Үз көемә, үз илемдә: ял итәрлек урыннар Татарстанда да җитәрлек

2-17-1024x682Россия халкының яртысыннан артыгы быелгы җәйге ялларын ил буенча сәяхәт итеп уздырырга ниятли. «Tvil.ru» кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, читтә ял итүне халыкның нибары 6 проценты гына сайлаган.

Кыскасы, чит илләрдә ял итеп күнеккән туристлар инде берничә ел дәвамында Россиянең эчке туризмы үсешенә үз өлешләрен кертә. Туризм буенча Федераль агентлык мәгълүматларына караганда, узган ел ялларын ил территориясеннән чыкмый гына уздыручыларның саны 56 миллионга җиткән. Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, пандемиягә кадәрге чор белән чагыштырганда, 2021 елда илдәге туристлык тармагы 87 процентка торгызылган. Бу үсешне ул нәкъ менә ил халкының эчке туризмга өстенлек бирүенә бәйләп аңлата.

Татарстанга килгәндә, узган елгы туристик сезонда республика ял итүчеләр саны буенча Россия күләмендә беренче унлыкка кергән иде.

Быел күпме кунак көтәсе?

Җәй айлары турында фаразларга иртәрәк, шуңа да без Казан һәм Татарстан кунакханәләре ассоциациясенең башкарма директоры Александра Юшутинадан май бәйрәмнәренә ниятләре турында сораштык.

– Соңгы ике-өч елда алдан фаразлау бик кыенлашты. Башта без моны пандемиягә бәйләдек, хәзер исә илдәге катлаулы вазгыятьнең тәэсире сизелә. Кешеләр ялларын алдан планлаштыруга бик сак карый. Әйтик, элегрәк кунакларыбыз ике-өч атна алдан ук сөйләшеп куйса, хәзер яшәр өчен урынны ике-өч көн кала гына белешәләр. Ягъни алдан броньлау шактый кимеде, – диде ул безгә. – Узган елгы май бәйрәмнәренә бу вакытта республика кунакханәләренең 60–80 проценты инде буш түгел иде. Быел бу сан 20–50 процентны гына тәшкил итә. Ләкин ялларга таба бу хәл үзгәрер дип уйлыйм.

Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Ивановның май бәйрәмнәрендә кунакханәләрнең тулы булачагына шиге юк:

– Нәкъ узган елгы кебек, быелгы май бәйрәмнәрендә дә республика кунакханәләре 100 процентка тулы булыр дип уйлыйм. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар: быел без узган елгыга караганда азрак ял итәбез. Ял көннәре өчәр-өчәр итеп икегә бүленгән, шуңа да туристлар саны азрак булырга мөмкин, – дигән ул «ТАСС» мәгълүмат агентлыгына.

Комитет җитәкчесе республикада быел 15 яңа глэмпинг (ягъни уңайлыклы палатка, йорт) барлыкка киләчәген дә әйткән. Шулай итеп, аларның санын ике мәртәбә арттырырга исәплиләр. «Гламур» палаткаларны хәзер Татарстанның төрле почмакларында табып, яшәгән җиреңнән артык ерак китми генә урман ялыннан ләззәтләнеп булачак.

Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгының туристлык бүлеге исә быелгы сезонда кунаклар санын ким дигәндә 10–15 процентка арттырырга һәм бу эшне инде хәзердән башларга ниятли.

– Узган елның маеннан сентябрь аена кадәр без барлыгы 650 меңнән артык турист кабул иттек. Быел исә туристлар агымын тагын да арттырырга өметләнәбез, – диде безгә туристлык бүлегенең директор урынбасары Мария Хитиева.

Безгә кая барырга?

Рәхәт, күңелле итеп ял итәрлек урыннар үзебездә – Татарстанда да җитәрлек. Без бу турыда инде беренче тапкыр гына язмыйбыз. Алар күп һәм төрле. Тарих эзләре сакланган урыннар да, заманча итеп ясалганнары да, теләсә нинди калынлыктагы кесә өчен бара торганнары да – бары да бар, күрә генә бел. Машинаң булмау да киртә түгел – су транспорты да, җир өстеннән җилдерүче автобуслар да йөреп тора.

Без Казан һәм Татарстанның үзенчәлекле урыннары белән «Казань интересная» блогы аша таныштыручы Русина Семененко белән аралаштык. Ул республика халкына да, килгән кунакларга да һичшиксез барып күрергә кирәкле җиде урын турында сөйләде.

В. П. Энгельгардт исемендәге астрономик обсерватория

Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсе.

Эш вакыты

Обсерватория: 8.00 – 17.00. Планетарий: эш көннәрендә 11.00 – 18.00, җомга 15.00 – 21.00, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.30 – 18.00; сишәмбе – техник көн.

Бәяләр

Обсерватория – 100–150 сум, планетарий – 350–550 сум.

Әлеге урын ел саен берничә дистә мең туристны кабул итә. Нигез ташы 1899 елда ук салынган бу тарихи бинаның тышкы кыяфәтенә үк битараф калып булмый. Ә эченә керсәң… галәм киңлекләренә чыктым, диярсең.

– Бирегә обсерваториянең эш сәгатьләрен исәпкә алып баруың хәерле. Сәфәрне бушка уздырмыйча, гаять кызыклы фильм карап, лекцияләр тыңлап кайтырга теләсәгез, билгеле. 7 яшьтән өлкән балалар өчен дә монда бару үзе бер маҗара булачак. Обсерватория территориясендә аның тарихи бинасы да бар. Биредә исә 100 еллык телескоплар саклана, – ди Русина.

Бирегә Казаннан 101с маршруты буенча йөрүче автобуста да барып җитәргә мөмкин.

Печищи

Югары Ослан районы Печищи бистәсе.

Тау итәкләрендә XIX–XX гасырларга караган таш эшкәртү мичләре сакланган. Тау башына менсәң, киң сулы Идел, ә ерактарак Казан  күренә.

– Монда сезон башлангач, паром белән («Аракчино – Югары Ослан» паром кичүе. – Ред.) барырга киңәш итәм. Гомумән, Югары Ослан кызыклы урыннарга бай. Печищи, сәүдәгәр Иван Оконишниковның данлыклы тегермәне, Соколка тавы – сокландыргыч!

Кама Тамагы

Туристлар яратып өлгергән районнарның берсе. Идел белән Чулман кушылган нокта да, Иделдән санап менгәндә, иң биек урын да, Иделнең нәкъ уртасы да Кама Тамагы районында урнашкан.

– Бирегә баргач, «Камский трофей»да ял итеп кайтырга киңәш итәм. Андагы манзара! Үзебездә җитештерелә торган сырдан да авыз итәргә онытмагыз. Сүз уңаеннан, монда ясалучы сырның кайбер төрләре итальяннарныкыннан һич кенә дә аерылмый. Көннәр җылыткач, сезон башлангач, виноград үстерүчеләр янында да кунак булып китегез (узган ел экскурсия бәясе бер кешегә 100 сум булган. – Ред.)  Һәм, әлбәттә, Юрьев мәгарәсен дә күрми китмәгез, – дип санап китте әңгәмәдәшем.

Мин исә биеклеге 136 метрны тәшкил иткән Лабач (аны Айгыр-тау дип тә атыйлар) тавына менәргә киңәш итәм. Тарихы белән генә түгел, көче белән җәлеп итә бу мәһабәт тау.

Кама Тамагына баруның берничә ысулы бар. Машинасы булган кешегә борчыласы юк, Казаннан якынча 1,5 сәгатьлек юл. Икенче ысул – метеорда.  Сезон ачылуга, көн саен 8.00 сәгатьтә Казанның елга портыннан Кама Тамагына юнәлә ул. Билет бәясе – 200 сум. Бирегә шулай ук автобуста да барып җитеп була. Тимер юл вокзалыннан Кама Тамагына автобус көн саен йөреп тора.

Зөя утрау-шәһәрчеге

Яшел Үзән районы Зөя авылы.

Әлеге музей-тыюлык XVI гасыр уртасы – XX гасыр аралыгында төзелгән биналары, гаҗәеп архитектурасы, төрледән-төрле музейлары, тәмле ризыклары белән җәлеп итә.

– Самавырда кайнаган тәмле чәй, мичтә пешкән коймак… Шуның өчен генә дә барырга була! Миңа иң ошаганы – биредә «Татар бистәсе» агач археологиясе музее бар. Дөньяда мондый музейлар нибары өчәү генә – Бресттагы «Берестье», Стокгольмдагы «Васа» һәм безнеке. Кызганыч, әмма Зөядәге бу музей турында күпләр ишетеп тә белми. Мин исә һичшиксез барып күрергә киңәш итәм.

Зөя утрау-шәһәрчегенә машинада, теплоход яисә автобуста барып җитеп була. Казан елга портыннан көн саен 8 сәгать 20 минутта «Казан – Зөя» теплоходы юлга чыга. Билет бәясе – 122 сум. Утрауга автобуста да барып җитәргә мөмкин, ләкин ул ял көннәрендә генә йөри. «Казан – Зөя» автобус рейсына билет бәясе – 170 сум.

Болгар

Спас районы Болгар шәһәре.

Әлеге урын турында белмәүчеләр сирәктер. «Ләкин мин Бөек Болгарыбызны бу исемлеккә кертми булдыра алмыйм. Шәфәкъ вакытында яисә кояш баеганда Ак мәчетнең матурлыгын күрсәгез! Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш, Төньяк төрбәләр, Кече манара… Санап бетерерлек түгел. Тарихи корылмалар белән беррәттән заманча музейлар да күп», – ди Русина.

Болгарга Казаннан метеорда барып җитәргә мөмкин. Билет бәясе – 368 сум. Ләкин билетларны алдан хәстәрләргә киңәш ителә. Шулай ук борынгы шәһәргә «Южный» автовокзалыннан көнгә ике мәртәбә (10.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә) автобус та йөри. Билет бәясе – 280 сум.

Алабуга

Рәссам Иван Шишкин, шагыйрә Марина Цветаева, кавалерист кыз Надежда Дурова бөтен дөньяга таныткан бу шәһәр дә туристларны битараф калдырмый. Җирле халыкта «Шайтан каласы» дип йөртелүче борынгы тарихи истәлек тә шәһәрдән ерак түгел.

– Бирегә берничә көнгә килергә кирәк. Мәшһүр шагыйрә Марина Цветаева музее, рәссам Иван Шишкин йорты, шуннан ерак түгел урнашкан искиткеч парк – күрерлек һәм йөрерлек урыннар күп. Бирегә килгәч, бу данлыклы сәнгать әһелләренең илһам чыганагын тапкандай буласың. Алабугада әле дә уезд шәһәрчеге рухы саклана. Монда берничә көн кунак булырга җыенасыз икән, 100 еллык тарихы булган йортта яшәү мөмкинлеге дә бар.

Алабугага барып җитүнең ике ысулы бар. Беренчесе, билгеле, машинада һәм автобуста. Икенчесен сайлаган очракта, үзегезгә уңайлы булган автовокзалдан юнәлергә була. Автобуслар анда еш йөреп тора.

Вшиха тавы

Тәтеш районы үзәге.

Тәтеш үзе Иделнең уң ярында урнашкан. Аңа 1574–1578 елларда ук (башка мәгълүмат буенча, 1555 һәм 1557 еллар арасында) нигез салынган. Вшиха тавы – Иделнең уң як яр битендә урнашкан Тәтеш тауларының бер өлеше, көнчыгыштан Идел елгасы, көнбатыштан Тәтеш шәһәре, көньяктан һәм төньяктан чокырлар белән чикләнгән текә борын.

– Причал белән тау арасы – 400 баскыч биеклеге. Бу баскыч инде архитектура объектына әйләнде. Тау башында моннан 250 ел элек төзелгән каравыл манарасы урнашкан. Гомумән, Тәтеш  кунакларны бик матур каршы ала. Бирегә махсус экскурсия маршруты сатып алып та килергә мөмкин (бәяләр төрле җирдә – төрлечә, якынча 2000 сумга чыга. – Ред.) Моннан тыш, Тәтешкә баргач, балыкчылык музеен да күреп китегез. Музей каршында биш метрлы балыкка һәйкәл дә бар. Авырлыгы 960 килолы бу балыкны моннан йөз еллап элек җирле балыкчылар тоткан. Гомумән, Тәтеш – уникаль шәһәр. Татарстан буйлап сәфәргә чыккансыз икән, монда да килеп китегез, – ди Русина.

Тәтешкә автобус туры белән барырга мөмкин. Бу ысулны сайласагыз, кайда барыйм, ни күрим, дип аптырарга туры килмәячәк – музей хезмәткәрләре кунаклар өчен шәп программа әзерләгән. Җәй көне күпләр Тәтешкә Казанның елга портыннан юнәлүче «Казан – Болгар – Тәтеш» метеорында барып җитүне кулай күрә. Билет бәясе – 368 сум. Шулай ук Казанның Үзәк универмагы артындагы станциядән гади рейс автобуслары да йөри.

vatantat.ru

Просмотров: 562

Комментирование запрещено