КФУ профессоры, татар әдәбияты галиме Хатыйп Миңнегулов XVII гасырда иҗат иткән татар шагыйре Мәүлә Колыйны бөеклеккә лаек шәхес дип атады.
“Татарның мең елдан артык язма әдәбият тарихы бар. Аның һәр чорында зур шәхесләр бар. XIII йөздә Кол Галиебез, XIV гасырда Мәхмүт Болгариыбыз, Сәиф Сараибыз, XVI йөздә Мөхәммәдьярыбыз, Кол Шәрифебез булган”, — диде Хатыйп Миңнегулов Питрәч төбәге тарихын һәм Мәүлә Колый иҗатын өйрәнүгә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә. Читать полностью