китә, әмма бу ысул уртларны, сөяк тукымасын җәрәхәтләндерми, шуңа күрә кулайрак санала.

- Эшегездә иң мөһиме нәрсә, хезмәтегез күңелегезгә нәрсәсе белән якын?

- Иң мөһиме – үз эшеңнең сыйфатлы нәтиҗәсен күрү. Авыруларның, синең янга килеп,чын күңелдән рәхмәт әйтүе, бәхетле елмаюлары зур канәгатьләнү хисе китерә.

- Ә иң авыры нәрсә, дип саныйсыз?

- Теш табибы кабинеты алдында балалар гына түгел, байтак өлкәннәрдә курку һәм дулкынлану кичерәләр. Кешеләргә менә шушы хисләрен җиңәргә ярдәм итүе җиңел эш түгел. Бер тапкыр килеп, процедураның авыртусыз узганына инанган пациентлар, икенче мәртәбә килгәч тә, барыбер куркалар.

Шулай ук, мәсәлән, укудан яңа ысул өйрәнеп кайткач, аны беренче тапкыр кулланып операция ясау да миндә дулкынлану тудыра. Әмма бу хис сиңа тагын да игътибарлырак, эшеңне тагын да җентекләбрәк башкарырга ярдәм итә.

- Илдар әфәнде, ә теш табибыннан курыккан кешеләргә ярдәм итәр өчен нинди чаралар күрәсез?

- Кешеләр белән, иң беренче чиратта, психолог, аннан соң гына теш табибы булырга туры килә. Курыккан, бик нык дулкынлаган кешеләр белән башта ипләп кенә сөйләшеп, барысын да яхшылап аңлатып, үзләрен бернинди дә авырту сизмәячәкләренә инандырабыз. Кайберәүләргә үләннәрдән ясалган тынычландыручы дарулар ярдәм итә.

Хәзер бит, чыннан да, стоматология өлкәсе бик зур үсеш алды. Әйтик, берничә еллар элек укол кадау, анестезия алай ук камил түгел иде. Хәзер хәтта укол кадар алдыннан аңкауны йомшарта торган препаратлар бар.

Шулай ук кешеләрне физик яктан да әзерлибез. Мәсәлән, теш алдырыр алдыннан яхшылап тукланырга, йокыларын туйдырырга, ял итәргә киңәш итәбез.

Безнең турында таныш-белешләреннән белеп-ишетеп килгәннәр инде андый ук курку хисе кичермиләр, чөнки бөтенләй чит-ят булган табибка караганда, якын кешеләрең киңәш иткән табибка бару үзләрендә берникадәр ышаныч тудыра.

- Теш табибы кабинетында беренче тапкыр кабул иткән кешегезне хәтерлисезме?

-  Мин башта балалар стоматология сырхауханәсендә эшләдем. Нарасыйлар белән эшләве тагын да авыррак, чөнки алар бик куркалар, елап җибәрүләре дә бар. Шуңа күрә хезмәт юлымның башында беренче пациентым бала булгач, үзем дә бик дулкынланган идем.

Нарасыйлар белән эшләгәндә елмаю, ягымлы тавыш белән аралашу, хәлне уенга үзгәртү аларда куркуны бетерергә, ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә.

Гомумән, балалар белән бик сак эшләргә кирәк, чөнки аларның теш табибына тәүге тапкыр барулары киләчәкләренә зур йогынты ясый. Әгәр нарасыйберенче мәртәбә табибтан уңай тәэсирләр белән кайтып китә икән, икенче тапкыр ул аңа инде курыкмыйча барачак.

- Халык арасында стоматологиягә кагылышлы мәсьәләләрдә нинди ялгыш фикер йөртүләр бар?

- Күп әти-әниләр сөт тешләренең нервлары юк, шуңа күрә балалар авырту сизмиләр, дип уйлыйлар. Кариес барлыкка килгән очракта, сөт теше барыбер төшәчәк, дип, моңа игътибар бирмиләр. Бу – ялгыш фикер. Нарасыйларның тешләре, өлкәннәрнеке кебек үк, сызлый, аларның шундый ук нервлары бар.  Балаларның да тешләрен ярты ел саен табибка күрсәтергә кирәк, чөнки олыларда очрый торган авыруларның барысы да кечкенәләрдә дә күзәтелә. Алар балаларда хәтта кискенрәк тә уза әле — тешләре тизрәк бозыла.

Сөт тешләрен дәваламау даими тешләр сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Аларны вакытыннан алда алдыру даими тешләрнең дөрес урнашмавына китерергә мөмкин. Гомумән, балаларның сөт тешләренә тиешлечә игътибар бирмәү киләчәктә аларның хәлен катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә кечкенә чакта тешләргә, киресенчә, тагын да зуррак игътибар бирергә, аларны дөрес чистартырга өйрәтергә кирәк.
Кешеләр арасында йөргән тагын бер ялгыш фикер – ул тешләре сызлаганда яки авыз кушлыгында ялкынсыну барлыкка килгәндә халык медицинасы чаралары белән дәвалану. Бу очракларда киң таралганы – авызны сода белән чайкау. Әмма бу ысул, киресенчә, яңа проблемаларга китерә ала, чөнки сода лайлалы тышчаны ярсытырга мөмкин. Һәм мондый мисалларны күп китерергә була. Шуңа күрә теш авыртуы барлыкка килсә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Илдар, стоматология — технологияләргә бай булган медицина өлкәсе. Биредә кулланылган яңа ысуллардан кайсысын билгеләп үтәр идегез?

-  Цифрлы технологияләрне аерып әйтер идем. Алар теш табиблары хезмәтендә киң мөмкинлекләр ача. Бу ысул компьютерда эшләүне күз алдында тота. Әйтик, элек коронка, протезлар кую өчен гипстан махсус күчермә ясарга кирәк булса, хәзер исә без авыз куышлыгын сканерлап, модельләрне компьютерда ясыйбыз. Ә инде аннан алар, 3D принтерыннан чыгарылып, фрезер станогында ясала. Бу,  һәрнәрсәне миллиметрга кадәр үлчәп, зур төгәллек белән эшләү мөмкинлеге бирә, вакытны күпкә кыскарта һәм сыйфатлы нәтиҗәләргә китерә.

- Тешләргә нәрсәләр начар йогынты ясый – стресс, дөрес тукланмау, тәмәке тарту?

- Иң беренче чиратта, начар гигиена. Бу кариеска, тешнең йомшак тукымалары ялкынсынуына, ягъни пульпитка,  периодонтитка (теш тамыры тирәсендәге тукымаларның ялкынсынуы), тешнең җимерелүенә, урт авыруларына китерә.

Тәмәке тарту шулай ук тешләргә начар йогынты ясый. Тәмәке сумаласы теш эмаленә зыян итмәсә дә, аны карага буйый. Ә менә уртлардагы вак кан тамырларына зарар китерә. Нәтиҗәдә уртлар белән җитди проблемалар барлыкка килергә мөмкин.

Чирләр дә, бигрәк тә шикәр авыруы, тешләрнең сәламәтлегенә начар тәэсир итә ала.

- Укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Тешләрне дөрес һәм яхшы итеп чистартырга кирәк. Бу эшне ашыгып эшләргә ярамый, кимендә, тешне 3 минут чистарту таләп ителә. Теш щеткасын өч айга бер алыштырып торырга.Чистартканда өстән аска таба йөртергә, теш арасындагы ярыкларга аеруча игътибар итәргә, нәкъ шушы урыннарда ризык калдыклары туплана да инде.

Күпләр тешләрен иртәнге аш алдыннан чистарталар. Чынлыкта исә безнең максат — тешләрне ризык калдыкларыннанарындыру. Аңлашыла инде, бу эшне ашаганнан соң эшләргә кирәк. Тешләрне йокларга ятар алдыннан да чистартырга онытмаска. Теш араларын чистарту өчен махсус җеп куллансагыз, тагын да яхшырак.

Тешләр авыртмаган очракта да ярты ел саен табибка күренергә, авыз куышлыгына профессиональ гигиена ясатырга киңәш итәм, чөнки, авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмый калу күпкә яхшырак.

Татлы һәм камыр ризыклары тешләрнең тиз бозылуына китерә. Һәрбер ашаган артыннан тешеңне су яки теш эликсиры белән чайкасаң, яхшы.

Төрле температурадагы ризыкларны бер-бер артлы куллану да зарарлы. Әйтик, кайнар аштан соң туңдырма ашарга ярамый, чөнки теш эмаленең зарарлануы ихтимал.

Сәламәт яшәү рәвешен алып барыгыз!

- Сезнеңчә, табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Табиб өчен иң мөһим сыйфатлар– кешеләрне ярату, аларның сәла­мәтлегенә битараф булмау, үз эшеңне ихластан, югары дәрәҗәдә башкару. Сабырлык, авыруның күңеленә юл таба белү дә кирәк.

Әлбәттә инде, табиб тирән гыйлемле, үз эшен яхшы белергә, гел үсештә булырга һәм белемен даими үстереп торырга тиеш. Хәзер әледән-әле яңа технологияләр барлыкка килеп тора. Табиб замана белән бергә атларга тиеш.

Әле менә көзен генә сөяк тукымасын һәм йомшак тукымаларны үстерү буенча белемемне камилләштереп кайттым. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә уздырылган курсларга да  еш баргалыйм.

- Илдар әфәнде, операцияләр алдыннан догалар укыйсызмы?

-      Әйе, моңардан башка һич тә булмый. Мин – Иманлы кеше. Аллаһыга ышанмыйча яшәргә, эшләргә мөмкин түгел. Тормышта барысы да Раббыбыз ярдәме белән генә була.

- Әти-әниегез сездә нинди сыйфатлар тәрбияләделәр? Аларның нинди үгет-нәсыйхәтләрен күңелегезгә сеңдереп, үтәп яшисез?

-      Әти-әнием – бик дини кешеләр. Алар абыем Марсель белән мине кечкенәдән дини мохитта тәрбияләделәр, Исламга мәхәббәт уяттылар. Әле мәктәптә укыганда намазга бастым. Мәчеткә йөрим. Ураза да тотам, шөкер.

Әти-әнием — төрле холыклы кешеләр. Әтием — тәвәккәл, хезмәт сөючән. Ул безне авырлыклардан курыкмаска, бар көчеңне куеп, аларны җиңеп чыгарга, эшчәнлеккә, тормыш көтәргә өйрәтеп үстерде. Әнием акыллы, зыялы, җыйнак, уйлап эш итүчән. Ул безне кешеләрне яратырга, үз эшеңне намус белән, җентекләп башкарырга өйрәтте.    

Мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, гаделлек, олыларны хөрмәт итү,  туганлык җепләрен саклап яшәү сыйфатлары —  боларның барысы да әти-әнием биргән тәрбиядән килә.

Абыем Марсель белән дә без бик дус, аралашып-күрешеп яшибез. Ул Ульяновскида гомер итә, авиация заводында эшли.

Мин әти-әниемә бик рәхмәтле. Алар – безнең таянычыбыз, ышанычлы терәгебез, гел ярдәмгә киләләр. Исән-сау, озын гомерле булсыннар, Раббым.  

- Тормышта һәркемнең күңел төшенкелегенә бирелгән чаклары була. Мондый вакытларда сезгә бу халәттән чыгарга кем яисә нәрсә ярдәм итә?

- Мин күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырышам, чөнки, Ислам буенча, бу – гөнаһ. Шулай да андый чаклар барлыкка килсә, миңа гаиләм, әти-әнием, догалар ярдәм итә.

Әти-әнием дә, хатыным Эльвира да, абыем да мине һәрвакыт хуплыйлар, булышлык күрсәтәләр, тынычландыралар.

Аллаһыга шөкер, хәләл җефетемнән дә уңдым. Бер-беребезне тулыландырып торабыз. Ул ирне ир итә белеп яши, минем ышанычлы терәгем, таянычым. Эштән арып өйгә кайтып кергәч, хатыным янында күңелем тынычланып китә, аруым кими, авыр хисләрдән арынам.

- Буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез? Мавыгуыгыз бармы?

- Спорт белән шөгыльләнәм. Безнең профессиядә арка мускулларына зур авырлык килә, үзеңне тонуста тотарга кирәк.

Шулай ук китаплар укырга яратам.

Ә күптән түгел немец телен үзләштерә башладым. Киләчәктә Германиягә барып, гыйлемемне камилләштерергә телим. Стоматология өлкәсендә бу ил иң алдынгыларның берсе булып санала.

- Илдар әфәнде, әгәр дә үткәннәргә кире кайтып булса, барыбер теш табибы һөнәрен сайлар идегезме?

- Һичшиксез! Бары тик теш табибы булыр идем.

- Димәк, тормышта сез – үз урыныгызда?

- Әйе. Тормышымны һич кенә дә үзгәртмәс идем.  Барысына да риза мин. Һөнәремнән дә бик канәгать. Балачактан кешеләргә ярдәм итәргә хыялландым. Башка профессияне күз алдына да китерә алмыйм.

- Сезнең өчен бәхет нәрсәдә?

- Әти-әниемнең, якыннарымның, туганнарымның исән-сау булуы — тормышта иң олуг бәхет ул.

Минем өчен иң мөһиме – ул гаилә. Якыннарың сине хуплыйлар, ярдәм кулын сузалар, уй-фикерләреңне уртаклашалар икән, калганына ирешеп була.

Яраткан эшемдә уңышларга ирешү шатлык хисләре тудыра.

Аллаһыга ышану, диндә булу да – зур бәхет. Ислам кешене дөрес юлдан алып бара.

- Илдар әфәнде, эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә, тормышыгызда яңадан-яңа үрләр яулавыгызны, зур уңышларга  ирешүегезне телим.

28_07_2019-04251???????? IMG_20211128_233039_566 IMG_20211128_233059_524

Илдар Низаметдинов турында аның пациентлары түбәндәге фикерләре белән уртаклаштылар.

 Саҗирә Зөфәрова, 65 яшь:

“Мин үзем 35 ел медицина хезмәткәре булып эшләдем һәм шуны әйтә алам – Илдар Низаметдинов кебек табиблар тормышта еш очрамый. Ул – югары һөнәрмәнд, бик әйбәт кеше. Йомшак күңелле, ачык йөзле, авырулар белән бик яхшы сөйләшә, үзләрен тынычландыра. Әдәпле, намуслы, тәрбияле. Илдар Низаметдинов кебек табиблар күбрәк булсын иде!”

Әнвәр Әмиров, 44 яшь:

“Илдар Иршатович минем акыл тешемне алды. Яшь булуына карамастан, ул югары профессиональ табиб һәм миһербанлы кеше. Авыруларга шундый яхшы мөнәсәбәт күрсәтә ки, курку, дулкынлану хисләрең югала. Тыныч кына сөйләшә, барысын да әйбәтләп аңлата. Тешемне алдыргач, хәтта авыртуны баса торган дарулар эчәргә дә кирәкмәде, ярасы да яхшы төзәлде”.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 4 (33), 2021 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

     

Просмотров: 725

Комментирование запрещено