Милли йолаларны онытмыйк

bj2w4ulKFa426 мартта Самараның Управленческий бистәсендәге “Чайка” мәдәният сараенда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле тамашачыларга “Боз озату” дип аталган яңа концерт программасын тәкъдим итте.

Бүгенге көндә онытылып баручы “Боз озату” йоласы элек көтеп алынган бәйрәмгә тиң булган. Елгада боз кузгалганны карарга әби-бабайлар, яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар җыелган. Боз кисәкләре өстенә учаклар ягып, ташып аккан елга буенда яшьләрнең көлү-шаяру авазлары, өздереп уйнаган гармун тавышлары төнгә кадәр ишетелеп торган. Ә инде бәрелә-сугыла аккан боз кисәкләренең шартлап сынган яңгыравык тавышлары табигать көченә сихри ямь өстәгән.

Милли йолаларны өйрәнүче галимнәр “Боз озату” йоласының тылсымлы ягы да бар, дип раслыйлар. Яшьләр боз өстенә учак ягып агызсалар, өлкәнрәк хатын-кызлар, авылдашларына күрсәтмичә генә, алдан әзерләп куелган ырым бөтиләрен ташу суына агызып җибәргәннәр. Бу гореф-гадәт белән алар кыш буе җыелып килгән кайгы-борчулардан, авырулардан, ырымнардан арынганнар.
“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең яңа программасы бу юлы тамашачыларны шушы борынгы йола белән таныштырды. “Боз озату” дип аталган театральләштерелгән тамаша залда утыручыларны еракларга — туган авылларына, балачак, яшьлек елларына алып китте.

Сәхнәдән агылган моңлы көй, талгын гына аккан елга челтерәве, кошлар сайравы ишетелә… Кинәт “Боз кузгалган! Сөенче!” дигән тавышлар ишетелә, бала-чага авыл буйлап шатлыклы хәбәрне таратырга торып чаба. Күп тә үтми, яр буена яше-карты җыелыша башлый, учак ягып җибәрәләр. Һәрьяктан уен-көлке, җырлар яңгырый. Дәртле биюләр, хисле шигырьләр, борынгы татар халык уеннары – барысы да “Боз озату” йоласының шартына туры китерелеп, программада үз урынын ала тора. Артистлар “Капкалы”, “Гөрләвек”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй” кебек уеннарын сәхнәгә чыгардылар. Уеннарда оттыручыларга “җәза” итеп бирелгән җырларны һәм биюләрне тамашачы алкышларга күмде.

Концертта татар халкының тагын бер борынгы йоласы искә алынды. Шамилә Ибраһимова һәм Сания Әминова тиздән армия сафларына китәргә әзерләнүче Руслан Үмәровны солдатка озату йоласы белән таныштырдылар. “Улым, сиңа йомшак күмәч каптырам, ә икенче кисәген өебезнең иң күркәм урынында саклаячакмын. Ул исән-имин әйләнеп кайтуыңны теләп торыр”, — диде әби ролен уйнаган Шамилә Ибраһимова. Шуннан соң яшь кызлар, солдатка китүчегә хәерле юллар теләп, кулъяулыклар бүләк иттеләр. Сүз уңаеннан, боз озатканда да теләкләр теләүгә аерым игътибар бирелгән. Һәрберсе суга тимер акча ташлап, эченнән генә гозерен әйткән. Шулай ук программада туган якларыннан читтә яшәүче, әмма халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, боз озатырга кайткан авылдашлар да сурәтләнә.
Моңлы җырлар дәртле биюләр белән алмашынып, нечкә юмор белән бизәлеп барган яңа программада беренче тапкыр яңа җырчы — Артур Абзалов чыгыш ясады. Егетнең үзенчәлекле тавышы тамашачылар күңеленә хуш килде, алар егетне көчле алкышлар белән бүләкләделәр.

- Менә бит, булдырасыз! Афәрин! — дип сәламләде артистларны “Туган тел” өлкә татар оешмасы президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров. — Артистларыбыз арасында яшь талантлар артуы аеруча куандыра. Картаябыз инде, дип моңаерга вакыт юк, үзебезгә лаеклы алмаш әзерләргә, яшьләребезне милли мәдәнияткә якынайтырга тырышыйк. Залда утырган бөтен тамашачылар исеменнән бүгенге матур тамаша өчен рәхмәт әйтәм сезгә. Алга таба да иҗади уңышлар телибез һәм яңа программаларыгызны көтеп калабыз, — диде ул.

WKVf56eBmsYLYjrAvmnuEM LX5xj3sJgMU bj2w4ulKFa4 6dQNnDKZfYI

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1098

Комментирование запрещено