Галим: Төрле төбәк татарлары гасырлар дәвамында бердәм язма әдәби телдән файдаланган

9f3ed6d311eac50143f0b0fed73489fb (1)Фәндә ул «Иске татар әдәби теле», «Иске язу татар теле», «Иске татар төркие», «Иске татар Идел буе төркие», «Идел буе һәм Урал тел төркие» кебек исемнәр астында билгеле. 

Күп гасырлар дәвамында Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар бердәм язма әдәби телдән файдаланган.

Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Лингвистика бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Бәхтияр Миңнуллин «Татар-информ»да журналистларга сөйләде. Очрашу «Татар әдәби тарихы» проектына багышланган иде.

«Күп гасырлар дәвамында Россиянең төрле регионында яшәгән татарлар үзләренең рухи һәм мәдәни тормышында бердәм язма әдәби телдән файдаланган. Фәндә ул түбәндәге исемнәр астында билгеле: „Иске татар әдәби теле“, „Иске язу татар теле“, „Иске татар төркие“, „Иске татар Идел буе төркие“, „Идел буе һәм Урал тел төркие“ һәм башкалар», — диде Бәхтияр Миңнуллин.

Бу инде күпмедер күләмдә укучылар өчен буталчыклар да китереп чыгарырга мөмкин, ләкин әлеге факт татар әдәби теленең катлаулы үсеш тарихын үтүе белән аңлатыла, дип искәртеп узды галим.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 737

Комментирование запрещено