Хезмәтеннән тәм табып яши

IMG-20220401-WA0002Тормышта һәркем үз икмәген үзе таба. Бу беркемгә дә җиңел генә бирелми. Похвистнево районы, Гали авылының иҗади һәм иҗтимагый тормышына кагылышлы җитди мәсьәләләрне, татар телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда иганәче егет¬ләребезнең өлеше зур. Ә алар безнең авылда күбәү. Шуларның берсе — Халит Шәйхулла улы ЙОСЫПОВ.

Шәйхулла һәм Әнисә Йосыповлар дөньяга дүрт бала китергәннәр. Кызганычка, икесе сабый чакта ук үлеп киткән. 1974 елда 48 яшендә әтиләре дә үлеп китә. Халиткә ул вакытта 14 яшь кенә була. Малай кешегә әтинең иң кирәк чагы. 10 сыйныфны тәмамлагач, Халит шоферлыкка укып кайта һәм колхозда эшли башлый. Ленинград өлкәсендәге ракета гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп кайткач, Куйбышев авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала, авылда агроном булып эшли.
Халит 1985 елда Дания исем¬ле авылдашына өйләнеп, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Дания педагогия училищесын тәмамлап, озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Аллы-артлы өч уллары — Рөстәм, Ислам, Рамазан тудылар. Алар да әниләре кулы астында шул ук балалар бакчасында үстеләр.

Ә Халитнең эшләмәгән эше калмый. Елдан-ел дәрәҗәсе арта гына бара. Чөнки аның булдыклылыгы, зирәк акылы һәр эшкә дә сәләтле булуы, гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары аңа этәргеч булып тора, башлаган һәр эшен уңышлы башкара ул. Берничә ел сельпо рәисе дә булып эшли, аннан, колхоз таркалганчыга кадәр, колхоз рәисе вазифаларын башкара, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Бераз уйланганнан соң 2007 елда үз эшен ачып җибәрә.

Аның әнисенең әтисе Гариф мулла — репрессия корбаны. Солтангол авылы җирләре элек аның бабасыныкы булган. Колхоз таралгач, Халит Стюхино һәм Солтангол авылларының 2500 гектар җирләрен эшкәртергә алына. Шулай итеп, ата-бабаларының җире кире үзләренә, оныгына әйләнеп кайта. Хәзер ул анда иген, көнбагыш үстерә.

- Техника барысы да үзебезнеке, алар һәрвакыт төзек, Аллаһыга шөкер. Кыш көне кул астында унбишләп кеше эшләсә, җәен алар саны утызга җитә.
Халыкка пай җирләре өчен бишәр центнер иген бирәм. Алар канәгать, рәхмәт әйтеп торалар. Эш хакын вакытында түләп барам. Ике авыл арасында юл, күпер салдырдым. Авыл урамнарын, паркларны җыештырып торабыз. Администрациягә дә ярдәм итәм — түбәсен алыштырдым. ФАП төзүдә ярдәм иттем, ут чыбыкларын алыштырттым. Ике авылда да складларым бар, иске йортлар сатып алып ике авылда да офислар ачтым, — дип сөйли Халит.

Саимә МОРЗАХАНОВА

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 972

Комментирование запрещено