Казанда туристик сезонга яңа экскурсия маршрутлары әзерләнгән

GgB_gnxwzTkКазанда яңа экскурсия маршрутлары формалаштыруны дәвам итәләр. Алар арасында – «Нео-Казан» һәм «Казан, ачыл». Туристлар шәһәрнең заманча объектларын күрә һәм гадәти булмаган урыннарда фотолар ясый алачак. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

«Нео-Казан» заманча шәһәр киңлекләре буенча маршрут булып тора. Экскурсия барышында теләүчеләр заманча «Арт сити» торак комплексын карый алачак, шуннан соң аларга «Ак чәчәкләр» бульвары тәкъдим ителәчәк. Киләсе пункт – Милли китапханә һәм аның төрле чордагы татар алфавитларының хәрефләреннән ясалган светодиод скульптурасы. Шулай ук маршрут Ak Bars Retro Cars күргәзмәсенә баруны күздә тота.

Киләсе маршрут «Казан, ачыл» дип атала, ул гадәти булмаган фотолокацияләр аша уза. «Бу экскурсия барышында теләүчеләр гадәти булмаган ракурсларда фото ясый һәм Казанны яңа яктан ача алачак», – дип билгеләп үтте Дарья Санникова. Экскурсия 11 майдан уздырыла башлый.

Туристик сезон чорында туризмны үстерү комитеты казанлыларга инде билгеле булган «Төнге велофест» һәм «Тәмле Казан» гастрономия фестивален уздырырга планлаштыра.

Моннан тыш, шәһәр кунакларына уңайлы булсын өчен Telegram-бот булдыру күздә тотыла, анда сәяхәтчеләрнең барлык категорияләре өчен актуаль мәгълүмат, шул исәптән мәдәни вакыйгалар турында яңалыклар урнаштырылачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 542

Один комментарий

  1. Шикарный Дворец бракосочетания в Казани. Как же там красиво. Какие же там живут хорошие люди. Хочется ещё раз побывать в Татарстане.