Бүген техник фәннәр кандидаты, космик ракеталар конструкторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены, “Самар җиренә игелекле хезмәт күрсәтү өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВның вафатына - бер ел. Шушы көннәрдә аның хәләл җефете дә гүр иясе булган икән.
Илгиз әфәнде һәм Асия ханым Аллаһының рәхмәтендә булсыннар! Догаларыбыздан калдырмыйк…