Тукай дәүләт премиясенә кандидатлар: Күңелләр күтәрелеп, киләчәккә ышанычыбыз зурайды

ivy6gКандидатлар Габдулла Тукай әдәби музеенда премиягә тәкъдим ителгән хезмәтләре белән таныштырды.

Габдулла Тукай әдәби музеенда 2022 елда Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашудан соң, бер-берсе белән якыннан танышулары, күңелләре күтәрелүе турында сөйләде.

«Тукай музеенда Тукай дәүләт премиясе кандидатлары белән очрашу бик күркәм, мәгънәле узды. Үзебезнең эшләгән хезмәтебезгә югары бәя бирделәр. Бер-беребезне белдек, аңладык. Күңелләр күтәрелеп, киләчәккә ышанычыбыз зурайды», — диде алар очрашудан соң.

Рашат Низамиев Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев турында роман, композитор Фәрит Яруллин турында драматик повесть һәм Рөстәм Яхин турында поэма язган. «Бу өч шәхес гомеренең соңгы сулышына кадәр сөйгән халкына хезмәт иткән, мин аларның барлык тормыш юлын җентекләп биш ел диярлек өйрәндем, аларны белгән кешеләр белән сөйләштем», — ди ул.

Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен кандидат Фирдәвес Ханов барлыгы алтмышлап объект барлыгын әйтте. «Милли рухтагы объектларның алтысын сайлап алып, комиссиягә тапшырдым. Алар арасында Татарстанда беренче булып төзелгән Җәмигъ мәчете, тарихи җирләрдәге чишмәләрне торгыздык, ул вакытта Болгар ханлыгы вакытындагы җирләр ачыкланды, Тукай паркын ясадык», — диде ул.

Режиссер Туфан Имаметдинов «Әлиф» спектакленең татар әдәбиятына багышланганын искәртте. «Безне Тукай җыйгандыр. Без иске имлядан башлап, Тукайның „Туган тел“ шигыренә күчәбез. Шигырьләрне төп нөсхәдә гарәп имлясында туган телдә укыдык, аларны аңлый башладык. Туган тел шигырендә беренче хәреф — әлиф хәрефе. Безнең төркем шуннан барлыкка килде. Шуңа күрә Тукайның безнең иҗатта тәэсире зур», — диде ул.

«Казань. Кинематограф. Из века в век» китабы өчен кандидат булган Елена Алексеева хезмәтен 20 ел язган. «Татарстанда кино тарихын, үсешен чагылдырырга теләдем. Казанда беренче кинокартина 1898 елда чыга.  1918 елда кино берләшмәсе төзелә. Казанны алу документаль фильмы Казанда төшерелә. „Чаткы“ беренче милли кинотеатры да була, соңрак ул Тукай исемен йөртә башлый. Китапта киноафишалар да мисал булып китерелә», — ди ул.

Археолог Фаяз Хуҗин Татарстан һәм татар халкы мирасын табу, барлау, өйрәнү, саклау һәм аны халыкка җиткерү буенча хезмәтләре өчен премиягә кандидат булганын әйтте. «Атаклы кешеләр турында язмасаң, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, телне белергә кирәк дигән ихтыяҗны барлыкка китереп булмас иде. Лаек булмаган очракта да, борчылмыйча, эшемне дәвам итәр идем», — диде ул чыгышында.

«Алты язучы, дүрт театр, өч рәссам, ике музыкант, бер тарихчы, хореограф-галимә һәм фотограф чакырулы иде. Бүген 19 кандидатның 15е белән очрашу булды. Кичә татар һәм рус телендә алып барылды. Һәр кандидатның эшчәнлеге турында мәгълүмат алу теләге зур иде. Тамашачылар арасында Казанның татар теле, әдәбияты укытучылары, галимнәр, җәмәгать эшлекләре бар иде», — диде Габдулла Тукай әдәби музееның мөдире Гүзәл Төхвәтова.

  • Чыгыш ясаучылар арасында рәссам Анатолий Егоров, композиторлар Илһам Байтирәк һәм Риф Гатауллин, фотограф Рифхәт Якупов, Чаллы театры актерлары да бар иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 543

Комментирование запрещено