Сөембикә белән аның исемендәге манараны ниләр бәйли?

c8a0db58-725a-4aac-a438-d52558c8f023Газетабызда Сөембикә ханбикә хакында язма чыкканнан соң, укучыларыбыздан кайтавазлар килде. «Ахыр чиктә Сөембикә белән Үтәмешгәрәйнең язмышлары ничек булып бетте соң? Кайда да булса аларның эзләре сакланганмы?», «Сөембикә белән аның исемендәге манараны ниләр бәйли?» дигәнрәк үтенечләр дә бар иде анда. Тарихчы галимнәрнең тикшерүләренә таянып, әлеге сорауларга ачыклык кертергә булдык.

Ана белән бала язмышы

Галимнәрнең тикшеренүләреннән күренгәнчә, бу сорауга анык җавап юк. Әсирлекнең үзе һәм яшь баласы өчен нинди зур фаҗига буласын яхшы аңлаган Сөембикә дәүләт бәйсезлеге бәрабәренә һәм халык канын койдырмау максатында русларга бирелергә мәҗбүр була. Археолог-тарихчы Равил Фәхретдинов ханбикәнең соңгы көннәрен түбәндәгечә тасвирлый:

– Сөембикә Казанда 18 ел яши һәм 32 яшендә, үзенең сабый баласын – яшь ханны кочаклаган килеш, Казан халкын зар елатып, кара кайгыга батырып, мәңгелеккә китеп бара…

Үтәмешгәрәйне чукындырып, аңа Александр исеме кушалар, тик ул 1566 елда 18 яшендә ниндидер сәбәптән үлеп китә (бүгенге көндә аның гәүдәсе Мәскәү Кремленең Архангел соборындагы таш саркофагта, рус патшаларының саркофаг-каберләре белән янәшә). Сөембикәне исә, әле улы үлгәнче үк, ул вакытта Касыйм ханы итеп куелган Шаһгалигә көчләп кияүгә бирәләр. Бердәнбер газиз баласыннан аерып, җаны сөймәгән бер әшәке адәмгә көчләп бирелгән ханбикәнең соңгы көннәре билгеле түгел. Аның Шаһгали тарафыннан кыйнап үтерелгәнлеге хакында да кайбер, әлегә ачыкланып ук бетмәгән хәбәрләр бар, һәрхәлдә, атасы Йосыфның Иван Грозныйга үпкәләп, ачуланып язган хатында шул хакта әйтелә. Кайда җирләнгәне дә ачык түгел – Касыйм шәһәрендәге Шаһгалинең гаилә мавзолеенда аңа куелган таш юк.

Касыйм шәһәрендә яшәгән Әхмәт Ишимбаев сөйләп калдырганча, Сөембикә җирле халыкның күңелен бик тиз яулап алган, аларның хөрмәтен казанган. Әмма бу хәл Шаһгали ханны көнләштергән, ачуын чыгарган. Ул хатынның халык алдында һаман саен көчәя барган йогынтысын күреп, үзенең хакимлеген югалтудан курыккан булса кирәк. Шаһгали ханның такыя-төрбәсендә (ыру, гаилә кешеләре күмелә торган махсус корылма) бер сүз дә язылмаган кабер ташы пәйда булуы билгеле. Шулай итеп, Шаһгали Сөембикәдән үч алган, яраткан кешеләр аның каберен дә таба алмасын дигән, күрәсең. Касыйм халкы төрбәгә изге урынга барган кебек килеп йөргән: хатын-кызлар исемсез кабер ташы янында дога кылып утыручы шәкертләргә сәдака биреп, хәтта бала тууын да сораганнар.

Галимнәр фикеренчә, мондый билгесезлек Сөембикә каберен эзләү туктатылган дигән сүз түгел әле. Равил Фәхретдинов, мәсәлән: «Сөембикә каберенең кайчан да булса табылачагына мин ышанам. Ул чагында ханбикәнең дә, Үтәмешгәрәйнең дә сөякләрен Казанга алып кайтып, Сөембикә манарасы янына – башка Казан ханнары белән янәшә күмү мәсьәләсен күтәрергә кирәк», – дип яза.

Манара

Ни өчен Казаныбызның иң борынгы һәм иң биек манарасы шушы ханбикә исемен йөртә соң? Моңа төгәл һәм рәсми җавап бирерлек документлар сакланмаган. Казанны яулап алгач, Мәскәүгә алып кителгән Казан ханлыгы архивының язмышы билгесез. Әлегә бу бушлыкны халкыбызның тарихи риваятьләре тутыра.

Кайбер чыганакларга караганда, Казан Кремлендәге бу манара Сафагәрәй хан кабере өстенә аның хатыны Сөембикә тарафыннан торгызылган. Равил Фәхретдиновка Буа районының Кабалан авылыннан язып җибәрелгән бер бәеттә «Сафагәрәй хан өстенә кордырдым таш манара» дигән сүзләр дә бар. Риваятьләрдә Сөембикә манарасы астында изге кеше җирләнгән дип тә сөйләнелә.

– Тарих фәнендә Казандагы Сөембикә манарасының кайчан һәм кем тарафыннан төзелгән булуы турында бердәм фикер юк. Архивларда моңа кагылышлы документлар табылмаган. Бу хәлне Казан тарихында еш булгалаган янгыннарга сылтарга тырышалар, – дип яза бу хакта язучы Адлер Тимергалин. – Манара инде Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, рус архитекторлары тарафыннан төзелгән дигән фикер дә бар. Шул ук вакытта манараның татар архитектура ядкәре булуын яклаучылар да аз түгел. Манара турында махсус хезмәт язган архитектура белгече Василий Егеревның фикере дә каршылыклы. Ул, бер яктан, манараның төзелешендә Шәрыкка, аерым алганда, татар архитектурасына хас алымнарны һәм элементларны күрә, икенче яктан исә, манараның төзелү вакытын XVII гасыр дип күрсәтә. Сөембикә манарасының беренче ике яки өч, хәтта дүрт каты борынгы, калганнары Казанны руслар яулап алганнан соң төзелгән дигән фикерләр дә бар. Ул чагында манараның беренче катлары хан заманыннан калган, ә руслар аңа берничә ярус өстәгәннәр дип фаразларга мөмкин.

1910 елда Казанга Төркиянең олы вәзире Хөсәен Хилми-паша килгәч, шәһәрнең истәлекле урыннарын карап йөри һәм Сөембикә манарасы белән дә кызыксына. Паша манараның аскы дүрт каты гына борынгы булып, калганнары соңрак төзелгән булганга, фәкать беренче дүрт катын гына карарга теләвен белдерә. Бу хәл дә үзенә күрә бер дәлил буларак искә алына.

Ике башлы каракош һәм ай…

1914–1916 елларда Сөембикә манарасының түбәнге катына киң корыч пута «кигезелә». Манараны ямьсезләп торса да, күрәсең, ныклык бирү өчен аның әһәмияте бардыр. РСФСРның милләтләр эше буенча халык комиссариаты 1918 елның 24 гыйнварында Ленин күрсәтмәләре нигезендә «Казандагы Сөембикә манарасын мөселман хезмәт халкына бирергә» дигән карар чыгара. Карарны үтәү нигезендә дип уйларга кирәк, шул ук елда манара өстенә ай куела. Аның башындагы каракош 1917 елның сентябрендә төшерелгән була. Әмма бу ай ун елдан соң, 1929 елда Татарстанда «милләтчелек»кә каршы аяусыз көрәш башланган чорда бәреп төшерелә. 1991 елда яңа ай ясап куела. XX гасыр башында әле аның авышлыгы күзгә бәрелеп тормаган, ләкин 1913 елга инде вертикальдән төньяк-көнчыгышка таба тайпылыш 39 см булган. 1930 елга аның очының вертикальдән тайпылышы 1 м 28 сантиметрга җиткән. Хәзерге вакытта бу авышлык 1 м 90 см. 1990 нчы еллар башында үткәрелгән реставрация эшләреннән соң, манараның авышлыгы әлегә үзгәрешсез кала. Бу яктан караганда, Сөембикә манарасы бөтен җир йөзендә ике дистәләп исәпләнгән «ава торган манаралар» санына керә. Авыш манараларның иң атаклысы – Италиядәге Пиза манарасы. Гыйракның Мосул каласындагы 50 метрлы авыш мәчет манарасы да бөтен дөньяга мәгълүм.

Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, совет чорында манараны ремонтлау һәм ныгыту буенча ныклы эш алып барылмаган дияргә була. ВКП(б) Өлкә комитетының 1937 ел, 27 августында үткәрелгән Икенче пленумы утырышында Сөембикә манарасының аянычлы хәле, аның «ЦИК һәм СНК бинасы өстенә авып баруы» турында да сүз чыга. Шул вакытта Сөембикә манарасының нигезен ныгытуга каралган 30 мең сум акчаның Дәрвишләр бистәсендәге дәүләт дачаларын төзүгә тотылып бетүе ачыклана. Дөрес, 1941 елда, инде Бөек Ватан сугышы башланып, культура истәлекләрен дошман бомбалары җимерү куркынычы тугач, Сөембикә манарасының төгәл үлчәмнәре алына. Манараның биеклеге 58 метр, тулай авырлыгы 5360 тонна тарта.

Манараның стеналары кызыл кирпечтән известь измәсе белән салынган. Соңгы елларда манарага ремонт ясаганда, кирпеч зурлыгындагы эре бөртекле кирпеч кулланыла. Аны Казан заводларының берсендә әзерлиләр. Барлык уемнарга металл челтәрле пыяла салынган агач рамнар куела. Су агызу торбалары урнаштырыла. Чатырның тузган тышчасы яңасы белән алыштырыла һәм майлы буяу белән буяла.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аның нигезе 1,9 метрдан алып 4,3 метрга кадәр тирәнлектә. Известь измәсе белән эшләнгән таш фундамент астына агач субайлар да кагылган була, хәзер алар череп беткәннәр. Манараның кузгала башлавына төп сәбәпче шушы дип уйлыйлар.

1990 нчы еллар башында манараның нигезе астына насослар белән бетон измәсе кудырыла. Белгечләрнең әйтүләренә караганда, җир астындагы ниндидер бушлыкларны тутыру өчен берничә машина измә сарыф ителә. Әгәр ул бушлыклар кайчандыр бүлмә (төрбә) хезмәтен үтәгән булсалар, бүгенге тарихчылар өчен күп нәрсәнең юкка чыккан булуы ихтимал.

vatantat.ru

Просмотров: 707

Комментирование запрещено